Хәерчеләр йөрер төркем-төркем…

Хәерчеләр йөрер төркем-төркем…

Әле бер танышым зарлана: ул эшләгән кунакханәне шәхси кулларга саталар. Һәм яңа хуҗа яңа тәртипләр урнаштыра икән. Ягъни танышым һәм аның коллегалары эшсез каласы. Иң аянычы – мондый хәбәрләр яңалык түгел. Каян эш табасы? Шулай, якты чырай эзли торгач, табасың… бушлай эшли торганны. Ошамаса, әнә ишек… Каян килдең – шунда кит! Хуҗа кеше шулай эшләтсә генә, байый ала бит. Әле сиңа акча түләсә, салымнары никадәр?! Шуңа тиеннәрне дә конверт белән тапшыру ягын карый ул. Эшче кая барсын?! Бик разый булып, рәхмәтләр укып, эченнән генә карганып эшли бирә.

Икенче бер танышым инде күп еллардан бирле базарда сату итә. Үзенең хезмәт кенәгәсенең кайдалыгын да белми. Аңа пенсиягә дә ерак калмаган.

– Пенсиягә чыгарга уйламыйсыңмы әллә? – дип сорадым.

– Кая барыйм инде? Рәсмиләштерик, дисәк, китегез! – ди бит хуҗа.

– Инде шул гомер сату итеп, үз сату ноктаңны булдырыр идең, – дим.

– Бар кеше дә булдыра алмый бит. Аның өчен азмы-күпме мая кирәк. Балалар үстерәсе бар. Бурычка алып эш башларга куркам.

Балачактагы такмак искә төшә. «Килер бер көн – хәерчеләр йөрер төркем-төркем…»

Рәсми мәгълүматларга караганда, эшләр алай ук хөрти түгел икән әле. Әмма түбәндәге күрсәткечләрне күреп, үзегезнең нинди төр катлам халыкка кергәнне чамалагыз. Сез саналасызмы, әллә хәерчеме?

Әле беркөнне Мәскәү белән Пекин арасында телекүпер оештырылган иде. Әлеге тапшыруда катнашучылар урысча хәерчелек нинди була да, кытайчасы ничек, дип чагыштырып, бәхәсләште. Экспертлар, сәясәтчеләр сөйләменнән шуны аңлап калдым: Русиядә хәерчелекне рәсми рәвештә 2 төрле билге белән аралыйлар, ягъни квадрат метр һәм керем белән үлчиләр.

Бездә бөтенләй дип, торыр урыны да, кереме дә булмаганнар, я шуның берсенә генә ия булганнар санала. Болар русиялеләрнең 16%ы икән.

Тормышлары бөтен түгел, дип саналучылар бер кеше башына 18 кв.м. торакка һәм 3 яшәү минимумына (20 мең сум) керемгә ия. Андыйлар – 40%.

Урта дәрәҗәдәге түбән тормышлылар – 37%. Болар гаиләнең һәр әгъзасына 18дән алып 30 кв. метрга кадәр торакка, 7 яшәү минимумына (40 мең сум) ия.

Урта класс – 30–60 кв. метрлы тораклы һәм 7дән алып 11 яшәү минимумына кадәр керем алучылар. Һәм менә шушы катламнан баераклар байлар исемлегенә кертелә.

Әлеге исемлектән үк Русия халкының күпчелеген авыр тормышлылар тәшкил иткәне күренсә дә, мин үзем ышанып бетмим әле бу статистиканың дөреслегенә. Чөнки үзебезнең гаиләбезне һичьюгы урта класска кертәсем килгән иде. Юк, булмый. Мин үземнең ишле гаиләм белән бөтенләй үк хәерче булмасам да, 37 – 40%лы катламнарга керәм. Тирә-ягымдагы танышларым арасында да урта катлам юк икән, ләбаса. Авылыма да кайтып эзләп карыйм, урта хәллеләр табылмый… Байлар турында әйткән дә юк.

Инде байлыкны кытайча үлчәп карыйм. Әлеге телекүпердән аңлавымны язам.

Кытайда авылда яшәүче 300 млн хәерче бар икән. Алар шәһәргә сезонлы эшләргә килә. Ялсыз, отпускысыз эшләп 60 юан (якынча 270 сум) алалар. Түләүсез торакта бушлай тукланып яшиләр.

Кытай компартиясе күзлегеннән караганда, илдәге байлар айга 3,5 мең юан (безнеңчә, 14 мең сум) ала. Ә инде чын байлар, дип 8 мең юан (35 мең сум) алучылар санала. Алар өчен хәзер салымнарны арттырырга җыеналар.

2020НЧЕ ЕЛДА БӘХЕТЛЕ ИТӘЧӘК

Хәер, борчыласы юк. Безнең «Стратегия-2020» планы бар бит әле. В. Путинның бу вәгъдә-планы барып чыкса, безгә шәп итеп көн күрә башларга 8 генә ел калып бара. Ничек тә түзәрбез, Аллаһы боерса. Тик СССР заманыннан ук төрле вәгъдәләрне күргән, хәтта ышанып караган кеше буларак, никтер бу юлы күңел үсенми бит әле. Әллә 1980нче елга аерым бер дәүләттә, ягъни Совет илендә Ленин бабабыз, Маркс белән Энгельс хыялланган коммунизмда яши башлаячакбыз, дигән хыялның, аннан М. Горбачевның фатирларында яшәп карый алмавыбыз галәмәтеме, монысына ышана алмыйм. Чөнки бүгенге ул чор белән чагыштырырлыкмыни?! Әйтик, без әле шул төзелеп бетмәгән коммунизмда ниләр генә сатмый идек, кайсын бушлай, кайсын сатып өләштек. Кытай белән аралар андагы шәхес культы вакытында гына бераз суынып алды. Аңарчы да, аннан соң әле кайчан гына кытайлылар безнең техникада, тракторларда җилдерә иделәр. Бүген үзебез Кытайдан ни генә алмыйбыз. Без дә сатабыз… нефтьне. Башка әйберебезне алмыйлар. Хәзер юк та инде ул. Илебездә сатарлык әйбер калмады, диярлек. Булганы да таралырга тора. Шуңа, бер дә булмаса, арзанлы кытай товарына ябышабыз. Кытай безне ашата, киендерә, техникалы итә. Сыйфаты мөһим түгел. Арзан ич. Ул арзан, чөнки кытай акчасы нык тора, дәүләтләре бар дөньяда үзенә файдалы булган алыш-бирешләр генә алып бара. Кытайда товар күп, алучылар бар. Шуңа җитештерү дә чәчәк ата. Ә бездә сатар әйбер юк.

Мультфильмдагы мәче Матроскинның сүзе искә төште. «Берәр нәрсә сатып алыр өчен, ни дә булса сатарга кирәк», – дигән иде ул. Ни сатыйк? Сатар әйберләребез булса, без дә баер идек. Ә бүген, кайчандыр гөрләп эшләгән заводларыбыз арасында кайсысы гына тулы куәтенә эшли икән?! Бөтенләй үк таркалып бетмәгән завод-фабрикалар биналарын арендага тапшырып, акча эшли. Анда алыпсатарлар, сәүдәгәрләрнең чит ил, башлыча, шул ук Кытай, Вьетнам товарлары складлары тора. Базар бүген безнеке түгел, без ашаучылар гына. Нефть хисабына яшәүчеләр генә.

Заводлар, дигәннән, безнең газетабыз да кайчандыр гөрләп торган «Тасма» заводы территориясенә урнашкан типографиядә басыла. Анда инде заводның зур территориясенә эшмәкәрләр хуҗа. Беркөнне типографиягә кердем. Баксаң, әле саклаучылары шул ук икән. Территория ябык режимлы санала. Көчкә кереп чыктым. Тик режимлы объектның исеме генә калган. Завод җитәкчелеге, эшләмичә дә, аренда хакына менә дигән итеп яши ала икән. Шулай кызып китеп кытайлыларга да илебезне арендага бирмәсәк ярый инде. Алар бик теләп риза булырлар иде. Безнең ташландыкка чыгып баручы җиребездә гөлбакча үстерерләр иде. Ашлама-агу сибеп мул уңыш алып, безнең ише булдыксызларны ашату өчен.

2020нче елда да В. Путин илебез башлыгы булачак әле. Исән-сау гына була күрсен. Теге стратегик планын онытмасын өчен, гел язып, сөйләп торырга кирәк булыр. Бар кешенең дә шәп яшисе, бай буласы килә ич. Тик яшерен-батырын түгел, безнең илдә карак яки түрә (бәлкем, икесе дә бергә) булсаң гына бай була аласың бугай ул. Моны һәркем белә. Коррупция, эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру буенча Русия иң арткы урында – Венесуэла, Никарагуа, Украина һәм Боливия белән янәшә тора. Ә менә Грузия нәтиҗәле реформалары белән инвестицияләр өчен уңайлы шартлар тудырып, соңгы 5 ел эчендә кискен сикереш ясаган ил. Бәлкем, безгә ниндидер амбицияләрне читкә куеп, шул ук грузиннар белән дуслашып, алардан үрнәк алырга кирәктер?!

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Хәерчеләр йөрер төркем-төркем..., 3.5 out of 5 based on 6 ratings

Комментарии