Без көчле... һәм кеше кадере

Без көчле... һәм кеше кадере

Русия изоляциядә. Путинның юлламасын, нәрсә үзгәрер, нинди яңалык ишетелер, дип көттек. Яңа мобилизация буламы, дигән сорау кызыксындырды, юкса, хәтта гомуми мобилизация ихтималы, илдә хәрби хәл кертелмәгәе дигән сүзләр дә ишетелгәләде. Бәлкем махсус хәрби операция төгәлләнүгә ишарә булыр, дигән өметләр дә булмады түгел. Аллаһка шөкер беренче фаразлар акланмады, сенсация булмый калды. Путин чираттагы юлламасын да, чираттагыча, артык тирәнгә керми игълан итте. Элекке тезислар да, ягъни халыкның тормыш-яшәү дәрәҗәсен күтәрү, икътисадны үстерү ишеләре дә һәм әлбәттә яңалары да булды. Минемчә, анда төп ике аспект игътибарга лаек: хәрби операциядә катнашучыларга игътибар, аларның гаиләләренә ярдәм һәм Русиянең стратегик коралларны чикләү килешүен туктатуы.

Минем игътибарымны җәлеп иткән беренче тезиска килгәндә, хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм фонды оештырылачак. Һәм бу фонд сәламәтлек саклау һәм башка бурычларны контрольгә алачак.

Путин үзләренең чит илләрдәге мөлкәтләрен саклау өчен читкә киткәннәрне дә телгә алды. Аларны Русияне баетуга өлеш кертергә чакырды. Инде кайтмыйлар икән, проблема юк, яңа элита туып килә, алар фронтта туа, дип белдерде һәм ул аларның байлыкларының килеп чыгышын да аныклап алды: Көнбатышта тартып алынган байлыклар өчен үз халкыбыз борчылмады, 90нчы еллардагы приватизацияне онытмыйлар, шул ук вакытта алар көнбатышта да икенче сорт булып кала, дип искәртте ул.

Путин чыгышыннан шуны аңлап була, Русия Донбасс халкына ирек, аларның туган телләре – урыс телендә сөйләшә алу хокукын даулый.

Сайлаулар да искечә, үзгәрешсез каласы. 2023нче елгы төбәк хакимиятләре җирле органнарына да, 2024нче елгы президент сайлауларына да үзгәрешләр көтелми. Бу инде варис темасына уйланырга, алдагы сайлауларны да Путин белән бергә үткәрәчәгебезгә ишарә була ала.

Путин Көнбатышның да әүлия түгеллеген искәртте. Алар сугышка 150 млд доллар сарыф итте, шул ук вакытта ярлы илләргә ярдәм 60 млд кына. 2001нче елдан соң АКШ башлаган сугышларда 900 мең кеше һәлак булды, 38 млн качакка әйләнде, диде ул.

Русия стратегик коралларны кыскарту килешүен туктатып тора. Аннан чыкмый, туктата. Ул АКШны атом-төш коралын сынарга җыенуда гаепләде. Һәм безгә дә әзер торырга кирәк, дип белдерде.

Әлбәттә президентның юлламасы алдыннан Америка президенты Байденның Украинага көтелмәгән визиты да, аңа кызыксынуны арттыра торган көтү төсмерен өстәде. Путин чыгышын ил халкына гына түгел, дөнья җәмәгатьчелегенә дә адреслаган иде. Ул илнең санкцияләргә дә түзәчәген, баш имәячәген, Украинада да тулы җиңүгә ирешәчәген аңлатырга тырышты. Әйтик, бернигә карамастан, торак, мәгариф, медицина учреждениеләре, юллар төзелә. Икътисади үсеш куандыра. Әйтик, минималь хезмәт хакы 18,5 процентка күтәрелеп, 19242 сумга җитте, дип санап китте ул. Халык Украинадагы махсус хәрби операцияне яклый, ярдәм итә, дип тә искәртте.

Көнбатышта Путинның позициясеннән өркәләрме, юкмы дигәндә, бу сорауга бер төрле генә җавап бирү мөмкин түгел. Украинага ярдәм тукталмый, куәтлерәк корал белән тәэмин ителә, санкцияләрнең төре һәм масштабы арта бара. Украина үзе генә булса, инде күптәннән капитуляция игълан иткән булыр иде дә, әмма ул ялгыз түгел, киресенчә, дөнья җәмәгатьчелеге алдында Русия ялгыз калды дияргә була. Әнә шуңа да алга таба ни булыр, сәяси вәзгыять кай тарафка борылыр, бу сорау һәркемне борчый. Бу хакта русиялеләр генә түгел, бар дөнья баш вата. Чөнки халыкара вәзгыятьнең кичәге кебек булмаячагын аңламаган, танымаган кеше инде юктыр дөньяда. Шуңа да аек акылның җиңүен теләмәгән кеше бармы икән?! Бар да шул уйда, шул ук Путин да, Байден да, Зеленский да... һәр кыйтгадагы гади гражданин да. Ләкин дөнья иминлеге өчен җаваплы сәясәтчеләрдә аек акыл җитенкерәми, шәхси амбицияләр төртеп тора.

Әйе, бар дөньяга иминлек кирәк. Без инде газетабызда кораллануның тупик юл икәнен, атом-төш кораллары белән иминлекне тәэмин итеп була, дип уйлауның тамырдан ялгыш булуын гел язып торабыз.

...Алда 23нче февраль. Ватанны саклаучылар көне. Минем әтием илебезне фашистлардан азат итүдә катнашкан. Сугыш яраларыннан озак яши алмады. Инде минем гомеремдә дә илебез ничә сугышны күрде: Әфган сугышы, ике тапкыр Чечня сугышы, инде менә махсус хәрби операция.

1982нче елда бронь бирелсә дә, укытучы булып эшләгән җиремнән, үзем сорап армиягә киттем. Бу Әфган чоры иде. Бәхетемә анда җибәрмәделәр. Военкомнан шул хакта сорагач, югары белемле кешене анда җибәрмиләр, сине дәүләт укыткан, акча түккән, әгәр сине Әфган җирендә үтерсәләр, дәүләт акчасы әрәм була, дип гап-гади итеп аңлатты, ике йөзлеләнеп тормады ул. Моны кеше кадереме, ни дип аңлатырга да белмәссең...

Ул чагында армия хезмәте горурлык иде шул. Ләкин соңрак чечня вакыйгалары, дедовщина сәбәпле армиянең абруе төште. Анда бармый калу дәрәҗәгә әверелде.

Инде менә пенсия реформасы булды. Мин тагын бер елдан чыгачакмын, чыгарсалар. Миңа ул бәхет 63 яшьтә тәти. Ләкин армия хезмәте стажга керми дигән хәбәрне ишетеп, аптырап киткән идем. Хәзер бу мәсьәлә төзәтелгән бугай. Кызыксынып тормадым, озакламый пенсия фондына барасы, белешеп, язармын. Ә кертелми торган чагы булган. Армия хезмәте, бәлкем илбашлары тарафыннан санаторийдәге ял, дип тәгаенләнгәндер. Хәер, ерак барасы юк, минем хатыным да пенсиягә яшьтәшләренә караганда 3 елга соңрак чыкты, чөнки 3 бала үстердек. Өлкәннәре белән декрет ялы саналды, ә менә төпчегебезнеке кермәде. Без менә шулай демографик кризисны хәл иттек, ә хатыным бала тапмаган кешеләр белән чагыштырганда озаграк эшләде. Менә бу да кеше кадередер инде.

Кеше кадере кирәк шул. Безнеке генә, ватанны саклау һәм башка бурычларыбыз гына түгел, әнә шул ватаныбыз да үз бурычын белсә иде. Кайгыртуны тойсак иде.

Ватанны саклаучылар көне белән, хөрмәтле ир-егетләребез.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии