Әйбәт итеп үлчәсәң, әйбәт була

Әйбәт итеп үлчәсәң, әйбәт була

Газетабызның узган санында Русиядә хәерчеләр саны кимүе, аларның ничек саналуы турында тәфсилләп язган идем. Баксаң, саный белеп санасаң, бик матур күрсәткечләргә ирешеп була икән. Ләкин матур хисап мул тормыш турында сөйләми. Газеталарда, телевизорда тасвирланган тормыш икенче, ә реаль чынбарлык башка килеп чыга.

Росстат менә тагын бер мәгълүмат җиткерде. Баксаң, инфляция дәрәҗәсе кимегән. Ләкин монда да саный белү кирәк. Мин хәтерлим, Совет чорында таяну өчен бер чик бар иде, җитештерү, икътисади үсеш булсынмы – гел 1913нче ел белән чагыштыралар, һәм сөендерә торган күрсәткеч килеп чыга иде: шул 1913нче ел күрсәткечен фәләнчә тапкыр узганбыз икән ләбаса... Ни өчен 13нче ел дигәндә, чөнки патша самодеражавиесе соңгы чиккә җитеп килә, кризис, хәерчелек, сугышлар тәмам хәлсезләндерә Русияне. Революция дә юкка килеп чыкмаган, самодержавие нигезен җуя: Ленин әйтмешли, өстәгеләр искечә идарә итә алмый, астагылар искечә яшәргә теләми. Моннан большевиклар бик акыллы файдалана. Искечә идарә итә алмаган, үзгәрергә дә теләмәгән хакимиятне менә шул искечә яшәргә теләмәгән халык ярдәмендә бәреп төшерә... Шул хәлдә калган патша Русиясе күрсәткечләре белән чагыштырганда Совет хакимияте мактанырлык күрсәткечләр исәпләп чыгара иде...

Росстатның Русиядә инфляция стабильләшә дигән хисабын күргәч, Совет чоры, шул вакытта язылган мәкаләләр искә төште. Бүгенге инфляция дә узган елгы чор белән чагыштырыла бит. Хәтерлибез, узган ел киеренке булды, ниндидер шомлылык белән башланып китте. Әмма әле махсус операция булыр дип беркем дә ышанмады, шулай да базарның реакциясе сизелә иде инде. Шуңа күрә гыйнвар айларында ук бәяләр арта башлады. Мәсәлән инфляция 2022нче елның беренче ике аенда 2,17% булса, быел исә статхисапта гыйнвар-февраль айларында 1,3% дип тәгаенләнгән. Моңа сөенергәме? Юк шул, мин тирә-якка борылып караганнан соң, артык рухланырлык сәбәпләр күрмим. Бәяләр үз көйләренә әйбәтләп өскә таба үрмәли бара. Димәк, инфляция күрсәткеченең узган елгыдан яхшырак күренүе сөенерлек сәбәп түгел. Ничек кенә санасак та, яхшы дип ничек кенә тынычландырырга тырышмасыннар, бүген күбрәк акча сарыф итәбез. Хәтта шул ук 2022нче елның февраль ае куллану бәяләре индексы белән чагыштырганда да быелгы февральдә 10%ка диярлек артыграк түлибез. Икмәк өчен 11, токмачларга 8,3, балык һәм диңгез продуктларына 12,6% күбрәк акча кирәк быел.

Экспертлар, март-апрель айларына да Росстат тагын да шәп күрсәткечләр игълан итәчәк, дип фаразлый. Чөнки узган ел махсус хәрби операция башлангач, хәтерлибез, кибетләрдә ни килеп чыкты. Халык ни бар – барын да сатып алырга ябырылды, бәяләр котчыккыч дәрәҗәдә өскә күтәрелде. Берничә айдан соң гына тотрыклылык урнаша алды. Әмма бу чагыштырмача гына булды: берничә тапкыр кинәт өскә сикергән бәяләр бераз кимесә дә, элекке дәрәҗәсенә кайта алмады. Шунлыктан инфляция дәрәҗәсе дә югарырак булды. Шуңа күрә быелгы алдагы ике айга Росстат хисабында матур күрсәткечләр көтәргә кирәк. Әмма инфляция түбән дисәләр дә, бәяләр дә үсүен дәвам итәчәк. Димәк, халыкның реаль керемнәре дә очсызлана барачак. Бер мең сум вак акчага әйләнеп бара дигәнне еш ишетергә туры килә бит бүген. Чынлап та бүген кесәңдә 100 – 500 сум белән генә йөри алмыйсың. Без бит Совет чоры балалары, хәтерлибез: кесәңдә 1 сум булу ышаныч бирә иде. Аңа атна буе яшәргә мөмкин булды. Гәрчә өстә әйткәнемчә, барын да 1913нче ел белән чагыштырып сөендек, дип көлсәм дә. Тотрыклылык, иртәгәге көнгә ышаныч та яшәтте 1 сумны һәм шул бер сумга ия булган халыкны. Бүген инде мең сум белән атна буе яшәү ихтималы турында санап карап булмый торгандыр. Шуңа күрә инфляциянең күрсәткече түбәнәю хөрлек күрсәткече түгел. Инфляция шул ук бәяләр аркасында барлыкка килә бит. Шулай ук ул күрсәткечкә рубльнең долларга, еврога, юаньга карата бәясе төшүе дә йогынты ясый. Ягъни рубль үзенең сатып алу мөмкинлеген, бәясен югалта бара. Белеп торабыз акча күләме станокларда басу хисабына да арта бара. Бу да девальвациягә илтә торган адымнарның берсе. Дөрес, тыштан караганда рубль тыныч күренә, долларга карата да мәтәлеп егылырга җыенмый кебек. Ләкин бу киләчәккә ышаныч уята торган тотрыклылык түгел.

Бәяләр артачак. Аны бигрәк тә җиләк-җимеш, яшелчә киштәләрендә сизәрбез. Үзебезнең запаслар, бәрәңге инде бетеп килә. Аларны безгә көньяк илләре Мисыр, Төркия, Әзербайҗан, Үзбәкстан китерә. Әлбәттә югарырак бәя белән. Гомумән, илгә товар кертү кыенлаша. Шул логистика, санкцияләр дә бәяләргә йогынты ясый. Алга таба туклану өчен кирәк булган гади генә азык-төлек өчен дә мең сум гына җитмәскә мөмкин. Русия буенча иң популяр саналган борщ җыелмасы бәясе февраль аенда гына да 6,69 процентка күтәрелгән, дип хәбәр итә «Московский комсомолец» газетасы. Февральдә суган 34,2 процентка, помидор – 15, кыяр – 7,7, кишер 6,8 процентка кыйммәтләнгән. Үз бәрәңгебез һәм кәбестә генә әле үзләрен «лаеклы тоталар»: 25 – 30 сумнан артмыйлар. Кәбестә 19 – 20 сум тирәсе. Февральдә йомырка, балык кыйммәтләнде.

Кыскасы, бакча үстерүнең бер файдасы да юк дип шәһәрчә яши башлаучылар өчен дә хәзер җирдә казынып тамак туйдыру турында уйлый башлар чак җитте.

Иң изге теләкләр белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии