Корбан кем?

МИЛИЦИЯДӘ БУНТ

милициясе адресына тәнкыйть шактый ишетелә. Хокук яклаучылар бездәге тәртип сакчылары эшчәнлегеннән разый түгел. Закон бозуларга, коррупциягә күрсәтеп кенә торалар. Әле яңа гына үз бәйрәмнәрен билгеләп үткән сафларында министр Нургалиев та кимчелекләр булуын танып, әледән-әле кискен чаралар, сафларда чистарту үткәрергә кирәклеген искәртә, чаралар күрелә дә диелә.

Ләкин хокук яклаучылар белән тәртип сакчылары арасындагы бәхәс моңарчы чүп кенә булган икән. 6 ноябрьдә милиция майоры Дымовский Новороссийск шәһәре һәм Краснодар өлкәсендәге хокук саклау оешмаларындагы ришвәтчелек турында белдереп, интернетта видео чыгышлар урнаштырды. Һәм милициядәге башбаштаклык, коррупциягә төртеп, премьер-министр Путинга мөрәҗәгать итте. Үзем аның ни өчен Медведевны санга сукмый, Путинга мөрәҗәгать иткәнен аңламадым. Мөгаен, безнең илебездә “ начальниграк” дип уйлау өстенлек итәдер әле һаман.

Дымовскийның белдерүләрен интернеттан карадым. Һәм беренче килгән уй: бетерәләр хәзер бу кешене. Әле эшеннән генә азат итеп калмаслар, яла ягуда гаепләп, утыртып куймагайлары…

Майор Мәскәүгә килеп, матбугат очрашуы да үткәрде. Үзендә милиция чиннарын фаш итә торган 150 сәгатьлек язмада саллы дәлилләр булуын да әйтте. “Уйдырма планнар нигезендә булмаган җинаятьләрне тикшерүдән ялыктым. Сезгә милициянең чынбарлыгын ачып салачакмын. Бөтен коррупцияләре һәм вәхшилекләре белән”, – дигән иде ул белдерүендә дә.

Ләкин шуның белән “кина” тәмам. Дымовский бу очрашудан соң юкка чыкты. Матбугат та тынып калды. Фаразларым чынга ашты: Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев эчке иминлек бүлеге хезмәткәрләре майор Дымовский белән очрашырга җыенмый, белдерүләре тикшерелми, дип белдерде. Инде ул яла ягуда гаепләнеп эшеннән дә чыгарылган. Югыйсә җентекле тикшерү, анализ булса, комачау итмәс иде. Бәлкем, күпләр уйлаганча, майор авыру да, чит ил агенты да түгелдер, дөресен сөйлидер. Хәер, чирен яшергән үлгән, диләр бит бездә. Чирне читкә чыгармавың хәерле, я савыгып булмас… Ләкин чирнең бик саллы булуына ишарәләүче башка документлар да бар. Дымовскийныкы кебек видеомөрәҗәгатьләр дә күбәйде…

Әнә иҗади партнерыбыз “Азатлык” радиосы Дымовскийга бәйләп милициясе турында да аналитик язма тәкъдим итә.

“Казандагы хокук яклау үзәге Татарстан милициясенең соңгы 12 айда эшчәнлеген тикшереп, Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев исеменә хисап әзерләгән. Анда алар соңгы бер ел эчендә милиция хезмәткәрләре катнашында булган иң шау-шулы җәнҗалларны барлап чыккан, – ди “Азатлык” хәбәрчесе Али Гыйльми. – Хисапта сүз милиция хезмәткәрләре тарафыннан хокук бозулар турында бара”.

ВАТАНЫННАН БАШ ТАРТА

Газетабызның узган саны типографиягә тапшырылган сәгатьтә, билгеле сәясәтче Фәүзия Бәйрәмовадан мөрәҗәгать алдык. Шуңа бу теманы бүген генә яктырта алабыз.

“Ниһаять, бер елга сузылган җинаять тикшерү эшләренә нокта куеп, прокуратура миңа карата “гаепләү нәтиҗәсе” чыгарып, эшне судка тапшыра.

Соңгы 20 елда халкы хокукларын яклап, Себердә, Уралда, Идел буе өлкәләрендә, Русиянең башка төбәкләрендә үз хисабыма йөрдем, радиацияле зонада яшәүче милләттәшләремә, хаксызга рәнҗетелгәннәргә кулымнан килгәнчә ярдәм иттем, мөселман-татарлар гаепсезгә төрмәләргә утыртыла башлагач, аларны яклап үз сүземне әйттем. Татарстанда демократия урнашсын өчен көрәштем. Мин, 60 яшемә җитеп килгән мөселман хатыны, милләтем хокукларын яклап көрәшкәнгә бүген төрмә ишеге төбендә басып торам…

Үземне төрмәгә утыртырга җыенган илдән баш тартам. 60 яшемә җитеп, бу илдән, бу халыктан кадер-хөрмәт күрмәдем, рәхмәт ишетмәдем, инде калган гомеремне кешечә уздырырга уйлыйм.

Мин, Бәйрәмова Фәүзия Әүхади кызы, чит илдән сәяси сыену сорарга карар иттем”, – диелә газетабызга юлланган мөрәҗәгатьтә.

…Хокук сакчылары эшенә кысылырга хакым юк. Инде суд процессы башлана икән, бу эшне күзәтеп бара алырбыз дип ышанам. Тик мине икенче мәсьәлә борчый. Кешегә яла ягу, аның намусын пычрату берни тормый бездә. Интернет форумнарда нинди генә бәхәсләр куермый.

Бәйрәмованың сәяси сыену урынын сорап чит илләргә мөрәҗәгать итүен аңлаучылар, аны кызганучылар да бар, шул ук вакытта шовинистик рухта мыскыллаучылар, сөенүчеләр дә җитәрлек. Әйтик, йөзен сакал баскан бер бик белдекле адәм Валерий Герасименко 90нчы елларны “исенә төшерә”.

– Әле дә күз алдымда, – дип куя бу, – мин Казанда яшим. Бәйрәмованың катнаш никахлардан туган балаларны җыеп үтерергә чакырып имза җыюы…

Мин аптырап эндәшкәч, 90нчы еллардагы матбугатны актарырга киңәш итте. Ул чагында Конституция юк иде, шуңа аны хөкем итмәделәр, янәсе…

Гафу итегез, моннан да акылсызрак ахмаклык бармы?! Нинди генә чор булуга карамастан, кеше үтерүгә чакыру – җинаять. Аның өчен Фәүзия апаны инде әллә кайчан утыртып куйган булырлар иде. Аның каравы, бүген рус булмаган өчен генә дә үтерергә күп сорап тормыйлар. Фашизм баш калкыта. Ләкин Фәүзия Бәйрәмова скинхедларга, фашистларга караганда куркынычрак, ахры… Чөнки ул татарны яклый, рус милләтеннән түгел… Әнә мәктәп дәреслегендә татарларны кеше ашаучы халык итеп тасвирлауга каршы чыга, милли азатлык таләп итә…

Кызганыч, толерантлык җитешми. Һичьюгы Валерий Герасименко кебек шовинистларга суд карары чыкканчы гына булса да тыелып торырга иде, кешене алдан җинаятьче дип атау – үзе үк җинаять бит…

… “Язмышыма карата битараф булмыйча җылы сүзләрен әйткән барлык милләттәшләремә дә зур рәхмәтләремне белдерәм! Минем өчен сезнең теләктәш булуыгыз бик мөһим, чөнки дөнья гел «кара көчләрдән» генә тормый бит, анда яктылык та бар”… – ди Фәүзия ханым бу ыгы-зыгы турында “Азатлык” радиосы форумында. Бүген Фәүзия Бәйрәмова шәһәреннән китә алмый. “Казанда рак белән бертуган абыем үләргә ята, шуның янына барырга прокуратурадан рөхсәт сорадым, җибәрмәделәр. Бер генә нәрсәгә үкенәм – чит илдән сәяси сыену сорарга элегрәк кирәк булган”, – ди сәясәтче. Чөнки суд карары булмыйча, аңа сәяси сыену урынын тәкъдим итүче табылыр микән…

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии