Газеталарыбызга арзанлы чакта язылып калырга онытма!

Газеталарыбызга арзанлы чакта язылып калырга онытма!

Бу көннәрдә 2020нче елның икенче яртысына газета-журналларга язылу кампаниясе бара. Русия почтасының гаять начар дәрәҗәдә эшләвенә, газеталарның вакытында килмәвенә, хәтта бөтенләй югалуына зарланулар булып торса да, газетабыз укучыларыннан аерылмас, дип өметләнәм. Һәр югалу очрагын без тикшертәбез, югалган, яисә вакытында килмәү сәбәпләрен ачыклап, почта хезмәткәрләрен эшләргә мәҗбүр итәбез. Көн саен эш сәгатебез яңа язмалар әзерләү генә түгел, югалган газеталарны таптыру белән башлана. Инде күнектек. Шунысы гына аңлашылмый: почта хезмәткәрләре без элемтәгә чыккач кына селкенә, моңарчы эзләмәгән газетаны табу хәстәрен күрә башлый. Тырыша торгач, мин «Татмедиа» коллегиясе мөнбәреннән чыгышлар ясагач, «Татарстан почтасы»нда кайнар линия булдыра алдык. Газета вакытында килмәсә, яисә югалса, урындагы почтада аны табып бирә алмасалар, эш көннәрендә «Татарстан почтасы»ндагы кайнар линиягә – 221-18-99 телефонына шалтыратып, газетаны табып бирүдә ярдәм сорый аласыз. Әгәр алай да барып чыкмаса, редакциягә мөрәҗәгать итәргә.

Бер-берсен кабатлап язучы, бюджет акчасына яшәүче басмалар ясалма рәвештә яшәтелә, ә менә «Безнең гәҗит» шикелле үзгә, туры сүзле, дөреслекне җиткерергә тырышучы бәйсез басмаларга кыенгарак туры килә. Инде болай да почта, типография тарафыннан туктаусыз күтәрелгән бәяләрне редакция һаман да үз мөмкинлекләре хисабына киметеп, язылу хакын күтәрмәскә тырыша.

Шулай да укучыларыбызга аз булса да, җиңеллек килсен өчен редакциябез абунәче ункөнлегендә даими катнаша, гәрчә ул редакция өчен отышлы булмаса да. Менә 2020нче елның икенче яртысына да АРЗАНЛЫ ХАКТАН ЯЗЫЛЫП КАЛЫРГА МӨМКИН, тик бу мөмкинлек бары тик 30нчы апрельгә чаклы гына бирелә.

Бары шушы ункөнлектә генә газеталарыбызга ташламалы хактан язылырга мөмкин. «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»кә 2020нче елның икенче яртысына ЯЗЫЛУ ХАКЫ 87 сум 90 тиенгә АРЗАНРАК – 647 сум 10 тиен (башка вакытта 6 айга язылу хакы 735 сум), «ШИФАЛЫ ГӘҖИТ» белән «СЕРЛӘР ГӘҖИТЕ»нә 6 АЙГА – 252 сум УРЫНЫНА 223 сум 50 тиен (28 сум 50 тиенгә арзанрак). Уңайлы форсатны кулдан ычкындырмаска киңәш итәбез. Искәртәбез, бу бары тик 30нчы апрельгә кадәр генә. Башка вакытта тулы бәясенә генә язылырга мөмкин булачак.

Газеталарга почта бүлекчәләренә бармыйча гына да, Русия почтасының podpiska.pochta.ru интернет сәхифәсе буенча да язылырга була. Интернеттан язылуда проблема туса, аңлашылмаучылык барлыкка килсә, почтага яисә редакциягә шалтыратып киңәшләшергә, ярдәм алырга була. Почтага шалтыратканнан соң хат ташучыны өйгә чакырып та яздырырга мөмкин. Әгәр ташламалы яздыру юк, диләр икән, кайда, кем комачаулык тудырганын ачыклап, телефонын белешеп безгә шалтыратыгыз. Ташламалы вакытта да ташламасыз яздыралар икән, ташлама аермасын кире кайтарырга булышырбыз.

Игътибар, газеталарга Русиянең теләсә кайсы почмагыннан язылырга мөмкин. Әмма «Серләр гәҗите» белән «Шифалы гәҗит» бары тик Татарстанда гына тарала. «Безнең гәҗит»нең Русиядә тарала торганы «Безнең гәҗит Россия» дип атала. Аның индексы да башка – П3320. Аңа да ташламалы язылу бар. Төгәл бәяләрне үз төбәк почтасыннан яисә podpiska.pochta.ru порталы аша белешергә һәм язылырга була.

Һәм тагын бер кат кисәтәм: әгәр газетабыз вакытында килмәсә, яисә югалса, почтада сезгә, «килмәде» дип торырга тиеш түгелләр, табарга, соратырга, эзләргә тиешләр. Редакция газеталарны график нигезендә, вакытында почтага тапшыра. «Безнең гәҗит» һәр сишәмбе төнендә нәшрияттан почтага илтелә. Чәршәмбе иртәсендә ул адресатларын эзләп, юлга чыгарга тиешле.

Алга таба да шулай саллы басма булып, бик катлаулы чорда, яңа вирус зәхмәте һөҗүм иткән вакытта бер-беребезне саклап, яклап яши алырбыз, дип өметләнәм.

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии