Дан-шөһрәт тапланды

Дан-шөһрәт тапланды

Казан – бүген билгеле шәһәр. Татарстанны чит илләрдә дә торган саен күбрәк беләләр. Казан спорт командалары белән данлы. «Акбарс», «Рубин» диюгә Русиянең теләсә-кайсы төбәгендәге урыс та бу командаларның Казанныкы, Татарстаннан икәнен әйтә ала торгандыр. Гәрчә, ул командаларда спортчылар шактый кыйммәткә читтән сатып алынса да, ул Казанныкы санала. Универсиаданы да үзебездә үткәрү хокукын яулап алдык. Башка чемпионатлар үтү өчен дә мөмкинлекләр булдырыла. Әйтик, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын күрәсебез бар. Әле болай дәвам итсә, Олимпиадаларга кадәр үрли алырбыз. Әле генә Евровидениегә дә күз аткан идек. Әмма барып чыкмады. Казанда туган татар кызы Аида Гарифуллина һәм Мәскәүдә туган, әтисе татар булган Тимур Юнысов (Тимати) катнашты анда. Әмма алар 3нче урынга гына калды. Алар Мәскәүдән соң Бакуда җиңү яуласа (Евровидение фестиваленең чираттагысы шунда узасы), Евровидение Казанга да киләсе иде. Шуңа күрә матбугатта, интернетта Аида белән Тиматины «безнекеләр» дип атап, алар өчен бөтен республика җан атты. Әлбәттә, Тиматиның татарлыгы, үзен Татарстанныкы дип санавы бик шикле һәм аның белән мин никтер горурланырга да базмыйм, үзен татар дип санамаса яхшырактыр, дигән карашта торам. Чөнки кыланмышы, сурәте милләтебезгә ярашлы түгел. Май аенда Бакуда үтәчәк Евровидение бәйгесендә Русияне, Удмуртча җырлап бар залны аякка бастырган «Буран әбиләре» вәкиллек итәчәк.

Чынлап та, кыйммәткә төшсә дә, зур спорт, төрле купшы бәйрәмнәр, ахыр килеп Евровидение өчен дә тарткалашу, безгә файдагамы?

Әлбәттә, Татарстанны таныту өчен бар чаралар да яхшы. Әмма мине халкымның, милләтемнең социаль һәм рухи халәте, авылымдагы мәктәп, больница язмышы борчый. Авылым оптимизацияләнә, аның авызыннан өзеп спорт үстерелә дип саныйм… Якташларымның торган җирләре хуҗасы була алмаулары эчемне пошыра. Инвесторларның авыл кешесен хөрмәтләмәве, чарасызлык, хокуксызлык… Мәктәпсез, больницасыз калган авылдашларым Евровидение өчен дә, Универсиада өчен дә сөенәдер дип уйламыйм.

КАРА ТАП

Хәер, Татарстанны зур акчалар тотмый да танытып була икән. Бу арада Казан телдән төшми. Моның өчен без полициябезгә «рәхмәтле». «» бүлекчәсендә 52 яшьлек ирнең шешә белән көчләп үтерелүе турындагы хәбәрләр сайлау нәтиҗәләре, андагы хәрәмләшүләр турындагы вәзгыятьне дә оныттырды. Рәсми Мәскәү моның өчен Казанга рәхмәтле дә булырга тиештер әле. Шуңа күрә бу вакыйгага кайта-кайта шаукым өстәлә. Юкса, хәзер властька оппозициянең тавышы бөтенләй ишетелмәс булды, бар сөйләшү Казан полициясе турында гына…

Әйе, бу рәвешле дә танылып була. Хәзер Казанны спорт шәһәре дип кенә түгел, маньяк полицейскийлар эшли торган кала дип тә беләләр. Гәрчә, моңа охшашлы вакыйгалар бер Казанда гына булмаса да. Интернетка сорау бирсәң, шәһәрләр тезелеп китә: кайда кыйнаганнар, үтергәннәр, казанлылар кебек көчләү очраклары да бар. Полициядәге әлеге хәлләр Казанныкы гына түгел, ул системалы.

Ә сәбәбе гади: законнарның адреслы булуы, кемнәргә бар, кемнәргә юк ул…

КҮРӘЗӘЧЕ

25нче гыйнвар санында кара даны таралган «Дальний» бүлекчәсендәге хәлләр турында яздык. Әмма реакция булмады. Бары тик таныш-белеш кенә: «Дальний»мы, анда ужас, баш тыга торган түгел», – дип тел шартлатты. Һәм без яклаган кызның гаепле итеп калдырылачагын фараз иттеләр. Әгәр шул чакта мәкаләбезгә игътибар булган булса… Назаров та исән калыр иде. Юк, коррупция, ришвәтчелек, кул кулны юу, уңайсызларны юк итү, хисап белән макталырга нахак гаеп тагу… болар хакында сөйләп тормыйм. Системаның ни өчен шулай кризислы булуының төп сәбәбе – Эчке органнардагы кадрлар бүлеге. Хезмәткәр берәр яман гамәл кылса, шунда ук хисап яңгырый: ул инде бу җинаятен кылганчы ук органнардан җибәрелгән булган икән… кадрлар бүлеге каян белә икән үз хезмәткәренең закон бозасын?! Шул рәвешле генә мундирны чистартып буламы?!

Изображение удалено.

Беркөн редакциябезгә 2 өлкән абый килеп керде. Берсе кызын, икенчесе улын җуйган. Ә кияүләре авыр хәлдә больницада. Юл кырыенда туктап, машинадагы җитешсезлекне тикшергән чакта, өсләренә полиция капитаны «менә». Туктап торган машина да, үзенеке дә металл ватыгы өеменә әйләнә. Яшь кыз шунда ук, ә егет юлда җан бирә. Ә капитан дөм исерек. Шунысы кызык, һәлакәтне ул 7нче февральдә ясый, ә кадрлар бүлеге аны 1нче февральдән азат итә. Һәм иң гаҗәбе, бүген бу капитанның аек түгеллеген исбатлау мөмкин түгел. Ул медицина тикшерүе үтмәгән. Мондый очракларны тагын да санап китәргә була. Юл һәлакәтенә тарган чакта ЮХИДИ инспекторлары һәлакәт схемасын сызмый, болай гына язып куя. Ә корбанның таләп итәргә хәле юк, аны «Ашыгыч ярдәм» алып китә…

Милицияне күп акчалар исраф итеп полициягә алыштырдык. Элмә такта гына үзгәртсә иде ул дөньяны (без моның буш гамәл булуын күп тапкырлар яздык)?! Мин үземнең Илфат исемен әллә кем итеп куйсам да, гел үзем булып калам бит инде. Бу бик гади югыйсә.

КЕМНӘР ЭШЛИ?

Әле берничә көн элек паспорт өстәлендә бер вакыйгага тардым. Документларымны ялгыш тутырганнар да, төзәтергә кабат кердем. Кабул итү бүлмәсендә документ көтеп бик җитди кыяфәтле абзый утыра. Ханым гафу үтенеп, минем документларны төзәтә башлагач, теге ир дорфа гына:

– Чират торырга кирәк, – дип миңа приказ бирде. Сөйләшү тоны органнардан икәнен күрсәтә.

– Мин чират торып кереп чыктым инде, ә хәзер хатамны гына төзәтәм. Бу минем гаеп түгел, – дим.

– Ә кемнеке? Барыбер яңадан бас чиратка. Хәзер син җәмәгать иминлеген бозасың. Протокол төзергәме? – ди бу миңа.

Законнарны белүемне аңлата башлагач, бу үзенең дәү кеше булуын искәртергә кереште. Ә миңа кем булуың барыбер, дидем. Абзый эшен бетереп чыгып китте, әмма кайтып китмәгән булып чыкты. Мине көтә икән.

– Әйдә, проедем, в полицию, ты нарушил общественный порядок. Или сейчас вызову сам, – ди бу.

– Киттек, кая телисең. Машинаң юкмы, әнә минеке. Туп-туры «Дальний»га китә алабыз… – дип тезеп киттем. Һәм үзем белән таныштырып, кисәтеп, 02не җыярга дип трубканы алдым.

Абзый йомшарды, артыннан сүгенеп калуыма да игътибар итми, элдерде генә.

Менә кемнәр эшли бүген полициядә. Шуннан ник хөрмәт юк соң үзләренә дип аптырыйсы түгел. Әлбәттә, бар да бер чыбыктан түгел. Әмма бер шапшак сыер бар абзарны буйый. Кызганычка каршы шапшак вакыйгалар күбәйде. Иминлегемне шешә белән кеше көчләүче маньяк вәхшиләр саклый дип куркып яшим. Шул вәхшиләр, кыйммәт бәягә төшкән Татарстан данын да пычрата. Андыйлар иң кырыс җәзасын алырга, ә полиция чын реформалар кичерергә, чистарынырга тиеш.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

P.S. Казан хокук яклау үзәге Татарстан прокуроры Кафил Әмировка «Дальний» бүлекчәсе хезмәткәрләре катнашы булган суд эшләренең яңадан тикшерелүен сорап мөрәҗәгать итте. Иң беренче чиратта, үз җинаятен танып күрсәтмә бирүчеләр һәм шикләнелеп кулга алынучылар арасыннан үз гаебен танучылар тикшерелергә тиеш дип исәпли алар. Чөнки гаепне үз өстенә алдыру өчен әлеге бүлекчә хезмәткәрләре янау, җәберләү ысулын кулланган булырга мөмкин. «Дальний» бүлекчәсен дөньяга таныткан җинаять очракларының кайберләре турында 5нче биттән укыгыз.

Сүз уңаеннан, Эчке эшләр органнары эшчәнлеген тикшерү максатыннан, Казанга РФ генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев җитәкчелегендәге комиссия килде. 20-30 март көннәрендә ТР прокуратурасында республикабыздагы полиция хезмәткәрләренең законсыз эшчәнлеге белән очрашкан гражданнарны кабул итү булачак. Алдан язылу өчен телефон: 291-19-25. Граҗданнардан гаризалар РФ генераль прокуратурасы идарәсе интернет сайты аша һәм ышаныч телефоныннан (8 (831) 421-47-23) кабул ителәчәк.

Дан-шөһрәт тапланды , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии