Алдынгы: бәяләрме, әллә тормыш дәрәҗәсе беләнме?

Алдынгы: бәяләрме, әллә тормыш дәрәҗәсе беләнме?

«2022нче ел нәтиҗәләре буенча Русия дөньяда иң көчле икътисадый үсешкә ирешкән беренче бишлеккә керде. Бу скептик экспертлар, бигрәк тә Көнбатышның пессимистик фаразларына карамастан», – дип белдергән иде Русия президенты Владимир Путин Стратегик үсеш һәм милли проектлар шурасында. Халыкның сатып алу мөмкинлеге һәм икътисад күләме буенча исә Русия Алманияне дә узып киткән. Президент бу мәгълүматны Бөтендөнья банкы мәгълүматларына таянып ирештерде. Президент сүзләренчә, Русия җитештерүчеләре яңа базар мәйданнарын үзләштерә, көнбатыш эшмәкәрләре киткәннән соң аларның урынын эшкә җигә икән.
Мондый куандыра торган белдерүне президент август ахырында җиткерде. Инде алга таба шатланып кына яшисе кала. Рәсми статистика да әллә-ни борчылырлык мәгълүматлар әйтми. Инфляция дә планлаштырылганча, 4 процент тирәсендә бөтерелә, дип бәян ителә. 2023нче елның 8 аена ул уртача 4,39 процент булган. Артса да 5 – 6 тирәсеннән узмас, дип тә куялар. Яшелчә-җиләк-җимеш бәяләре кыйммәтләнмәсә, бу инфляция дигәннәре тагын да түбәнрәк булыр иде әле, дип тә өстиләр. Әмма кишер бәясе инфляциягә зур йогынты ясыймы икән?! Инфляцияне мәтәлдерә торган төп күрсәткеч – ягулык-энергетика хакы. Ә ул рекордлы адымнар белән өскә үрмәли. Һәркем ирексездән АЗСлар каршындагы таблоларны күзлидер. Миңа кирәкле АИ-92 бензины да 50 сумның теге ягына сикерде бит. Әле ул «Таиф-НК» челтәрендә генә 49 сум 40 тиен. Алар да 5 ай эчендә 4 сумга якын күтәреп куйдылар. Кыскасы миңа бер кило кишер әллә никадәр вакытка җитә. Ә менә бензин атна саен ким дигәндә мең-ярым сумлык кирәк. 
Шушы АЗСлардагы таблоларны күргәч, долларның рубльне тәмам хәлсезләндерүен күзәтеп торып, инфляциянең нормада булуы ышандырамы? Сатып алу мөмкинлегебезнең дә шәпләнүеме бу? 
Ягулык-майлау материаллары тирәсендә эш иткән бер танышым әйтте. Ул бер эре предприятиедә күпләп җибәрү бәяләрен аңлатты. Дизель ягулыгы быелның февраль аеннан 80 процентка кыйммәтләнгән, АИ 92 бензины 81, АИ 95 – 98 процентка күтәрелгән. АЗСларда алай ук кыйммәтләнмәде диярсез, бензинның литрлап сатканда тыгызлыгы үзгәрә, шуңа авырлык белән чагышмый. Ләкин бүген АЗСлар нигездә зыянга эшләргә мәҗбүр. Мәсәлән бүгенге көндә «Танайка»да дизель ягулыгын күмәртәләп сату 82 мең сум тора. Димәк, АЗСлар аның литрын кимендә 75 сумга җибәрергә тиеш, юкса банкротка чыгачаклар. Бүген ул уртача 59 – 60 сум тора. Әлеге вәзгыятьтән чыгып караганда, ягулыкны заводлардан түгел, АЗСлардан сатып алу отышлырак булырга мөмкин. 
Дөрес, АЗСларда бәяләр төрле. Бу ширкәтнең эреме, вакмы булуыннан тора. «Танайка», «ТАИФ-НК» кебек үзләре җитештерүче, үзләре үк сатучылар әле бәяне тотып торырга тырыша. Ләкин бу да озакка бармас. 
Кайбер төбәкләрдә ягулык дефицит. Аеруча Кырымда хәлләр мөшкел. АЗСлар ябыла. Чөнки ягулык җитми, дәүләт куйган ташламаларны файдаланып эчке базардан сатып алып Төркиягә куучы ширкәтләр бар, моны хөкүмәт вәкилләре дә таный... 
Кыскасы, ягулык базарындагы кризисның сәбәпләре күп. Биржада бәяләр инде өч ай дәвамында моңарчы күрелмәгән рекордлы тизлектә өскә үрли. Хакимият нигезле чаралар күрә алмый. Ягулыкны экспортка чыгару дәвам итә. Эчке базарда сату отышсыз. Ә нефтьнең халыкара бәясе күтәрелә. Ләкин безгә бу да файдага түгел, чөнки бәягә чик куелган. Артык хакка сата алмыйбыз. Санкцияләрдән куркып аны бездән алмаячаклар. 
Мондый шартларда авыл хуҗалыгы тармагына нишләргә? Уңышны җыеп ала алдык. Әмма киләсе ел уңышына нигез саласы бар бит. Болай да иген игү зыянлы булган чакта, хәлләр мөшкелләнә. Танышларымнан: «Җирне тиешенчә эшкәртеп калдыра алмыйбыз инде. Бу хакта кычкырып әйтмибез генә!» – дигән сүзләрне ишетергә туры килә.
Ягулык энергетика артыннан коммуналь түләүләр артыр дип фаразларга күрәзәче булырга кирәкми. Түләп булырмы? Инде әле үк Казанда яшәүчеләрнең торак-коммуналь түләүләр белән бәйле бурычлары 3,9 млд сумга җиткән. 
Илдә ашыгыч чаралар күрелмәсә, машиналар сирәгрәк кузгалыр, таксиларга утырмаска тырышырбыз (анда да бәяләр коточкыч күтәрелде), кибетләргә керергә куркып торырбыз. Торак базарында да кризис туу ихтималы бар (3нче биттән укы)... 
Германиядә дә шулаймы икән? Беләсе килә. Анда бездән начаррак булырга тиеш бит, сатып алулар мөмкинлеге буенча без аны узганбыз ләбаса. Алман халкы кызганыч. Ничек түзәләр икән?! 
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии