Депутатлар начар яши

Депутатлар начар яши

Әле депутатларыбыз өчен борчылып утырам. Хезмәт хаклары да аз икән, эшләре дә бик күп, мәшәкатьле… «Бердәм Русия» фиркасеннән Русия дәүләт Думасы депутаты Раиса Кармазина Думаның бюджет һәм салымнар буенча комитет утырышында мәсьәләне кабыргасы белән куйды. ИТАР-ТАСС хәбәренә караганда ул болай дип белдергән: «Мин билгеле аңлыйм, бу мәсьәлә монда хәл ителергә тиеш түгелдер, әмма ул мине бик борчый. Без кайчан министрлар кебек үк бер дәрәҗәдәге хезмәт хакы ала башларбыз. Без бит министрлар дәрәҗәсендә. Әнә министрлар декларациясен карагыз да, депутатларныкына күз салыгыз…» – диде Кармазина.

Кызганыч, бу Кармазина дигән ханым теге сайланырга тиешле исемлеккә берәр җаен табып кергәндер инде. Һәм ул, минемчә, Думага үзен сайлап куйган халыкның мәнфәгатен кайгыртырга җыенып менеп утырмаган.

Әле «Эхо Москвы» радиосыннан бер мәзәк сөйләделәр. Бер мужикка караңгы тыкрыкта гел килеп тәмәке сораганнар һәм гел ипи шүрлегенә менеп төшә торган булганнар. Даими кабатланып торган бу күренештән тәмам алҗыган мескен, үзен кыерсытучылардан аптырап сораган. «Кайчан тартып туясыз инде сез тәмәкене?»

Менә депутатларыбыз да намуслы тормыш, авыр хезмәтләре турында әкият иҗат итә башласа, артыма утырам. Теге кыйналган мужик кебек сорыйсым килә: сез кайчан тартып туясыз? Әллә артыграк тартып маташасызмы, төтен дә исертә бит…

Тизрәк арттырырга кирәк депутатларның акчасын. Ачтан үләргә мөмкиннәр алайса. Кочагы белән соцпакетлар, шәхси машиналар, депутатлык эшчәнлеге өчен миллиардлаган чыгымнар, командировка акчалары, бушлай ял… һәм уртача 150 мең сум. Каян җитсен бу акча депутатка?!

Әйе, безнең мескен депутатларыбыз чит илләрдә, Мәскәүдә апартаментлар сатып ала. Аннан ул фатирларның үзләренеке түгеллеге, ә бәлки 17–18 яшьлек кызларыныкы икәнлеге ачыклана. Мөгаен, шул мескен 150 мең сумга да алып була торгандыр ул кыйммәтле апартаментларны. Ә бәлки, акчасы ул башка – алтынланган, аның үзкыйммәте, безнең ише гади халык кулланган тәңкә белән чагыштырырлык түгелдер. Ай саен 150 мең сум акчага очын-очка ялгап яшәп, Флоридада миллион ярым долларлык фатирны ничек алырга? Без кулланган гади рубль белән, үзебезчә гади арифметика белән чутлап карасак, мескен Флоридада миллион ярым долларлык фатир алу өчен 310 ай булып утырырга тиеш. Бу 25 ел дигән сүз. Шуңа күрә министрлар белән тиңләштерик депутатларыбызны да. Тагын да әйбәт яшәсеннәр. Кармазина безне министрларның да, депутатларның да декларацияләренә күз салырга чакырды. Әйдә, күз салыйк әле. Анда урыс әйтмешли «особая математика, без бутылки не разберешься…» Ә андый математикада казынырлык системабыз булдырылмаган әле.

Шулай да депутатлар соңгы вакытта нервылана башлады. Берсен-берсе чага, эзли, фаш итә. Чит илләрдәге мөлкәтләрен хисаплыйлар, кемдер ялган профессор булып йөргән. Һәм… үзара гына тарткалашып калмыйлар, журналистларга каршы сугыш ачмакчылар. Әле менә газетаны нәшриятка җибәрергә әзерләгәндә ЛДПР лидеры Жириновский һәм «Бердәм Русия» фракциясе вәкилләре матбугатка җитди гаеп белән чыкты. Без илебезнең патриотлары түгелбез, яшәргә комачаулыйбыз икән. Жириновский «Московский комсомолец», «Эхо Москвы», «Новая газета» һәм телеканал «Дождь»ның бугазын томаларга чакырды. «Бердәмрусияле»ләр журналистларны сүз иреген явызларча файдалануда гаепләде. Өстә саналган мәгълүмат чаралары көн-төн илне пычрата. «Әгәр бездә начар икән, китегез әйбәт илгә», дип ярсыды ЛДПР лидеры.

Нәрсә әйтим, мин, мәсәлән, Жириновскийның һәм аның янындагы депутатларның гына әйбәт яшәвен теләмим, бар халыкның да үз ватанында бәхетле булуын телим. Сүз иреген кысу – ул инде синең яшерер гөнаһың бар дигән сүз.

Алай дисәң, бүген сүз иреге дигәндә, аның сүзе генә калып бара төсле. Хәер, «Безнең гәҗит» әле яши икән, ирек юк, дия алмыйбыз. Сүз уңаеннан искәртәм, бары 1нче апрельгә кадәр генә «БГ»га киләсе ярты еллык өчен бүгенге арзан хактан язылып калып була. 1нче апрельдән 6 айга язылу хакы 333 сум буласы. Ә бүген ул 315 сум. Бу хәбәрне башкаларга да җиткерегез.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии