Гимныңны беләсеңме?

Гимныңны беләсеңме?

Русиянең футбол җыелма командасы футболчылары Русия гимнын белми. Алар аны белергә һәм җырларга тиеш, дип белдерде Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко. Үзенең Европа чемпионатын күзәтеп баруын әйтеп, анда башка ил футболчыларының үз гимннарын башкаруын билгеләп үтте.

Сагыз чәйнәп көлешеп басып торган спортчыларга Путин да үпкәләп, берничә ел элек шелтә белдергән иде. Аннан соң гына бераз җитдиләнделәр. Әмма ихлас патриотлыкка бик ерак әле. Питерның элеккеге губернаторы Валентина апа хак сөйли. Чит ил спортчыларының кулларын күкрәкләренә куеп, дога укыгандай өскә карап, күз яшьләре белән елап җырлауларын күрү, кемгә ничектер, мине көнләштерә. Үз ватанын ничек яратуы йөзенә чыккан бит аларның.

Берничә чит илдә булганым бар. Төркиядә, мәсәлән, мәктәпкә кердек. Зур хәрефләр белән стенага тексты эленгән. Бу илдә ишетелсә утырып торырга ярамый. Аны мәктәп баласы гына түгел, бакчаныкы да белә.

Ә менә Валентина Матвиенко үзе белә микән гимныбызны? Алдап тормыйм, мин дә белмим аны. Советлар Союзы гимны хәтеремдә калган, анысы. Ә монысын, шул ук СССР гимны тексты авторы Сергей Михалков төзәтсә дә, никтер белергә кирәк дигән уй юк башымда. Хәер, ул бит артык үзгәртелмәде дә. Элеккеге көйгә элеккеге текстка ямаулык салып сипләнгән җыр гына. СССР таркалгач, яңаны эзли башладылар. Аннан бераздан көен калдырырга карар кылдылар. Бер тыеп, бер рөхсәт итеп, ни кылганыбызны анык аңламый торып җәмгыятебезне үзгәртеп маташуыбыз нәтиҗәсе бу. Ничә тапкыр Конституциябезне алыштырдык, әле һаман төзәтәбез. Президентлар алышынган саен төп законыбызны «дөреслибез». Һаман үзгәрәбез, дөресрәге үзгәрергә мәҗбүр итәләр. Кушылганны үтибез: бөтен ил бердәм булып бертавыштан сайлый, үзгәрә… Кушылган буенча хакимият вертикален кордык та, хәзер кушылгач, оппозиция алдында күз буяу өчен вертикальне сүтеп кыланабыз. «Ялгыштык, дөрес эшләнелмәгән», – дип ник бер сәясәтче гафу сорасын?! Киресенчә, үткәннәр гаепле, миңа кадәр ишкәннәр инде аны… дип акланабыз. Әйтерсең, без аңарчы Айда торганбыз. Кушылган буенча, безнең Татарстаныбызда озакламый Президент та булмаячак. Әлегә аны кем дип атарга да белмибез, шулай аптырап торган арада республикабыз губернага, ягъни өязгә әйләнеп калырга да мөмкин. Эшләр шуңа таба бара. Аннан тел дә милләт проблемасы да бетә, динне дә тигезләрләр, президентыбыз да губернатор дип аталыр. Әнә шулай буталышып яшибез.

Кыскасы, гимн яңгыраса, Русия күз алдына килми: «Союз нерушимых, республик свободных…» – дип күңелем җыр суза. Оныта алмыйм шул Совет чорын. Ул чак яшьлегем белән бәйле булгангамы… Хәер, аңа гына түгелдер, без патриотлар идек. Ватаныбызны чын күңелдән яраттык. Бәхетле тормыш Совет илендә генә дип яшәдек һәм аның какшамаслыгына, «нерушимый» булганына ышандык. Ә Совет иле урынына корылган хәзерге яңа дип саналган илдә бар да гадел түгел икәнен аңладык. Гадел суд, гадел хөкем барлыгына шикләнәбез, бюрократиядән, коррупциядән куркып яшибез. Эшләгәнебез иртәгә ашарыбызга җитмәс дип борчылабыз. Балалар үсеп җитә, кая урнаштырырбыз, эш табылырмы? Улыбызны армиягә алып китеп харап итмәсләрме?.. Сораулар, сораулар… Чишелмәгән проблемаларны уйлап, кичен йокларга ятабыз, иртән тагын шуларны уйлап уянабыз да, көнозын чабабыз.

1 ел элек кызым студент программасы белән Америкада эшләп, инглиз телен чарлап кайтты. «Анда русиялеләр бик күп. Тик аларны авызларын ачып бер сүз әйтмәсәләр дә белеп була, проблемалы булулары йөзләренә чыккан, уйга батканнар, ә менә америкалылар бер кайгысыз, туктаусыз, кирәксә-кирәкмәсә елмайган кыяфәттә», – ди ул. Элеккеге союздаш республикалардан килүчеләр дә «бәхет күрсәткечле» йөзләре белән русиялеләрдән аерылмый икән. Димәк Советлар Союзын җимереп ташлап без бәхетле була алмадык. Инде 20 ел үтте Русиянең СССРдан котылып «Мөстәкыйльлек»кә ирешкәненә, Горбачев хакимияткә килгәч үзгәртеп корылырга тиешлегебезне белгәнебезгә 30 ел булачак. Ни майтардык?! Бар казанышыбыз – гөрләп торган завод фабрикаларыбызны җимереп биналарында Кытай токмачларын сату павильоннары оештырдык. Чәчелми, урылмый калган кысыр җирләр белән тулы илебез. Ярый әле нефтебез бар. Аның хакы да тагын арзаная башлады. Нишләрбез?!

Гимнга килгәндә, спортчыларның аны белмәве гаҗәп түгел. Алар бүген безнең өчен уйный, иртәгә башка ил данын яклый. Иманым камил, башка илләр белән контракт төзегәндә үк, алар бу илнең гимнын өйрәнәләрдер. Ә безнекеләр, шул спортчыларны сатып алучылар, үзләре дә белмәгән гимнны чит ил спортчыларына өйрәтеп тормый инде. Иң мөһиме акча… байлар исемлегендә тормасак та, иң бай хак алучы спортчылы ил ул Русия. Олпат әдибебез, мәрхүм Туфан Миңнуллинның Дәүләт Советында ясаган соңгы чыгышы («Безнең гәҗит» 2012, 11 май) хәтеремнән чыкмый.

– Әгәр дә бүген «Дальний» дигән полиция участогы турында сүз алып барабыз икән, без иң беренче чиратта моның нигезен табарга тиеш. Бездә кешенең культура дәрәҗәсе бик түбән, без инде хәзер күп нәрсәләрне аңламый башладык.

«Татарстан – спорт республикасы, Казан – спорт башкаласы» дип әйтәбез. Бик әйбәт. Барысы да кирәк! Әмма бер юнәлештә генә үсү безне мактамый. Сезнең, әйтик, театрдан спектакль карап чыкканнан соң тамашачыларның җыелып сугышканын ишеткәнегез бармы? Юк. Ә хоккей карагач чыгып сугышалар. Бу сугышучыларның культура дәрәҗәсе бик түбән, алар спортка неандерталецлар күзлегеннән карый дигән сүз. Ә менә моңа аерым бер кешенең рухи ихтыяҗы буларак карамыйлар.

Мәдәнияткә примитив карашның тагын бер мисалын китерәм. «Пусть говорят» тапшыруында азып-тузып йөргән бер гаилә турында сөйлиләр. Юрист кеше: «Сабантуй устроили», – ди. Бу нинди Сабантуй булсын? Кайчан безнең Сабантуйның шундый азгынлык үрнәге булып торганы бар?!

Менә шушы әйбер безнең сүзгә дә, терминологиягә дә кереп китте. Безнең дәүләт җитәкчеләре дә еш кына «уничтожим», «мочить будем» дигән сүзләр куллана башлады. Болар инде дәүләт җитәкчеләренең лексиконында булырга тиешле сүзләр түгел. Кешеләр белән без кешегә кеше итеп карау турында сөйләшергә тиешбездер, – дигән иде Туфан абый.

Ә сез, Валентина апа, гимнны белмиләр дип зарланасыз. Белмибез шул. Аны белер өчен үз халкын яраткан булырга тиеш. Һәм сезнең ише җитәкчеләрнең дә үз халкын хөрмәт итүе кирәк. Ә халык ул чагында гимны да өйрәнер, җырлар да, Ватанының чын патриоты булыр. Минем өчен әлегә: «Ватаның нәрсә?» – дип сорасалар: «Ул туган авылым – Арча районындагы Түбән Оры һәм Татарстаным», – дип кенә әйтә алам.

Менә быел, ниһаять, Татарстан гимны әзер булырга тора. Мин аны түземсезлек белән көтәм һәм һичшиксез ятлаячакмын һәм кушылып җырлаячакмын. Хәер, Рөстәм Яхин һәм Рамазан Байтимеров иҗат иткән «Туган ягым» җыры да миңа бик ошый иде. Аны да беләм. Көй гимнга әверелсә, бу җыр да кызганыч булып калачак. Нишлисең, бүген композиторлар да калмады бугай. 3 нотадан торган һәм 3 көнлек гомерле җырлар белән татар эстрадасын төссез, милләтсезгә әйләндергән попса авторлары гимн кадәр гимн иҗат итәргә сәләтле түгел шул. Шуңа гимннарыбыз да юк. Ә гимнсыз дәүләт ничек мөстәкыйль була алсын?! Гимн сүзен белергә теләмәгән халык, аны ничек яратсын?! Мәҗбүри мөлаем булып булмый бит…

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Гимныңны беләсеңме? , 5.0 out of 5 based on 6 ratings

Комментарии