Башлар гына «китмәсен»

Башлар гына «китмәсен»

Ахырзаман җитте. Франциядә тарих укытучысы дәрестә Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) фотосына карикатура күрсәтә, аннан аны Мәскәүдә туган, 12 ел элек Франциягә күченгән чечен егете суя…

Укытучы рәсем белән сүз иреге турында дәрес үткәрмәкче булган. Ләкин алдан, мөселманнарны бу рәсем рәнҗетергә мөмкин, теләүчеләр бинадан чыксын, дип сораган. Әмма 13 яшьлек бер кыз бала калган, барысын да телефонына яздырган, социаль челтәрләргә элгән. Укытучы янауларны интернет аша да алган. Һәм менә 18 яшьлек егет кухня пычагы белән аның башын кискән…

Котчыккыч хәл. Әлбәттә, мин бу террорчыны һич кенә дә акларга җыенмыйм. Моның өчен башсыз һәм чын ахмак булуың кирәк. Гәрчә интернетта бу гамәлне акларга маташулар очраштыргалады.

Мин мәсьәләгә икенче яктан килергә телим: чөнки терроризм белән исламны янәшә куярга тырышу көчәя, бар бәлане, бар каралыкны ислам диненнән эзләү сизелә. Югыйсә, ислам дине иң тыныч һәм саф дин. Христианнар фәнни ачышлары өчен галимнәрне учакларда кыздырган чакта да ислам мәгърифәт белән бергә атлаган. Хәтта хәзерге заманның фәнни ачышларына ишарәне дә изге китабыбыз Коръәндә табарга була. Югыйсә, аерым авыру, психик тайпылышлы террорчылар, сектантларның чын ислам белән бернинди бәйләнеше дә юклыгын дөнья диннәре тарафдарлары да, атеистлар да белә. Әмма чын, дөрес дин буларак исламны кабул итүчеләрнең арта баруы белән килешергә теләми дөнья. Террорчылык та, дини нигездә «ычкынизм» да нәкъ менә шушы гаделсезлек фонында туа. Әнә бит Франция халкы террорчы кулыннан һәлак булган укытучыны герой дәрәҗәсенә күтәреп урамнарга чыкты.

Бу минем субъектив карашым: суелган укытучы герой түгел. Ул ирекле пычрак дөнья корбаны. Моннан 15 ел элек Шарли Эбдо журналы пәйгамбәребезне мәсхәрәләп нигә иреште?! Иреште чираттагы терактка, редакциягә һөҗүм һәм корбаннар… Һәм ул ахырзаман гамәле дә дөньяда бер төрле генә фикер тудырмады.

Әйе, һәр үтереш – коточкыч вәхшилек. Әмма кешенең иң нечкә кыллы хисләренә кагылу да вәхшилектән ким түгел. Әгәр бер дин тотучы башка дин тотучыны шулай мәсхәрәләсә… Бу бит атеистларга да кагыла. Башкаларны мыскыллауга, җәберләүгә бер генә җәмгыятьтә дә урын булмаска тиеш. Шул исәптән сүз иреге дип лаф орган, үзләрен алга киткән җәмгыять дип санаучы Франция кебек илләрдә дә. Мондый хәлгә юл куела икән, димәк бу җәмгыятьнең, урысча итеп әйткәндә «не все дома».

Ә моның нигезен тирәнрәк казып карасаң, тарихтагы хаталар, колониаль изелү һәм изү-талау нигезендә хасил булган генетик күралмаучанлык ята. Франциядәге килеп чыккан вәхшилек, ыгы-зыгы фонында мәрхүм укытучыны герой дәрәҗәсенә күтәрү, дөньяда гаять куркыныч чир – бөек шовинизм, фашизмга ишарә, расизм, милләтара күралмаучанлык көчәеп килә дигәнне аңлата. Ә бу гаять куркыныч нәрсә. Димәк, башлар китә бара…

Башлар китә, дигәннән, таҗлы вирус пандемиясе белән бәйле рәвештә башларыбыз тагын да «кыекланмаса» ярый. Афәт көчәя, авыручылар саны куркытырлык дәрәҗәдә арта. Әлеге афәт белән күзгә-күз очрашучыларның зарларына караганда, бездә медицина да бу афәт белән көрәшерлек дәрәҗәдәге әзерлектә түгел. Әнә бүгенге газетабызда да 6нчы биттә шундый бер бәян моңа дәлил. Әмма халык та сакланмый. Әлегә кадәр дөрес диагноз куя алмау, статистиканы матурлау фактлары турында да хәбәрләр белән рәсми булмаган һәм бәйсез мәгълүмат чаралары тулган. Дәүләткә мондый ясалма матур статистика нигә кирәк? Аңлашылмый. Статистиканың дөрес булмавы үлем күләменә карап та аңлашыла. Ә үлем бик нык артты, аеруча пневмониядән, йөрәк авыруларыннан һ.б.лардан, тик статистикадагыча: таҗлы вирустан түгел… Ә нигә соң пневмония үлеме нәкъ менә быел гына шулай кискен арткан?! Әнә шуңа да халык рәсми мәгълүматларга ышанмый, һаман да юк нәрсә ул, дип, саклану чараларына бармак аша карый. Битлек кигән очракта да, аны штрафлар белән проблема булмасын өчен генә кия. Ә аны иягеңә чорныйсыңмы, колагыңа эләсеңме – штраф салучылар өчен барыбер. Югыйсә, битлек авызны, борынны капларга тиеш, даими алыштырып торырга, кулларны юарга кирәк…

Бүгенге пандемияне икенче дулкын дип бәяләсәләр дә, белгечләр арасында, аның язгы пандемиядән соң тукталганы да булмады, дип аңлатучылар бар. Ләкин дәүләт язын керткән чикләүләрне кабул итәргә әзер түгел. Русия икенче шундый икътисадый тәгәрәүне бик авыр кичерәчәк. Бик күп предприятиеләр бөлгенлеккә төшәчәк.

Рәсми эшләүчеләрнең кереме язгы чикләүләр вакытында 841 млд сумга кимеде. Донор, нык икътисадлы төбәкләр аеруча зыян күрде. Мәскәү, Санкт-Петербург һ.б. күп төбәкләр арасында зыян күрү буенча Татарстан да «алдынгы» – бездә 30 млд сумга якын хезмәт хакы кимрәк түләнгән, дип яза Газета.ру. 2нче кварталда уртача хезмәт хакына чагыштырып исәпләгәндә һәр русияле 7 процент керемен югалткан. Кризис дәвам итә бит әле… Димәк, 2021нче елга фаразлар ясарга куркыта. Әнә шуңа да таҗлы вирус тудырган бүгенге вәзгыятьнең чын асылы әйтелмидер. Әле хисапларда оптимизм да чагыла. Премьер-министр Мишустин инфляцияне 3 процент дәрәҗәсендә тота алдык, икътисадны торгызу фаразланганнан тизрәк темпта бара, дип тә сөендерә.

Хөкүмәт башлыгы оптимист, анысы. Әнә Кырымда су проблемаларын хәл итәргә 50 миллиард сум да бирелде. Булышсын инде, Кырым үзебезнеке бит хәзер. Моның белән безнең бәхетебез икеләтә «артты» бит заманында. Тик ул акчаларны әрәм-шәрәм итеп кенә бетермәсеннәр…

Мишустинның оптимизмыннан айнып, җиргә төшсәк, шул ук поликлиникалар, больницалар, бәяләр, хезмәт хаклары тоткарлану, предприятиеләрнең ябылу ихтималы… Запасыбыз күпмегә җитәр, билгесез. Мин Мишустиннан аермалы буларак, никтер пессимистрак. Әллә инде җәяү йөргәнгә, барын да астан, түбәннән күреп торганга, көн дә моң-зарларын төяп редакциябезгә шалтыратучылар күп булганга… Белмим, бер дә пессимист буласы килми үзе, матур киләчәк тели күңел.

Төшенкелеккә бирелмик, сәламәт булсак, бары да булыр. Бер-беребезне саклыйк, сакланыйк, сәламәтлегебезне ныгытыйк, иммунитетыбызны авырулар белән каршы алу ихтималына әзерлик.

Ихтирам белән, иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии