«Безнең гәҗит»кә бәя арзанайды

«Безнең гәҗит»кә бәя арзанайды

«Безнең гәҗит»не үз иткән, кадерле укучыларыбыз! Менә тагын бер-беребезне сайлар чак җитте. Почта вакытлы матбугатка бәяләрне күтәреп кенә калмады, аны яздыру кампаниясен дә шактый буталчык эшкә әйләндерде. Быел республика каталогын формалаштыруны да Мәскәү Татарстаннан тартып алды.

Без моңарчы укучыларыбызны газеталарыбызга язылмый торырга үгетләдек. Чөнки бәяләр арзан чак форсаты булачак. Менә ул җитә: бары тик 12нче майдан 22нче майга кадәр генә «Безнең гәҗит» редакциясе тәкъдим иткән басмаларга бәяләр арзанаеп алачак. Быелгы ташлама шактый саллы, шуңа форсатны кулдан ычкындырмаска киңәш итәбез.

Инде почтада буталмыйча газеталарга языласы гына кала. Ни өчен буталмаска, чөнки «Безнең гәҗит»нең хәзер Татарстанда 2 индексы бар. Аны ике каталогтан табарга була. МАП дигән Мәскәү оешмасы тәкъдим иткән Татарстан өчен төзелгән каталогта (Каталог Российской прессы) ул 48нче биттә, бүгенге 16299 индексы белән күрсәтелә. Хәзерге вакытта 2016нчы елның икенче яртысына язылу 514 сум 92 тиен булса, ул бу индекс һәм каталог буенча 12нче МАЙДАН 22нче МАЙГА КАДӘР 479 СУМ 34 ТИЕНГӘ КАДӘР АРЗАНАЯ. Русиянең башка төбәкләрендә дә 12нче майдан 22нче майга кадәр ташламалы хаклардан язылып була. Русиядәге индекс 60074, газетаның исеме «Безнең гәҗит Россия» дип атала. Һәр төбәкнең үз каталогында бәясе күрсәтелгән.

ТАТАРСТАНДА ГЫНА ЯЗЫЛЫП БУЛА ТОРГАН «ЯШЬ» ГАЗЕТАЛАР ТУРЫНДА.

Мавыктыргыч маҗаралы хикәяләр, гыйбрәтле язмышлар, укучыларыбызның үз иҗат җимешләре белән тулган роман газета – «СЕРЛӘР ГӘҖИТЕ»нең индексы 16109. Хәзердән язылучылар булса, 2016нчы елның икенче яртысына бәясе 145 сум 68, ә 12–25НЧЕ МАЙ АРАЛЫГЫНДА 135 СУМ 90 ТИЕН.

Ничек сәламәт булырга, авырганда нишләргә, халык медицинасы, дару үләннәре һәм башка шундый йорт-җир, яшәеш өчен кирәкле киңәшләр бирүче «Шифалы гәҗит»нең индексы 16080. Аның да бәяләре «Серләр гәҗите»неке кебек.

Шунысын да искәртәбез, бу шул темага язучы шул форматта чыгучы газеталар арасында иң арзаннары. Аннан да арзанрак газета юк. Болар 16 битле булып ай саен чыга.

ГАЗЕТА ШУЛ УК, ИНДЕКСЫ БАШКА

«Безнең гәҗит»нең Татарстанда язылырга мөмкин булган икенче индексы – П2559. Бу индексны ПАП дигән оешма тәкъдим иткән каталогтан (тиздән ул почталарга кайтартылачак) карагыз. 2016нчы елның икенче яртысына хәзер язылсагыз, 514 сум 92 тиен (16299 индексы кебек үк). Ә 12НЧЕ – 22НЧЕ МАЙ АРАЛЫГЫНДА 479 СУМ 04 ТИЕН (МАП тәкъдим иткән 16299 индексы хакына караганда 30 тиенгә арзанрак).

Ташламалы вакытны файдаланып калырсыз, дип өметләнәм Һәм тагын бер хәбәрне искәртәм. Игътибар иткәнсездер: башкалар бәяләрне күтәргәндә, «Безнең гәҗит» эчке резервларны тагын бер кат барлап бәяне булдыра алганча аз гына киметә алды (2016нчы елның 1нче яртысына бәя 519 сум иде, хәзер исә – 514,92 сум).

Ә инде быел алдырмаучылар, бу газеталар май, июнь айларында килә башласын дисәләр, Татарстанда һәр айның 25енә, Русия почта бүлекләрендә 15енә кадәр язылырга тиеш. Татарстандагы «Безнең гәҗит»кә 1 айга язылу хакы 86,50 сум. «Серләр гәҗите»нә – 21 сум 50 тиен, «Шифалы гәҗит»нең айлык хакы 21 сум.

Аңлашылмаган сораулар туса, редакциягә турыдан туры элемтә көнендә шалтыратып сорашыгыз һәм 12нче майдан соң, почтага керми калмагыз.

Киләчәктә дә бергә һәм бердәм булырбыз дип өметләнеп, ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии