- 18.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №41 (19 октябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Владимир Путин өч федераль канал җитәкчеләре сорауларына җавап бирде. Ярты сәгатькә якын сузылган һәм 3 телеканал да трансляцияләгән телетапшыруда Премьер бүгенге һәм киләчәк вәзгыять турында сөйләде. Үзенең, үзенең генә түгел, ә тандем әгъзасы – бүгенгә Президент булып торган Дмитрий Медведев белән үзара мөнәсәбәтләре турында да аңлатма бирергә тырышты.
ПУТИН ҺӘМ РУЗВЕЛЬД
Иң мөһиме, әлеге интервьюны тыңлаучылар Путинның Президентлык вазыйфасына беркайчан да омтылмаганын белде. Борис Ельцин да аны үгетләп кенә ризалаткан икән. Һәм бу юлы да ул үзенең кирәклеген аңлап, халык соравы буенча ризалашкан. Чөнки үзе башлаган һәм тотынган эшне һәрвакытта да яхшы итеп, ахырынача эшләп җиткерергә күнеккән. Әмма халык соравы буенча кабат Кремльгә кайтырга җыенучы Владимир Путин Дмитрий Медведев белән моннан 4 ел элек үк бүгенге алыш-биреш турында килешеп куйган булганнар үзе. 4 елдан соң да халыкның ни теләвен белгәннәр, күрәсең.
Дөрес, Путин үзе, әле халык хәл итмәгән, дип белдерде. Ягъни әлеге алыш-биреш белән килешәләрме, юкмы – сайлаулар хәл итәчәк.
Озакка киткән идарәлек белән килешмәүчеләрне дә тынычландырды, бүгенге Премьер – иртәгәге Президент. Баксаң, АКШ Президенты Франклин Рузвельт 4 тапкыр сайланган икән (II Бөтендөнья сугышыннан соң гына АКШта һәм башка илләрдә Президентларны 2 сроктан артык сайламый башлаганнар). Әле Рузвельт АКШ белән икътисадый депрессия һәм дөнья сугышы вакытында идарә иткән.
Кем ничектер, мин исә, шушындый чагыштыру белән, Путин Русияне икътисадый торгынлыктан үз җитәкчелегендә генә алып чыга алачагын искәртә, дип уйладым. 60 яше тулганда ул яңадан Президент буласы, 72 яшьтә 2 срогы тула. 12 ел идарә итеп алганнан соң, Кремльне берничә елга тагын Медведевка биреп торырга була. Конституциябез бабайларга да сайлану хокукын чикләми анысы, әмма Путин картайдым дисә, Медведев ышанычлы кеше – ул чагында 58 яшьтә буласы Медведев, бәлкем, вакытлыча гына түгел, озакка үзе генә калыр.
Владимир Путин үзенең Кремльгә кайтуын халык теләге дип тәкъдим итсә дә, дәүләттән бәйсез булган мәгълүмат чараларында, чит ил матбугатында Путин әйткән бердәм хуплауны табуы кыен. Русия Кремлендә ике кешенең чиратлап Президент кәнәфиенә утыруын бик күп бәйсез басмалар алыш-биреш («сделка») дип атады.
Бу ничек кенә аңлатылмасын, чынлап та, 2 кешенең сайлавы. Бүгенге система әлеге «алыш-биреш»не сайлаулар институты белән раслатырлык кодрәткә ия. Һәм анда Владимир Путин белән Дмитрий Медведев килешүен өзәрлек нәтиҗәләр алынмас, дип уйларга кирәк.
Рәсми мәгълүматлардан, аңлатмалардан үзгә язмалар күренсә дә, «Азатлык» радиосы Русиядә бәйсез матбугат вәзгыятькә тәэсир итми дигән фикер җиткерә. Русиядәге «Левада Үзәге» бәйсез фикер белешү хезмәте әйтүенчә, халыкның 80 проценты мәгълүматны дәүләт карамагындагы телевидениеләрдән ала. Хәзерге Русия телевидениесе совет чорындагыдан күпкә заманчарак булып күренсә дә, күпләр фикеренчә, ул элеккедән әллә ни аерылмый. Кайнар хәбәрләр ил җитәкчеләренең җитештерү корылмаларын карап йөрүен, чит ил җитәкчеләре белән көлешүен яки түбәнрәк дәрәҗә түрәләрне шелтәләвен сурәтли.
Бу әңгәмәдә бәйсез мәгълүмат чаралары журналистлары, әйтик «Эхо Москвы», «Новая газета» вәкилләре дә катнашса, халык фикере тыңлана, кызыксыну бар, дип уйлар идем. Дөрес бу телетапшыруда, минемчә, дәүләт карамагындагы телеканаллар булса да, сораулар ярыйсы иде. Әмма җаваплар гына миңа яңалык китермәде.
КАДЕРЛЕ УРЫНДЫК…
Шушы әңгәмәне тыңлагач, моннан бик күп еллар элек булган бер вакыйга искә төште бит әле. Ял көнендә сәфәрдән кайтып киләм. Юл уңаенда танышыма шалтыратам, хәл беләм, янәсе. Район үзәгендә зур булмаган предприятиедә директор ул.
– Менә эштә утырам, әйдә, кереп чык әле, – ди бу.
«Ял көнендә ни кыла икән инде бу?» – дип кердем янына. Керсәм, теге толыпларын кигән, шарфларына чорналган, үзенең йөзе кып-кызыл, күзләре яшьле, борыны юеш. Хәтта кулларында да бияләй. Туңдыра дип, мышкылдап утыра. Әйбәт кенә салкын тигән.
– Нишләп утырасың авырган килеш, өстәвенә, ял көнендә. Конституция биргән хокукыбыз – ял бар, бит, – дим.
– Урындык саклап утырам, хәзер урындыклар дефицит, карап кына торалар «сыеклануыңны», менәләр дә утыралар. Ял көннәрендә дә, авырганда да каравылларга туры килә… – ди бу, елмаеп. Шундый шук телле абзый инде үзе.
Редакциягә кайткач та, озак көлешеп йөрдек әле. Телевидениедә күп еллар бүлек мөдире булып эшләдем, эш күп, ял көннәре дә, бәйрәмнәр дә булмады… Шәхси тормыш та кирәк бит инде, дип әйтә башласалар, мин бит урындыгымны саклар өчен барып йөрим эшкә, дип шаярта идем. Аннан үзем теләп, җитәкче вазифасыннан киттем, журналист кына булып калдым. Шулчак дуслар тагын: «Зря», – диеште. Тапшырусыз да калырга мөмкинсең, дип кисәттеләр. Дөрес булган икән. Урындыклы булсаң гына эшле, дәрәҗәле буласың безнең илдә. Һәм иң мөһиме – безнең үзебезгә сакларга туры килә урындыкны. Әле шул урындыкка кирәклегеңне, бу синең изге бурычың икәнне һәрдаим үзеңә үк искәртеп торырга кирәк. Теге заманда ук дус абзый да, кечкенә генә начальник булса да, мин эш өчен, коллективка кирәк, димәде, урындыкка мин кирәк, диде. Бу аның ярым шаяру катыш чынбарлыкка характеристикасы иде. Чөнки системабыз шундый.
Менә Владимир Владимирович та кире Президентлыкка кайта. Теләмәгән ул башта, әмма аннан күңеле, намусы шулай кушкан. Ул шулай кирәк, дип тапкан. Димәк, ул Русиягә үзен бик кирәкле дип саный. Тик, кызганыч, бу сорауга җавапны ул үзеннән генә сорады бугай. Теге «Одобрямс» фиркасендә аягүрә басып алкышлаулар чутка саналмый, анысы. Бу халык фикере, дип әйтә алмыйм, чөнки, минемчә, анда да урындык саклаучылар, шуның өчен көрәшүчеләр тупланган кебек тоела миңа. Халыкта, урын кешене бизәми, кеше урынны бизи, дигән булалар тагын. Алай түгел икән. Урын кешене бизи.
Тиздән Ватаныбыз тагын Путинлы булачак. Инде иске яңа Президентка наказлар да тапшыра башласаң ярыйдыр. Минем дә теләкләрем бар иде шул.
– Татар телем чикләнмәсен! Татар мәктәпләре ябылмасын! БДИны татар телемдә тапшыру хокукым булсын! Нинди графикада язуыбызны да халкым үзе сайласын!
Нәкъ менә Путин чорында телемнең, динемнең Русия бөтенлегенә куркыныч тудыруын аңлата башладылар, Медведев шул реформаны дәвам итте.
Русия таркалудан куркып, инде республикалардагы Президент атамаларыннан, алга таба, бәлкем, милли республика исеменнән дә баш тартырлар, губерна булып калырбыз…
Һәм әлегә соңгы теләгем: илебездә «управляемая демократия» түгел, чын сүз иреге, чын демократия булсын иде.
Бәлкем, Путинлы яңа эпоха шул казанышларыбыз белән тарихыбызга кереп калыр. Хыялланып утырам әле, югалткан «урындыкларымны» санап. Ник сакламаганмын икән инде үзләрен?! Хакимият фиркасендә, алкышлаучылар арасында булыр идем…
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Путин – илгә, ил Путинга кирәк… ,

Комментарии