«Булмас димә, Русия бу!»

«Булмас димә, Русия бу!»

Булмас димә, дөнья бу, дип әйтәләр гадәттә, ә мин аны үзебезчәләттем, үзгәрттем...

Мин хәзер Төркиядә ял итәм. Тынгысыз эш режимым (әле шуңа «Тәртип» радиосында иртәнге тапшыруларны алып бара башлавым өстәлде), узган көздә статистиканы бозмый гына ковид белән дә авырып алуыммы, кичекмәстән ял кирәклеген аңладым. Менә хәзер хезмәттәшләрем, редакция белән интернет аша хәбәрләшеп, эш белән ялны берләштереп ятышым. Тик кичә почтама бер куркыныч хат алдым: минем машинама арест салынган. Авылымда теркәлгәнлектән бу арестны Арча суд приставы Р.Р.Кавиева эшләгән дип аңладым. Моннан торып Русиядәге оешмалар белән элемтәгә чыгу үтә кыен эш, әле туган өйдә булып та күп нәрсәләргә җавап табу мөмкин түгел, диярлек. Моннан берничә ел элек ялгыш салынган арестны төшерә алмый 2 ел интеккән идем. Мәскәү районы суд приставлары барган саен, монда сезнең бар да тәртиптә, борчылмагыз, дип кайтаралар да, аннан тыныч кына яшәп ятканда, тиктомалдан проблема калка да чыга. Судка бирер чиккә җитеп, инде барып зур җәнҗал оештыргач, журналист тикшерүе үткәрә башлагач кына мәсьәлә хәл ителде. Ул җиңел генә эшләнәсе булган икән югыйсә, бер сүз белән әйткәндә, Казанның Мәскәү районы суд приставларында «бардак» иде, хәзер белмим. Моннан элек тә очрашкан идем алар белән, анысында кораллы кешеләр килеп өемнән иртәнге 6да алып киттеләр... Сайлаулар үткәннән соңгы атна иде ул. Ә без сайлауларның Мәскәү районында ничек үткәнен язарга участокларда эшләп комачулык тудырганбыз... Минем «кулга алынуым» турында язмаган матбугат чарасы калмады ул чакта. Җәнҗал туганга үзләре дә үкенде ахырда...

Инде менә яңасы. Әле моның серен белмим, аңламадым. Кайткач кызык күрәсем бар. Чөнки бурычым үзе үк бик гаҗәп кызык. Чөнки ул «бик зур» – төп-төгәл 31 тиен?! Юк, сум да түгел, тиен, ягъни 0,31 рубль дигәннәр. Сатулашып тормадым, инде түләдем. Түләмәсәм дә курыкмыйм. 10 яшьлек машинамны 700 мең сум тирәсенә алган идем кайчандыр, кем әйтмешли, сдачасы да калачак бит әле үземә?! Мин ничек шулай хулиган булып киткәнмендер, әле аңламыйм. Бихисап эш башкарылгандыр моны ачыклар өчен. Суд приставларына барып җиткәч, судлары да булгандыр бит инде...

Моннан берничә ел элек бер дустымның банклардагы исәп-хисап счеларын томалаганнар иде. Аның да бурычы булган. 0,02 рубль (!), ягъни төп-төгәл 2 тиен. Шактый белешмәләр җыеп, үзенең алай ук начар кеше түгеллеген исбатлап хәйран йөрде.

Мин бу хәлне телгә алмаган булыр идем әлегә, кайткач тәмләп язармын дигән идем. Тик бүген «Газета.Ru»дагы бер хәбәргә юлыктым. Мәскәүдә яшәүче Анна Дозорцеваны АКШка эшлекле сәфәргә чыгармаганнар. Ул юлга җыенганда, минем кебек үк, дәүләт белән алыш-бирештә бурычларым юкмы, дип тикшергән. Бар да «0» күрсәткән. Ә менә самолетка утырырга теркәлә башлагач, аны чиктән үткәрмәгәннәр: бурычларыннан качып йөрүче булып чыккан бит – аның ниндидер транспрт салымы түләнмәгән... Күпме дисез?! Әйе бик күп – 6 тиен ягъни 0,06 рубль. Ул пристав карарында күрсәтелгән номерларга шалтыратырга тотынган. Трубканы алучы булмаган. Самолет Аннасыз очып киткән. Анна әле дә булса суд приставларын эзли дип яза «Газета.Ру».

Суд приставлары исәнгерәгәнче мин дә китеп калдым ахры, мине дә чыгармаслар иде, мөгаен. Что син, 31 тиен бурычың була торып нинди ял ди ул?! Тик шунысы да бар әле, «Безнең гәҗит» редакциясе дә эшмәкәрләр кебек үк, чутсыз санда салымнар түли. Артыграк түләнгәннәре ди бихисап. Дәүләт миңа 31 тиен генә түгел, йөзәр мең сумда бурычлы. Тик аны алу мөмкин түгел. Мең сәбәп табыла, шул сәбәпләрне ачыклаганчы елы үтеп китә. Менә шулай кызык ил безнең ватаныбыз РУСИЯ! Анда үзеңнең тиенгә торганыңны һәр адымда исбатлап торалар. «Булмас димә, Русия бу!»

Һәркайсыбызга сабырлык теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии