Халык дошманын эзлиләр?

Халык дошманын эзлиләр?

37нче еллар исе, дигән фикерне бүген еш ишетергә туры килә. Һәм моңа дәлилләр дә җитәрлек.

Менә бу мәкаләне язарга утырдым, һәм мине халык дошманы исемлегенә кертмәсләрме, дип курка калдым. Чечня башлыгы Кадыйров хакимиятне тәнкыйтьләүчене дошман санарга, оппозицияне юк итәргә чакырды бит. Русия журналистлары көнендә ул чираттагы җәнҗаллы белдерүен ыргытты. Баксаң, бүгенге хакимиятне тәнкыйтьләргә җөрьәт итүчеләр халык дошманы, алар илнең авыр икътисадый хәленнән файдаланып үзләренә баллар җыялар…

Рамзан Кадыйров беренче генә тапкыр шушындый җанга салкын йөгертә торган белдерүләр белән ташланмый инде. Ул аерым шәхесләргә янаудан да тарсынмый. Хикмәт монда түгел, һәркем үзенчә акылдан шаша, мине борчыганы башка: Кадыйров кычкыра тора, ә аны туктатучы, каршы чыгучы юк. Куркалармы, әллә бу шулай кирәкме? Тегесе дә, монысы да бардыр. Әнә Красноярск Шәһәр Думасы депутаты Сенченко Кадыйровны кискен тәнкыйтьләп, Русиянең хурлыгы дип атаган иде дә, аннан гафу үтенергә мәҗбүр булды. Ул чечен диаспорасы белән дә очрашкан, аңа ниндидер бик абруйлы кешеләр дә шалтыраткан, һәм ул үзенең ялгышканлыгын, Чечен республикасы лидерының абруен аңлаган. Аңламаган булса, ни булыр иде?! Немцов язмышымы? Юк, бу урынлы чагыштыру түгел. Немцовны гади бер шофер үтерткән булып чыкты бугай бит инде.

Бу белдерүгә һәм Кадыйровның шуның ише кискен чыгышларына Путин дә дәшми. Мин Путинны бәйледер, куркадыр дип әйтә алмыйм, монда икенче вариант кала: димәк, мондый популист янаулар кирәк. Җәмгыятьтә иминлек булмасын, ул үзара тыныша алмасын. Игътибар суыткычта түгел, телевизорда торсын. Гомумән, Чечняда ниләр булып ятканы безгә караңгы. Анда журналистлар да эшли алмый. Бу республикада шикле кешеләрне йорт җирләре белән бульдозерлар ишеп тигезләргә мөмкин. Беркем сүз әйтми. Анда закон да, Алла да Кадыйров үзе.

Мине артык борчыганы монысы да түгел, менә массаларның акылы. Форумнарда күмәк төстә Кадыйровны якларга, аңа теләктәшлек белдерергә тотындылар. Янәсе ул мөселманнарны яклый. Әйе, килешәм Кадыйровның саллы йодрык болгап әйтелгән сүзләре Коръәнне экстремизмлыкта гаепләү хәрәкәтен туктатты. Әмма хөр мәмләкәттә мондый абсурд гаепләүләр бөтенләй булырга тиеш тә түгел иде.

Кадыйровның һәм Жириновский ишеләрнең алга таба да йодрыклы белдерүләрен ишетәчәкбез, дип уйлыйм мин. Чөнки бу бары тик безнең илдә генә мөмкин. Гитлерны тудырган Алманиядә фашизм юк. Фашистик, шовинистик идеяләрне алга сөрүчеләр эзәрлекләнә анда. Немецлар Гитлерлары өчен һаман да гафу үтенә, зыян күрүчеләргә компенсация түли, фашизм эпохасын тарихларында кара тап дип саный. Ә без бүген кара көннәр өчен оялмыйбыз, аны сагынабыз да бугай әле. 37нче елларда Сталин минем авылыма килеп чүпләп йөрмәгән халык дошманнарын. Күрше күршесен саткан, үч алган. Сталин шул мохитны тудырган, арзанлы кул көчләре өчен әсир коллар армиясен булдыру максатыннан репрессия машинасын корган, өстән вертикаль буенча разнарядка төшерелгән: фәлән районнан, фәлән авылдан фәләнчә халык дошманы табылырга тиеш. Шул чор корбаннары бүген дә исән. Шул чорның әләкчеләре, палачлары да күбесе бүген дә яши. Кызганыч, бүген дә халык дошманын табу кыен түгел. Туры сүзле, үз фикерле булу торган саен куркыныч була бара. Хокук яклаучылар чит ил агентларына әверелдерелә, протест белдерүчеләр – террорчыларга… 37нче еллар, өстә әйткәнемчә, башка беркайда да түгел, бары бездә генә мөмкин иде. Кадыйров кебек губернаторлар да бары бездә генә менә шундый янаулар белән дөнья шаулата ала. Чөнки минем үземә дә бик еш ишетергә туры килә: «Сталин җитми, Сталин булса… » Һәм бүген эзләп табылган шпионнарны, чит ил агентларын, «5нче колонна» дип аталган оппозиция вәкилләрен яба торган Сталин лагерьларын торгызсалар да, халык сөенәчәк кенә кебек миңа.

Инде Кадыйров белән бәхәскә кереп, аның бер фразасына җавап сорыйсым килә. Аның, илнең икътисады авыр чагында оппозиция үзенә файда туплый, дигән сүзен ничек аңларга? Ил ни өчен шушындый икътисадый упкынга тәгәри бара? Оппозиция өченме? Бәлкем, сүз иреге, гадел суд, хокук яклау системасы дөрес эшләмәгәнгәдер?! Илебезнең Саклану министрлыгында миллиардлар урлаган Васильевога шартлы хөкем сорап, аны утырткан булып та, хәзерге вакытта иректә йөрүе, юк-бар сәбәпләр белән нахак гаепләр тагылып системага комачау итүчеләрнең хөкем ителүләре, Русия прокурорын әллә нинди гөнаһларда гаепләп тә, бу гаепләүләргә реакция булмавы һ.б.лар… мине шулай уйларга мәҗбүр итә. Бүген ни өчен Американы, Европаны җенебез сөйми, Украинага нәфрәтебез ташый, 1 көн эчендә Төркия дә дошманга әверелде?.. Чөнки аларда башка система, бездәге кебек түгел. Сүз иреге, фикер хөрлеге бар. Бу безгә ошамый. Бездә дә бар ул сүз иреге, тик ул бездә чикләнгән. Мин гел әйтәм: «Безнең гәҗит» әлегәчә эшли икән, димәк сүз иреге бар. Әмма сүзне әйткәч тә ирегең өчен борчылмасаң икән ул. Ә моңа гарантия фараз итү кыенрак.

Ә БУ ВАКЫТТА:

Рубль кабалана кабалана очсызлана. Нефть арзаная. Кризис тирәнәя. Путин вәгъдә иткән икътисадый күтәрелеш 16нчы елда булмас кебек. Русия финанс министры Антон Силуановка һәм Икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаевка интернет форумнарда кушамат та такканнар инде: водолаз, диләр аларны. Алар һаман Русия икътисадының «төбен» капшый. Узган ел ахырында Силуанов «төп» 15нче елның 4нче кварталы буласы дигән иде, елның соңгы айлары һәм 2016нчы елның беренче айлары үсешкә борылыш дип сөендерде. Булмады. Улюкаев мондый «төп»не быел эзли. Шулай алар «төп» эзли торганда доллар хакы 100 сумга җитәргә мөмкин, дип куркыта экспертлар. 2016нчы елда резерв фонды акчасы бетәр, Русия өчен 16нчы, 17нче еллар җиңел булмас, дип фаразлана. Нефтькә дә халыкара бәяләр төшүен дәвам итә. Чөнки Иранга санкцияләр туктатылды. Ул нефть табуны арттырырга вәгъдә итә. Моның исә Русияне хәлсезләндерү өчен эшләнгәнлеге көн кебек ачык. Америка Русияне моңарчы дошманы санаган Иранга алыштыра бара. Аллага тапшырдык.

Барыбызга да сәламәтлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии