- 21.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №20 (22 май)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Бүгенге эстраданы кабул итмичә, бары тик 70нче, 80нче елларда утырып калгангамы, «Евровидение»гә исем китмәде. Русиялеләр генә түгел, хәтта милләттәшебез Алсу җырлаганда да, битараф калмасам да, җан атмадым. Ә менә Динә Гарипова өчен чын-чынлап «авырдым». Аның тыйнаклыгы, үзенең туган ягын чиксез яратуы, дусларын гел искә алуы… чын татар кызына хас булган сыйфатларга ия булуы әсир итте күңелемне. Тәрҗемә иттеләр, инглизчә җырлаганы – тирән мәгънәле җыр. Кунакта идек, бар дусларыбыз белән тын калып, телевизор каршында утырдык. Тамашаны тәмамламыйча ятмадык. Безнең кызыбызга – 5нче урын. Бер караганда, бу – җиңү. Ә икенче караганда… нәфес зур бит ул…
Бәйгенең ничек үтүе, Динә өчен якташларының ничек җанатуы һәм башка сәбәпләр турында сөйләп тормыйм. Финалда унынчы булып чыгыш ясаган Динә Гарипова, бәйгедә барлыгы 174 тавыш җыеп, 5нче урынны яулады. Иң югары 12 баллны Динәгә Эстония һәм Латвия илләре бирде. Бөекбритания, Словения һәм Ирландия исә Динә Гарипова чыгышын 10 балл белән бәяләде. Белоруссия белән Сербия 8әр балл бүләк итте.
Шушы нәтиҗәләргә күз салдым да, яратмыйлар русиялеләрне чит илдә, дип әйтеп куйдым. Мондый фикеремә нигез бар, чит илләрдә булгаларга туры килә: кайчагында үзеңнең урыс иленнән икәнеңне яшерәсе килә. Ни өчен икәненә тукталып тормыйм.
Тик «Евровидение» үзе дә – җәнҗаллары белән билгеле фестиваль. Менә бу юлы да шулай: Әзәрбайҗан тавышы урланган. Әлеге илнең Русиядәге илчесе, мәгълүм композитор Полад Бүлбүл-углы Әзәрбайҗанның Динә Гарипова өчен 10 балл бирүе хакында белдерде. Һәм бу балларның кая киткәнлеге тикшереләчәген әйтте. Русия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров та әлеге угрылыкны болай гына калдырмаячакларын кисәтте.
Хәер, мондый җәнҗаллар ел да була. 1-2 айдан тавыш бирү нәтиҗәләре игълан ителер һәм шаулап йөрүнең кызыгы да калмас. Игътибарымны башка якка юнәлтәсем килә. Динәбез – безнең горурлык. Үз таланты белән шулай дөньякүләм сәхнәгә чыга алган бу талантлы баланы, чынлап та үзебезнеке итеп, сәләтен ачарга тулы мөмкинлекләр булдырып, ярдәм итәсе иде. Динәбез бүген дәрәҗәсе мәгънәсезлеккә төшеп беткән татар эстрадасын да күтәрешер. Әгәр аңа игътибар булмаса, ул китәчәк. Хәтерлим, яшьлегемдә Ринат Ибраһимов дигән бер йолдыз кабынды. Тик ул кабынды да читкә очты, безгә кайткалап кына йөрде. Чөнки аны бездә бәяләүче булмады. Ринат Ибраһимов мисаллары берәү генә түгел.
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Комментарии