Эшләгәннәргә эләгә инде ул…

Эшләгәннәргә эләгә инде ул…

ЛАТИН ИМЛАСЫ КУРКЫНЫЧМЫ?

Узган атнада Казахстан латин имласына күченүен белдерде. Мин инде казахларның бу мәсьәләдә һаман да сабыр итүенә аптырый идем. Чөнки казах теленә латин имласы якынрак. Татар теле дә заманында күчеп өлгергән булса, телебезгә зыян китермәс иде. Чөнки күп кенә славян халыклары да урыс имласын кулай күрми. Ярар монысы башка мәсьәлә – лингвистлар, тел белгечләре белән фикерләшә торган.

Мине бу мәсьәләне сәяси яссылыкка күчерү омтылышы аптырата. Кайбер сәясәтчеләр Казахстан адымын Русиянең битенә төкерү, урыс халкын кысрыклау дип кабул итте. Казахстан суверен дәүләт. Русия аның эшләренә тыкшына алмый, югыйсә. Өстәвенә, элеккеге союздаш илләр арасында бу ил икътисадын иң алдынгылардан дип тә әйтеп була. Шуңа да карамастан, ул әлегә Мәскәүнең адымнарына каршы чыгып, аның белән элемтәләрне өзәргә тырышмый. Этле-мәчеле мырлашучы Белоруссия Лукашенкосын санамаганда, Нурсолтан Назарбаев беркайчан да Русиянең рәсми сәясәтенә каршы чыкмый, аны тәнкыйтьләми.

Гомумән, чит мәмләкәтләрнең нинди телдә сөйләшүе, нинди имлада язуы аның эчке эше булырга тиештер. Урыс телле гражданнарны яклыйбыз, янәсе. Ә менә Русиянең үзендә урыс булмаган халыкларның телләре, мәдәниятләре үсеше өчен тигез шартлар куелганмы, кызганыч бу хакта сүз дәшүче юк. Ә инде тигез милли хокук даулаучылар милләтче-экстремистка әверелдерелә. Шушы Казахстан имласы буенча төрле трибуналардан, мәгълүмат чараларыннан борчылып чыгыш ясаучыларны ишетү, Русиядә шовинизмның бик тирән тамыр җәюе турында сөйли. Дөрес, Казахстан имласы Украина фашистларын фаш итү белән мәш килүче телевидениене артык кузгалтмады. Ялкынлы тапшыруларны мин күрми калдыммы, әллә чынлап та булмадымы… Мөгаен, шау-шу куптарылса, Казахстан белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләр салкынаер дигән күрсәтмә булгандыр… Һәрхәлдә, мин шау кубар дип уйлаган идем. Аннан инде урыс халкын коткарырга ыргылуыбыз да ихтимал иде. Шөкер, әлегә бу ил белән араларыбыз тыныч, алга таба да шулай булсачы. Аннан кайткан кешеләр белән аралашканда да урыс теллеләрне кысрыклау юк, диләр. Хәер, мондый кысрыклаулар кайда бар икән?! Балтик буе илләрендә дә, бары тик үз илләренең дәүләт телен белүне, документларның рәсми телдә алып барылуын гына тәэмин итәләр. Русиядә алай түгелмени?! Урыс телен белмичә, яшәп буламыни?

МӘСКӘҮ БЕЛӘН КАЗАН ВӘКАЛӘТЛӘРНЕ НИШЛӘТЕР?

Татарстан белән Мәскәү арасындагы шартнамәнең озакламый вакыты чыга. Аны озайту турында рәсми аныклык ишетелми. Әлегә аерым сәясәтчеләр сәяси түгәрәк өстәлләр артында гына бу хакта бәхәс куерта. Әлбәттә, шартнамәнең статусы ниндидер сәяси һәм икътисадый зур дәрәҗәле амбицияләргә урын калдырмаса да, ул мөһим. Әле яхшымы-яманмы, Татарстан аерым статуслы санала иде. Ул кайбер очракта, чынбарлыкта да сизелә. Бердәнбер республика буларак, без республикабызның президенты атамасын саклап кала алдык. Моңа шул ук шартнамә булышты. Киләчәккә күз салсак, шартнамәсез калсак, тора-бара Казан өязе дә булып калуыбыз ихтимал.

СТАТУССЫЗ СТАТУСЛЫ МӘМЛӘКӘТ

Аның каравы, бернинди шартнамәсез дә, Русиядә аерым статуска ия булган төбәк бар: ул Чечня. Биредә Русия кануннары да санга сугылмый. Кеше хокуклары мәсьәләсе дә дөнья җәмәгатьчелеген борчуга сала. Чечня ягыннан ишетелгән зур сәяси белдерүләр дә шул килеш үтә. Террорчылыкта шикләнелүчеләрнең туганнарын судсыз, хөкемсез йортларыннан куып чыгару, аны җир белән тигезләү дә Русия кануннары тарафыннан бәяләнмәде. Инде менә традицион булмаган ориентациялеләрне эзәрлекләү, хәтта юк итү фактлары булуын фаш иткән «Новая газета» журналистлары җитди янау алды. Фактларны тикшерү, судка мөрәҗәгать итү түгел, ә турыдан туры рәсми янаулар яңгырый…

Шуннан чыгып, мин Русиядә республикалар да тигез хокуклы түгел, кемнеңдер статусы кәгазьдә язылган булса да, ул югары була алмый, ә кемнеңдер абруе зуррак. Донор төбәкләр, шул исәптән Татарстан хисабыннан Русия бюджетына яшәүче Чечня шундый дәүләт.

ЭШЛӘГӘННӘР ГЕЛ СҮГЕЛӘ

Инде үзебездә булган кайбер вакыйгаларга да тукталыйм. 1 атна элек Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең чираттагы корылтае үтте. Анда «Безнең гәҗит» редакциясе дә турыдан туры катнашты. Белдерүләр, резолюцияләр, чыгышлар газетабызда урын алды. Көн буе журналистыбыз эшләде. Мин үзем дә катнаштым, хәтта түзмәдем, чыгыш та ясадым. Чөнки җыелуның мәгънәсен аңламадым. Барыбызга да мәгълүм булган вәзгыятьне бәян итеп, тузан кагудан ары узмады ул. Шуңа күрә барыбызга да билгеле проблемаларны сөйләп вакытыбызны исраф итмик, менә шул проблемаларны хәл итү юлларын эзлик, чыгышларда агрессивлыкны киметик, шуның белән журналистларны куркытмыйк, дип белдердем. Минем бу репликам гына булса да, миңа нибары 2 минут дип янымда тәкрарлап тордылар. Миңа артык вакыт кирәк тә түгел иде. Мин шул вакытка сыештым да. 15–20 минут буе юк-бар сөйләүчеләрдән аермалы буларак, эшлекле тәкъдимле чыгышлар булды, ләкин аларны трибунадан куып төшерә тордылар. Менә шундый корылтай үтте Казанда. Мин инде бу хакта язмаган да булыр идем. «Милләтне ничек коткарырга? Путин белән Киркоровны татар кызына өйләндерергә!» дигән баш астында Корылтайдан репортаж узган саныбызда чыкты. Мәкалә исемен автор, юк-бар сөйләгән бер делегатның тиле тәкъдимен сарказм белән алып билгеләгән, мин аның белән килештем. Инде менә интернеттагы сәхифәбездә шул мәкалә астына атаклы язучыбыз, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова мондый язу калдырган. Сүзен-сүзгә китерәм. «Моннан да мәгънәсез исем күргән юк иде әле! Әлмәттән бер мәгънәсезе чыгып, татар кызларын башка милләтләрнең күренекле кешеләренә кияүгә бирергә кирәк, дип чыгыш ясады. Аның авызына сугып булмый бит! Инде «Безнең гәҗит» шуны зурлап күтәреп алып, мәкалә башына чәпәп куйган! Ягъни, тегенең тиле-миле фикерләрен меңәрләгән тираж белән милләткә тарата инде! Минем фикерләрне дә кем үзенә ничек кулай күрә, шулай боргычлый. Татарстанны якларга кирәк, дигән сүз ул әле Татарстан җитәкчеләрен яклау, дигән сүз түгел! Мин ул җитәкчеләрнең җинаятькә тиң ике ялгышларын күрсәткән идем, әмма ул хакта дәшмәүне кулай күрәләр… Алар шул ялгышларын төзәтмичә. Гөнаһларына тәүбә итмичә, үз тормышларында да, милләт тормышында да әллә ни үзгәреш булмас. Корылтайдан хисап язарга кирәкми, ә милләт алдында торган зур максатлар һәм аларга ирешү юллары буенча анализ кирәк иде. Анализ булмаганда, менә шундый «теге абзый болай әйтте, бу түтәй алай әйтте» килеп чыга инде…»

Менә шундый тәнкыйть. Фәүзия Бәйрәмованы шәхсән бик хөрмәт итәм. Юкса, шушы ук газетада аның турында «Нобель премиясенә лаек!» дип исемләнгән күләмле мәкалә урнаштырыр идекме?! Ләкин дәшми дә кала алмыйм. Ул, Сез әйткән, милләт алдындагы зур максатлар һәм аларга ирешү юллары буенча анализга ишарә булсын. Беренчедән мондый анализлар, башка вакытта да безнең газетабызның һәр санында, яртысы ук булмаса да, өчтән берендә урын били. Журналистыбыз анда корылтайдан хисап язу максаты белән эшләде. Ә анализга килгәндә, ул корылтай мөнбәреннән ара-тирә ишетелсә дә, әнә шул тиле-миле сүзләр арасында, регламент дигән таләп артында югалып калды. Анализны журналисттан түгел, корылтай делегатларыннан сорарга кирәк. Мин чыгыш ясарга дип килмәгән идем, шул проблеманы әйтер өчен генә трибунага чыгып кердем. Аннан соң, мондый корылтайларны тиле-милеләр җыенына әверелдерәсе түгел инде, килгәннәр икән, трибунага чыгарырга түгел. Чыгышларны формалаштырганда аның темасын, күләмен барлау, алдан ук кисәтеп кую, корылтайның эш юнәлешен, умырткасын билгеләү кирәк иде.

Трибунадан «Безнең гәҗит» адресына рәхмәт сүзләре ишетелгәләде. Рәхмәтегезгә рәхмәт. Әмма менә бу корылтай турында шулай бер бит урынны кайсы мәгълүмат чарасы бирде икән?! Кайсы мәгълүмат чарасы милли эшчәнлекне безнең кебек күз уңында тота?

Корылтайда бүгенге журналистика турында да сүз булырга тиеш иде. Ничек кенә әйтсәк тә, журналистика бездә чагыштырмача ирекле. Әгәр акыллы фикерләр, тыныч диалог булса, журналистлар кызыксыныр иде, хәтта урыс телле мәгълүмат чаралары да. Мин трибунага чыгып та аңлатырга теләдем бит проблеманы: митингларда, мөнбәрләрдә сүз алганда тәнкыйтьләргә кирәк, әмма ул агрессив булмасын. Кайчак кискен фикерләрне ишетеп, аптырап та каласың. Тыныч, имин дөньяда яшисе килә һәркемнең, шуңа күрә дә милли хәрәкәт тарафдарлары армиясе зур түгел. Милли хәрәкәт учагын сүндермәүчеләргә рәхмәт, әлбәттә, шул исәптән Фәүзия апа, Сезгә дә. Әмма эшчәнлек, юнәлеш, стиль икенче төрлерәк булырга тиеш, минемчә. «Долой!» белән ерак китеп булмый…

ТАТАРЧА СӨЙЛӘҮЧЕЛӘР БИХИСАП БУЛСА ИДЕ

Тагын бер вакыйга күңелемдә уңай да һәм тискәре дә тәэсир калдырды. Тәүлек буе татарча эшләүче ТМТВ телеканалына 5 яшь тулды. Шул уңайдан «Пирамида» күңел ачу комплексында зур тамаша-тантана да булды (8нче биттән укы). «Музыкаль биеклек» номинациясендә җиңүчеләргә премияләр тапшырырга мине дә чакырдылар, шатланып бардым, горурланып сәхнәгә чыгып котладым. Чөнки минем өчен иң мөһиме: татарча газета-журналлар, радио-телевидение чутсыз булсын. Аларны татарча укучылар, караучылар, тыңлаучылар күп булсын. Менә бу татар мохитын булдырырга ярдәм итә торган бик мөһим фактор. ТМТВны яшьләр карый. Ул чынлап та профессиональ яктан да, энтузиазм ягыннан да аерылып тора. Анда эшләүче яшьләрнең фантазияләре ташыганлыгы экранда да күренә. Шундый тапшырулар, телевидение аша безнең яшьләребез татарчага тартыла алыр иде. Юкса, 4 яшьлек оныгым әле балалар бакчасына да йөрми, өйдә урысча сөйләшүче дә юк, менә бәла – улыбыз урысча сөйләшә. Мультфильмнар, телевидение биздерә аны ана теленнән. Киләчәктә телебезне гаиләдә дә саклап калып булмаска мөмкин. Шуңа күрә ТМТВ кебек телеканаллар бик кирәк. «Барс Медиа» ширкәте дәүләттән бер тиен алмый «Татар радиосын», шушы ТМТВне яшәтә. Хөкүмәтебезгә бу каналны иярчен челтәренә чыгарырга булышу турында уйларга кирәктер, ул Татарстанны читтә дә танытыр иде. Чечня телевидениесе, мәсәлән, Триколор иярчен телевидениесендә бар… Спорт белән генә бит дөнья бармый!

Менә шундый хисләргә бирелеп бәйрәм караган вакытта сәхнәгә Халык шагыйре, күп еллар депутат булган шәхес Роберт Миңнуллин чыкты. Ул мондый телеканал барын белми дә икән. Инде ничә сәгать тамаша карап утырып, каналның исемен дә хәтерендә калдырмаган… Менә шуннан китте инде тәнкыйть. Авторларны санга сукмау да бар, башкасы да… Роберт әфәнде, ничә еллар депутат булганда, ник шул авторларны санга суктыра торган кануннар кабул итү юнәлешендә тәкъдимегез булмады. Бу проблема мине дә борчый… Ә тәнкыйтькә килгәндә, мин бу телеканалны да, башка мәгълүмат чараларын да сездән дә уздырып пыр туздыра алам. Чөнки телнең чисталыгы, зәвык мине дә бик борчый. Әмма туган көн белән котларга килеп, юбилярны сүгеп китү миңа ошамады. Аннан соң татарча эшләгән теле-радио ширкәтләрне белмәү берәүне дә бизәми. Әйткәнемчә, татарча эшләсеннәр, татарча телне сакларга, татарча җырларга, татарча юмор булдырырга җан атып йөргән яшьләрне кыйнарга ярамый, ә бары тик өйрәтергә, юнәлеш бирергә генә кирәк. Бүген яшьләребез кытыршы сөйләшә икән, зәвык аксый икән, моның өчен мин, Сез, башкалар гаепле. Иң элек депутатлар үрнәк күрсәтергә тиеш. Татарча гына сөйләшеп, татар телен саклау өчен җан атып…

Менә шулай, эшләгән кешегә эләккәли инде ул. Гафу итәрсез, ТМТВ телеканалын да, милли хәрәкәтне дә, милли депутатларыбызны да, татарча эшләгән һәр хезмәткәрне хөрмәт итәм. Әмма аларны кыйнамый гына тәнкыйтьләргә кирәк.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии