Балалар суициды арта, коррупция дәүләт масштабында колач җәя

Балалар суициды арта, коррупция дәүләт масштабында колач җәя

Русиядә балалар арасында үз-үзләренә кул салу эпидемия төсмерен алды. 2016нчы елда балигъ булмаганнар арасында үз теләкләре белән бу дөньядан китү очраклары 60 процентка арткан. Русия президенты каршында балалар хокукы буенча вәкиле Анна Кузнецова фикеренчә, моңа социаль челтәрләрдә «үлем төркемнәре»нең киң җәелүе сәбәпче. Кузнецова хокукый норматив базаны камилләштерергә, балаларны зарарлы мәгълүмати йогынтыдан сакларга чакыра.

– 2011 – 2015нче елларда ел саен балалар арасында үз үзләренә кул салу очраклары 10ар процентка кими иде. Ләкин узган ел вәзгыять капыл үзгәрде, – диде ул. Узган ел 720 фаҗига теркәлгән. Кузнецова фикеренчә, балаларны зарарлы мәгълүматтан саклау турындагы федераль канун эшләми.

Интернетта «үлем төркемнәрен» аулау эшенә Роскомнадзор да ныклап кереште. Әлеге федераль агентлык башлыгы Александр Жаров сүзләренчә, февраль башыннан гына да суицид белән бәйле меңнән артык язма ачыкланган. Интернеттагы әлеге хәбәрләр, башлыча үсмерләргә адресланган, ди ул.

Март башында депутат Ирина Яровая ДәүДумага җинаять кодексына яңа матдә өстәргә тәкъдим итте. Балигъ булмаганнарны суицидка котыртучы 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Интернетта үлем таратучы төркемнәр популярлаша бара. Газетабыз бу хакта тәфсилле язма да урнаштырган иде («Балалар интернетта үлем сатып ала» 2017, №5 (1 февраль). Инде менә ил күләмендә чаң кагар чак җитте. Үсмерләр арасында үз-үзенә кул салу очраклары Татарстанда да булгалап тора. Бу аеруча мәктәпләрдә дәүләт имтиханнары вакытында ешая.

ВАЕМСЫЗ ТОРМЫШНЫҢ КАДЕРЕ ЮК

Мин үзем бу фаҗиганең сәбәпләрен билгесезлек һәм имансызлыктан күрәм. Бүген максатсыз буын үсеп килә. Әти-әни җилкәсендә кайгы хәсрәт юк, аз гына орышу да үсмерне чыгырыннан чыгара. Ул үзенең «дөнья кендеге» булуы белән күнеккән, һәм аңа бар да тиеш. Әгәр аз гына кисәтү, үгетләү була икән, ул үзен ялгыз итеп хис итә. Дәүләтнең дә анда-монда эше юк. Балаларны яклау программалары булса да, аларны балалар сизми. Әти-әни көн-төн эштә, чөнки матди якны бөтен итәсе бар. Мәктәп, дисәгез… Ул экспериментлар урынына әверелде. Нинди генә программалар кабул ителми. Имтиханнар, БДИлар… Бүген бала ниндидер давыл чоңгылында калган кебек. Телевизорда, бигрәк тә интернетта зәвык дигән мәгънә юк: киноларда җинаятьчеләр уңай герой, гаделсезлек яхшы күренеш… Заманында балаларны зарарлы мәгълүматтан саклау турындагы федераль канунның авторлары ни уйлагандыр, аның сукыр бер тиенгә торырлык та файдасы булмады, дип саныйм мин. Телевизордагы, радиодагы тапшыруларның, газеталардагы мәкаләләрнең нинди «+» белән тамгалануы ни бирә икән соң?! Шул тамгага игътибар иткән берәр ата-ана, бала бар микән?! Без бүген газетабыздагы телепрограммадагы тапшыруларның тамгасын үзебез төрле чыганаклардан чагыштырып тикшереп утырабыз, юкса, безне тикшереп, ялгыш тамга өчен хөкем итәргә мөмкиннәр. Ә тамга төрле чыганакта төрлечә. Аны кем ничек билгели, кем аңлый? Мин аңламыйм. Менә, мәсәлән, без газетабызга «+12» тамгасы куябыз. Аннан кечерәкләр укыса, ул зарарлы буламы? Критерийлары нинди? Аны мин тоттым да, үзем билгеләгән идем.

Кыскасы, без күбрәк кычытмаган җиребезне кашыйбыз да, кашый торгач ул канап чыга…

ҮЛЕМЛЕ СӘҮДӘ

Әле менә интернетта балаларны суицидка өндәүче сагызлар сатыла, дигән хәбәрләр таралды. Кызыксынып кибеттән эзләп караганым юк, сагыз чәйнәмәгәч… Ә менә кайбер шәһәрләрдә шундый сагызларны сатудан алулары турында хәбәрләр бар. Сатудан алу турында хәбәрләр бар, әмма мондый этикеткалы сагызларны кем җитештергән, ни сәбәпле ул сатуга чыгарылган, бу хакта тикшерүче дә, кызыксынучы да юк, кебек.

Әниемнең әнисе – әбием кеше михнәткә түзә, рәхәткә чыдый алмый, дип әйтә торган булган. Ташкенттан бай тормыштан, хәерчелеккә, туган ягына качып кайткан ул. Менә бүгенге яшьләр дә рәхәткә түзә алмый. Алар тормышның рәхәт икәнлеген аңламый, аларга күңелсез. Кызык кирәк. Ә кызык менә шундый авыр психологик уеннарда катнашып табыла. Ыжгырып килгән поезд – машина алдыннан чабып чыгасың: исән калсаң – син герой. Сугыш чоры балалары, безгә кадәрге буын, без үзебез дә авырлыкларны аз күрмәдек. Әмма үз-үзеңә кул салу безнең өчен котчыккыч нәрсә иде. Безнең күчеш чоры да булмады. Эш күп иде…

Бала шикле уйлар белән интекмәсен өчен аңа иманлы, акыллы тәрбия бирергә кирәк. Анда киләчәккә якты өмет уятырга, аны зур үрләр яуларга рухландырырга, яхшы һөнәргә ия булып, абруйлы илдә абруйлы гражданин булу максатын булдырырга. Кызганыч илебез икътисадый яктан гына түгел, тәрбияви яктан да аксый шул әлегә. Бу стеналардагы язулардан, подъездларны җимерүләрдән дә күренә. Чын, ихлас патриотлык җитенкерәми. Кайсы гына илгә барма, гимнары яңгыраганда яше-карты торып баса һәм кушылып җырлый. Ә бездә… сүзләрен дә белмибез, көен дә. Кызыксынмыйбыз, чөнки ватаныбызның дәрәҗәсе безгә горурланырга ирек бирми. Сәбәпләре дә җитәрлек. Иң аянычы һәм мөһиме – гаделсезлек, коррупция.

АКЧА ЮК? ТОТЫГЫЗ!

«Новая газета» шул исемдә журналист тикшерүен бастырып чыгарды. Газета хәбәр иткәнчә, илдән 700 миллиард сум акча чит илгә чыгарылган, ягъни илдән урланган. Газета бу акча кемнәргә эләккән, дигән сорауга җавап эзли.

2014нче елда «Новая газета» Көнчыгыш Европада иң зур акча юу операциясе турында язды. Сүз Русиядән 22 млрд доллар (ягъни 700 млрд сум) урлау турында бара. 2011 – 2014нче елларда Молдавия судьялары тарафыннан кабул ителгән канунсыз суд карарларын үтәү өчен дип, шуның кадәр акча үзләштерелгән. Шул чордан соң бар дөньяда җинаять эшләре кузгатылган, Русия акчаларын юуда шикләнелгән банкларның лицензияләре алынган, штрафларга тартылган. Әмма иң зур зыян күрүче ил булса да, Русия хокук саклаучылары әлеге киң масштаблы эшне бик сүлпән тикшерә. Узган атнада Молдова хакимияте Русия махсус хезмәтләрен эшне тикшерүдә махсус аяк чалуда һәм Молдавия чиновникларына басым ясауда гаепләде, диелә мәкаләдә.

5 ел дәвамында «Новая газета» башка илләр журналистлары белән бергә әлеге урланган 700 млрд сумның кем кесәсенә кергәнлеген ачыкларга тырышкан. Бу сорауга җавапларны да өлешчә тапкан.

76 мең банк кәгазьләре тикшерелгән. Русиядән чыгарылган акча 96 илнең 732 банкына күчкән. Аларны АКШ һәм Көньяк Африкадан алып Кытай белән Австралиягә кадәр 5140 компания кабул итеп алган. Әлеге мәгълүматларны 32 илнең 61 журналисты да өйрәнгән. 700 млрд сумның бердәм чыганагы юк. Алар дәүләтнең эре контрактлары, электроника контрабандасы, кием-салым һәм хәрби продукция сату; банк активларын урлау; хәтта Европада сәяси проектларны финанслау исемнәре астында чыгарылган. Әлеге нәтиҗәләр берьюлы Русия, Молдавия, Украина, Англия, Финляндия, Дания, АКШ, Италия, Нидерланд, Швейцария һәм башка илләрдә игълан ителә.

2014нче елда Мәскәүдән ФСБның «К» идарәсе хезмәткәрләре Кишиневка нәкъ менә шушы мәсьәлә буенча килеп киткәч, Русиядән акча юу эшен тикшерү тагын да сүлпәнләнә: Молдавия чиновникларына басым ясала, бу хәтта ике ил арасында дипломатик җәнҗалга кадәр барып җитте, дип яза «Новая газета». Молдавия махсус хезмәте әлеге акча юу эшендә ФСБның аерым вәкилләре бәйле булырга мөмкин, каршылыклар шул сәбәпле оештырыла, дип шикләнә.

Молдавия президенты Игорь Додон: «Без Молдавия банклары аша $22 млрд Русия акчасы киткәнен беләбез. Хәзер Молдавиядә бу нисбәттән берничә җинаять эше ачылган. Эш бара, вәзгыятькә ачыклык кертү өчен без Русиянең дә хокук саклау органнары барын да эшләрләр, дип ышанабыз», – дип белдерде.

Ләкин Молдавия хакимиятенең Русиянең махсус хезмәтләрен гаепләргә тырышулары нахак булырга да мөмкин. Чөнки Русия акчасын Молдавия схемасы ярдәмендә юуны нәкъ менә ФСБның аерым бүлекләре, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе идарәләре ачты. Ләкин процесс җинаять эшләрен ачуга килеп җиткәч, Молдавия һәм башка илләрдән аермалы буларак, Русиядә тикшерү тоткарлана башлады.

Хәзер Модавиядә әлеге җинаятьчел схемада катнашып канунсыз карарлар чыгарган судьяларга карата 14 эш ачылган. Шулай суд приставлары да тикшерелә. Молдавия үзәк банкының югары дәрәҗәдәге түрәсе дә шик астында.

Русия акчалары беркөнлек ялган фирмалар аша чыгарылган. «Новая газета» әлеге җинаятьчел төркемнең эш схемасын, катнашучыларын исемләп, тәфсилләп яза. Әмма бу коррупциянең тирәнлеген дәлилләүче чираттагы буш сүз генә булып калмасмы?! Әлеге фаш итү мәкаләсен газета 20нче мартта игълан итте. Әмма мин, тарафсыз эшләүче берничә мәгълүмат чарасын исәпләмәгәндә, бу мәкаләне тикшерүне ишетмәдем, күрмәдем. Дәүләт карамагындагы мәгълүмат чаралары, гомумән, дәшми. Димәк, бу да эзсез, җавапсыз калырга мөмкин. Русиянең баш прокуроры Чайка, премьер-министр Медведевның коррупциядә ничек катнашу ихтималлыгы турындагы фильмнарны да карадык та оныттык бит әнә. Ә бу мәкаләнең исемен «Новая газета» Медведевның Кырымдагы пенсионерларга түзәргә чакырган белдерүеннән алып куйган. Хәтерләсәгез, ул анда, акча юк, сез түзегез, тотыгыз… дигән иде.

Әйе, акча юк, Русия кризис кичерә. Әле туннель очында яктылык күренми, диярлек. Димәк, алга таба да түзәргә кирәк. Ә Русиядән чыгарылган 700 миллиард сум акча күпме була ул дигән сорау туса, мин күз алдына китерә алмыйм. Аны «Безнең гәҗит»не укучылар да күз алдына китерә алмый. Татарстан бюджеты, мәсәлән, 2017нче елда 178,07 миллиард сум, чыгымнар – 185,64 миллиард булганлыктан 7,57 миллиард сум җитми, монысы дефицит дип планлаштырылды. Ә илдән 700 миллиард сум урланган. Ул эзләнерме, җинаятьчеләр хөкем ителеп тә, акча кире кайтарылырмы? Менә монысы катлаулы сорау. Русияне нефть бәясе төшү түгел, коррупция хәлсезләндерә. Элеккеге бакча күршем Фәүзия әби гел әйтә иде: «Орлыйлар, орламасалар, бик яхшы яшәр идек тә сана!», дия иде ул, мишәрчәләтеп. Урлыйлар шул. Берничә республика бюджеты кадәр бюджетны урлыйлар…

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии