Приказны үтәүчеләр һәм үтәтүчеләр турында

Приказны үтәүчеләр һәм үтәтүчеләр турында

Бер укучыбызның минем шәхси телефоныма шалтыратуы узган елның декабрендә булган вакыйганы хәтердә кабат яңартырга мәҗбүр итте.

– Чирмешәндәге мулланың үсмер кыз бала белән никахлашуы турында язып, бик дөрес эшләдегез, әмма Тукай районы мәктәбендәге полиция белән балалар катнашындагы өйрәнүләр турында язмадыгыз. Барысы да шул полиция хезмәткәрләрен гаепләп чыкты. Ни булган инде шуннан?! Бу өйрәнүләрне оештыручыларны яклап язган мәкалә көткән идем…

– Сез үзегезнең балаларыгызның менә шундый өйрәнүләрдә катнашуларын теләр идегезме? – дип сорыйм.

– Бер сүз әйтмәс идем… Ул полицейскийлар приказ үти бит, аларның ни гаебе бар? Аларны җавапка тарттылар…

– Сталин чоры репрессияләрендә дә приказ үтәгәннәр.

Менә минем үземнең башымнан кичкән хәл: 2014нче елда суд приставлары иртәнге 6да фатирыма бәреп кереп мине алып чыгып китте, Мәскәү районы суд приставлары бинасында 3 сәгать тимер урындыкта көтеп утырырга мәҗбүр иттеләр. Мине 2 егет саклады. Суд приставы мине таба алмаган икән, көлке, Илфат Фәйзрахманов дип интернетка эзләүгә куйсаң, минем ни ашаганыма кадәр килеп чыга… Эш, югыйсә, аңлашылмаучанлык аркасында, юк сәбәп өчен генә булган. Ә мин, гөнаһ шомлыгына каршы, узган санда гына газетамда Мәскәү районы сайлау участокларында хәрәмләшүләр турында мәкалә бастырган идем. Менә бит «җинаятьче» табылган – форсатны файдаланып, миннән үч аласы иткәннәр булса кирәк. Дөрес, суд приставы Фәридә Миңнуллина бу гамәле өчен оятка калды. Бу хакта мәгълүмат чаралары шау итте…

Менә шул вакытта да бәдрәфкә керүемнән дә шүрләгән суд приставларыннан көлдем: егетләр сез нишлисез, дидем. Берсе татар егете, мине таный, телевизордан карап үстем ди, ояла үзе, тик нишлисең, приказ үтим, ди. Энем, намусыңны сатмый торган эш бетмәгән, кит, дидем.

Менә шушы шалтыратучыга да шуны сөйләдем. Алар китсә, анда кем эшләр, дигән җавап ишеттем. Әгәр бар кеше дә намусын кайгыртса, шул оешмаларны тотучылар да, шушындый вәзгыятьне тудыручылар да уйланыр иде, дим. Пластик стакан җиленнән дә авыр җәрәхәтләр «алган» үгез җигәрлек амбал егетләр – росгвардиячеләрне жәллисезме? Йөкле хатыннарны, кызларны чәчләреннән сөйрәүчеләрне, бер гаепсез кешеләрне имгәнгәнче кыйнаучыларны кызганасызмы, яклыйсызмы? Алар шулай приказ үтиме?

Сталин репрессияләрен тормышка ашыручы, бөтенләй мәсхәрә ахмак гаепләр белән халкыбызның асыл улларын, кызларын, хәтта балаларны (12 яшьлек балаларны да хөкем иткәннәр) җәзалаган җәллад НКВД көчекләренең бүген балалары яши. Балалары кызармасын өчен шул палачларның исемнәре әле һаман да сер астында саклана. Менә бүген дә «камчылы» жандарм ролен башкаручыларның да балаларына тарих алдында оялырга туры килмәсен.

– Сезнең белән сөйләшү мөмкин түгел икән. Дөрес уйламыйсыз… – диде дә әңгәмәдәшем трубканы куйды, минем сөйләп бетергәнемне дә көтмәде.

…Нишлисең, мин шулай үземчә уйларга өйрәнгән. Башкаларны да тыңлый, бәхәсләшә алам. Ләкин үзгә фикер өчен хурламыйм, янамыйм. Ышандырсалар, килешәм.

Ә Тукай районындагы Новотройцк урта мәктәбендәге булган «өйрәнүләр» турында ни әйтим? Җүләрлекнең чиге юктыр. Гаделсезлек, башбаштаклык, «безгә диңгез тубыктан» принцибы, башкача фикерләүне җинаять дип аңлау, шулай бәяләрлек законнар булдыру менә шундый ахмак гамәлләр уйлап чыгарырга ярдәм итә дә инде. Акланулар да мәсхәрә булды бит. Росгвардиячеләр бу эштә бөтенләй катнашмаган. Әлеге өйрәнүләрдә балалар да артта гына күзәтеп торган, гражданнар киеменә киенгән шул ук полиция хезмәткәрләре үзара «чәкәләшкәннәр» икән. Тик таралган видеода гадәти киемнән булган полиция хезмәткәрләре бөтенләй бәләкәй күренә шул… Әлеге видеоны тараткан кыз баланың өенә төн уртасында килеп, допрос та үткәрелгән әле: нигә төшердең һәм тараттың, кем кушты… Кыскасы, бүген бик күп гамәлләрдән көләсе һәм бер үк вакытта елыйсы килә.

Менә газетабызны укучы ханымның шалтыратуы шушы уйларымны актарып чыгарды.

Бу уңайдан РБК тараткан бер язманы телгә алу кулай булыр. Русия Президенты сүзчесе Песковның урам митингларын тупас рәвештә бастыруга, кулга алулар, күп елларга төрмәләргә ябып куюларга борчылуы сизелми. Аныңча, суд закон бозучыларны хөкем итә. Ә менә аның Франциядә яшәүче кызы башкачарак уйлый. Елизавета Пескова Forbes журналына биргән интервьюсында «Русиядә башбаштаклык, чикләүсез гамәлләр көч структураларыннан килә», дип белдерә. Моңа адекват, аңлы бер генә кеше дә битараф кала алмый, ди ул. Инде Франциядәге һәм Русиядәге митингларга килгәндә, аларны чагыштырырга ярамый. Французларның таләпләре икътисадый, аларның төгәл планнары, эш схемасы юк, алар барын да җимерергә тели. Ә Русиядәге протестчылар үзләрен институтлаштыра, хакимияттә катнашырга омтыла, кыскасы Франциядәге башбаштаклык, тәртипсезлек протестчылардан, ә Русиядә – көч структураларыннан килә, дип нәтиҗә ясый Русия Президентының матбугат сәркатибе Песковның кызы Валентина Пескова.

Елизавета Пескова Франциядәге чуалышлар тирәсендә дә еш күренә. Узган ел актер Павел Устинов 3 ел ярымга хөкем ителгәч, «Эхо Москвы» интернет сәхифәсендә, ул көч структураларының башбаштаклыгын дәүләт түнтәреше, шул исәптән Русия башлыгына каршы оештырылган фетнәгә омтылыш, дип бәяләгән иде. Ләкин бу пост озак тормады, бик тиз сөртелде.

Кануннар кырыслана. Тик бу гына җитми күрәсең. Хәзер үтә ашыгыч тизлектә Конституция үзгәртелә.

Мин газетабызның узган санында Путинның еллык юлламасыннан ни көтәргә, дигән сорауга, бар да элеккечә булыр, дип җаваплаган идем. Коррупцияне авызлыклау буенча кардиналь үзгәреш көтмим, дип дөрес фаразлаганмын. Ә менә ыгы-зыгы кубарлык яңалык булыр дип уйламадым. Гәрчә, турыдан туры эфирда ул инде Конституцияне үзгәртергә кирәк, дип ымласа да.

Төп канунга үзгәрешләр кертү буенча комиссия төзелде, анда музыкантлар, артистлар, спортчылар… Әгәр мине Конституция яки берәр закон иҗат итәргә чакырсалар, мин баш тартыр идем, чөнки мин юрист түгел. Конституция ул төп закон. Аны юристлар әзерләргә тиештер. Ул иҗат кешеләре җимеше булырга тиеш түгелдер. Аннан соң мондый ашыгычлык та мине аптырата. Бүгенге эшне иртәгә калдырырга ярамый, дияргә яратсак та, Конституция кебек үтә җитди эшкә алынганда ашыгу килешә торган гамәл микән. Аннан соң Конституцияне үзгәртү референдум белән түгел, әлегәчә аңлашылмый торган тавыш бирү юлы белән бик якын киләчәктә «оптом» кабул ителәсе… Кыскасы, минем, нигә болай, ник, дип сорап кына торасы килә…

Бу үзгәрешләр турында газетабызның 6нчы битендә өлешчә яздык. Алга таба да сөйләшү дәвам итәр. Шуны гына өстим, Конституцияне үзгәртү хакимиятне ныгыту, идарә пультын тапшыру транзиты белән бәйле. Шундый нәтиҗә чыгарырга мөмкин: без әле бик озак Путин белән бергә яшәячәкбез бу илдә. Ул парламент республикасы буламы, президентныкымы, башка формадамы? Русиягә Путинсыз «никуда». Президент идарәлегендә булсак та, яңа Конституциядән соң ул әле өр-яңадан 2 срокта президент булып кала алачак. Чөнки Конституция яңа редакциядә. Димәк, 2036нчы елга кадәр, исән булсак, Путин белән яши алабыз…

Хәер, Конституция төп закон буларак эшләдеме дигән сорауга да бер төрле генә җавап юк. Конституция матдәләренә каршы килә торган кануннар кабул ителә тора, бу бигрәк тә ирекле фикер белдерү, демократик казанышларны саклауга кагыла. Әйтик губернаторларны, мэрларны бер сайлыйбыз, бер билгелибез… Ә урыс булмаган халыкларның телләре белән ничек килеп чыкты? Русия Федерациясе Конституциясенең 68 матдәсендә, республикалар үз дәүләт телләрен дә билгеләргә хокуклы. Ул шул төбәктәге дәүләт оешмаларында Русия дәүләт теле, ягъни урыс теле белән бертигез кулланыла. Русия Федерациясе аның барлык халыкларына да туган телен сакларга, аның үсеше һәм өйрәнү өчен тигез шартлар гарантияли, диелгән. Ә тормышыбызда ни булды? Русия Президенты Владимир Путинның бер сүзе җитте. Конституция онытылды. Прокурорлар мәктәпләребездән татар телен кысрыклап чыгарды. Димәк, Конституция дип әллә ни баш ватасы да юк. Ул декларатив документ. Бәлкем, Путин аның шулай икәнлеген аңлагандыр. Хәзер аны менә реаль тормыш, чынбарлык белән тәңгәлләштерергәдер нияте.

Һәрхәлдә, әле генә купкан ыгы-зыгы буенча бәхәсләр алай күп булмас, әйтелгән икән инде, ул үзгәртелер һәм кабул ителер. Аның чынлап та файдага булуын теләп Аллаһыга гына ялварасы кала.

Ә үзгәрешләр бик кирәк. Икътисади хәлебез яхшыра, дип шатлана алмыйбыз. Өстәвенә Совет чорыннан калган бар нәрсә тузган. 20нче гыйнварда Пермьдә кайнар су торбасы шартлап 5 кеше үлде. 21ендә Томск шәһәрендә гастарбайтерлар янып үлде. Алар 11 кеше. Көн саен ниндидер гадәттән тыш хәл. Череклектән, искедән котыласы иде инде. Яңаны төзисе, нык, матур тормыш корасы иде дә. Әлегә аңа вакыт җитми. Конституцияне яңартуның нияте шул түгел микән, дип юатасым килә үземне…

Иң изге теләкләр белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии