Миңа хәер бирделәр…

Миңа хәер бирделәр…

Тормышта ниләр генә булмый. Беркайчан да беркайчан дип әйтмә, ди татарлар. Ә урыслар, не суди, не будешь судим, дип җаваплый. Мин бик тә авыр хәлгә калдым бит әле.

Дусларыбыздан кунактан кайтышлый хатыным белән такси гына чакырдык. Юл уңаенда улыбызның гаиләсенә кереп хәлләрен белеп, оныгыбызны сөеп чыгасы идек. Шуннан мин сәфәремне килеп туктаган автобуска йөгереп кереп дәвам иттем. Менә якынлаша. Ә мин кесәмә тыгылдым. Берсен актарам, икенчесен. Бер кесәмдә 7 сум акчам бар. Юкса, таксига түләдем, 6–7 мең сум акчам калган иде. Ә төрткәләп үк кычкыра: «Мужчина будете платить, или выходите!» Аңа җавапларга туры килде. «Эзлим, акчам бар иде, тик зинһар кычкыра күрмәгез, алайса, кисәтәм, иренмәм, артыннан йөрермен, сезне эшегездән кудыртырмын», – дим. Шунда хатыныма шалтыратам: «Таксига түләгәч, хәтерләмисеңме, ялгыш анда калдырмадым бит инде. Автобуска түләргә акчам калмаган…» дим. Бу арада теге тагын 2 тапкыр килеп мине «каккалап» китте. Шунда каршымда торган бер кыз борылды да миңа бер уч суза: «Борчылмагыз, сезгә күпме кирәк, алыгыз!» – ди бу. Мин башымны идем. Чөнки беркайчан да, хәтта Коръән мәҗлесләрендә дә сәдака алганым юк. «Мин алай ала алмыйм!» дим. Борчылмагыз. Алыгыз инде, дип аның саен тынычландыра, теге инсафлы бала. Күземне йомдым да, кесәмдәге бар акчамны алып, санамый гына нидер алып кондукторга суздым. Теге тагын 1 сумың җитми, дип шәрран яра. Алып бирдем.

– Мужчина, возьмите сдачу, – дип теге автобусны яңгыратуын дәвам итә.

– Әнә бу кызга бирегез, дим. Билеты да аңа…

Күзләрем дымланды, җир йөзендә шулай авыр хәлдә калган күпме адәм баласы бардыр. Шулар күз алдыма килеп басты. Әле ярый билетсыз гына калса…

Мин берничә ел элек телевидениедә эшләгәндә, шул урамда калган сукбайларның тормышын күзаллау өчен, яшерен камералар астында Казан урамнарында хәер сорашып та йөргән идем. Телевизион тапшыру ясадым. Халыкның йорт-җирсез сукбайларга мөнәсәбәтен, шул сукбайларның ниләр кичерүен ачыкларга теләдем. Кеше ник сукмагын җуя? Ник үзен, кешелек сыйфатларын югалта? Максатым шуны ачыклау иде. Аңладым. Барыр юлыңны, язмышыңны югалту бик тиз. Упкынга 1 адым да юк. Ә менә шул югалган сукмагыңны эзләп табу мөмкин микән?! Олы юлга чыгу өчен ничәмә километр юл үтәсе, гомер кичерәсе… Шул баткаклыкта, киресенчә, катлаулы язмышыңа чәбәләнә генә барасың. Сиңа ярдәм итүчеләр дә табылырга мөмкин, анысы… Тик бу могҗизага тиң, күз алдына китереп булмый торган күренеш.

Моны ачыкладым, әмма хәзерге автобустагы кебек халәт кичермәгән идем ул чакта. Күз яшьләремне тыеп теге чибәркәйгә үземнең координатларым күрсәтелгән визит карточкасын суздым, рәхмәт әйтеп төшеп калдым.

Мин кондукторга үпкәләмим. Миндәй «сукбайлар» белән көнозын очрашадыр. Ә менә теге кыз күз алдымнан китми. Мин каушавымнан аның телефонын сорарга онытканмын. Автобус киткәч кенә айныдым.

Изге күңелле инсафлы бала! Бәлкем бу газетаны укырсың, шалтырат минем карточкадагы телефоннарга. Мин сиңа тиешенчә рәхмәт тә әйтә алмадым. Бурычымны түләр идем.

Бар бу дөньяда изге күңелле затлар. Вокзалларда, урамнарда шушы кыз кебек үземнең дә ярдәм иткәннәрем бихисап. Алданганнарым да җитәрлек. Ләкин яхшылык эзсез калмый. Менә бу кыз да минем өчен чиксез зур игелек кылды. Мин инде үземне бар автобус күзәтә кебек тойдым. Артымда, кара инде, бу булдыксыз, сукбайны, дип уйлыйлар кебек тоелды…

Дөньяны игелек яшәтә. Рәхмәт игелек иясе!!! Белмим, синнән 10 суммы, 15 суммы алдым. Әмма ул бик кыйммәт булды.

Мин гомерем буе сиңа догалы булырмын. Рәхмәт.

Ә акчам югалмаган. Перчаткалар арасына кереп кысылган гына булган… Каушавымнан мин аны тирәнгәрәк тыгып куйганмын, ахыры…

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Миңа хәер бирделәр... , 4.9 out of 5 based on 7 ratings

Комментарии