ГКЧПга 18 ел. Ул ни?

халкы җәйне, көзне куркып көтә. Революцияләр нәкъ менә шул чакта бит. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән башлап ниләр генә булмады. Аеруча август куркыта. Ул дефолт белән дә тарихка кереп калды. Ә иң серле, әле дә җавап табылмаган вакыйга – ГКЧП. Моннан 18 ел элек, 1991 елның 19 августында Мәскәүдәге вакыйгалар бөтен дөньяны аякка бастырды. Һәм ул безнең тормышны да өр-яңадан үзгәртеп корды. Ил социализм принципларын тулысынча инкарь итте. Өч көнлек ыгы-зыгыдан соң изоляциядә калган Горбачев кире кайтты. ГКЧПны оештыручыларга суд башланды. Ләкин эш берничә утырыштан соң туктатылды, фетнә оештыручыларга судка кадәр үк амнистия игълан ителде. Моны барысы да кабул итте, әмма гэкачепистлар гына ризалашмады…

Әле һаман да бу дәһшәтле вакыйгалар турында төрле версияләр сөйләнә, мемуарлар языла, һәркем үзе яклаган якны герой итеп күрсәтә… Хаклык кайда булган соң?! ГКЧП җиңсә, тормышыбыз ничек булыр иде? Сәясәтчеләр, хакимияттәгеләр – һәркем моңа үз мәнфәгатеннән чыгып җавап бирсә дә, гади халык, бигрәк тә өлкән буын, кат-кат уйлана һәм бүгенге пенсионерлар арасында аның барып чыкмавына көенүчеләр шактый. Бик күп еллар үтеп кенә, минем уйлавымча, чын хаклык ачылыр.

КЕМ ҖИҢДЕ?

Инде үз фаразларыма килгәндә, фетнә, чынлап та, барып чыкты. ГКЧПны оештыручыларны кемдер “ялгыштырган”. Һәм бу кеше Борис Ельцин булмады микән? Кайбер сәясәтчеләр Борис Ельцинның әлеге фетнә турында алдан ук белүен, үзенең төп көндәше – СССРның беренче Президенты Михаил Горбачевны юлдан алу өчен куллануын әйтәләр. Әгәр бу хак булса, Ельцинның вакыйгалар куергач кына кинәт килеп чыгуы, танкларга басып кайнар нотыклар сөйләве халыкны авыштыру өчен генә. Ыгы-зыгыда танкларга тапталып үлгән егетләрдән герой ясау да – популярлык казануга зур ярдәм. Миндә мондый шикле уйлар тумас иде, әгәр фетнәчеләр суд каршына чынлап торып бастырылса, бүген алар җинаятьче буларак җәзаларын алган булса… Ә суд тыңлауларында чын хакыйкать ачылырга мөмкин иде…

1991 ел көзе. Әле исән. Ләкин Михаил Горбачевның инде кодрәте, хакимияте юк. яшен тизлеге белән таркалды. Иң беренче 24 августта Украина, аннан Молдавия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Төрекмәнстан бер-бер атлы мөстәкыйльлек игълан итте. Русия үзе дә 1991 елның 12 декабрендә бәйсез суверен дәүләткә әйләнде. Иң ахырдан составыннан 16 декабрьдә Казахстан чыкты. хакимият структуралары параличланды. СССРның беренче һәм соңгы президенты буларак тарихка кереп калган Горбачев отставкага китәргә мәҗбүр булды. Әнә шулай 1922 елда оештырылган, бар дөньяны өркетеп торган кодрәтле держава юкка чыкты. Русия үзбилгеләнеп, аерым дәүләт булып яши башлады. Ә урынына бәйсез дәүләтләр берлеген төзү барып чыкмады.

ГКЧП – МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕГЕ ӨЧЕН КАБЕР

Татарстан өчен ГКЧПның зыяны зур булды. Чөнки ул инде үзенең суверенлыгы турында декларация кабул итәргә өлгергән, союз составында 16нчы союздаш республика статусын алырга ниятләгән иде. Революцияләр булмаган очракта бу барып чыгасы гамәл булды. Тик ГКЧПдан соң эшләр башкача юнәлеш алды. “Ирекне күпме йота аласыз, алыгыз”, – дигән Ельцинга варис булып килгән моның киресен эшләргә кереште. Вертикаль оештырып, хакимиятне үзәккә тупларга тотынды. Кем белә, ул Ельцинның союзны таркатудагы ролен аңлап, сабак алып, Русияне саклап калуның бердәнбер чарасы дип каты кулны тапкандыр. Бу Мәскәү өчен отышлы булса да, Татарстан өчен юк. Инде менә хәзер телебезгә куркыныч яный. Заманында союздагы автономияле республика вакытындагы хокукларыбыз да үткән матур чагыбыз булып калмагае.

Фетнәдән соң халык алдында популярлыгы чиктән ашкан Ельцинның башы әйләнеп киттеме, әллә булышучыларга бурычлары күп булдымы, илдә хаос башланды. Байлык аерым куллар кулына күчә башлады. Бу приватизация дип аталды. 70 ел дәвамында тупланган халык байлыгы арзан хакка аерым шәхесләр кулына тоттырылды. Халык әле дә мәзәк итеп сөйләнелүче ваучерлар дип аталган кәгазьләр тотып калды. Сбербанкларда акчасын яндырды. Менә шушы әйберләрдән соң гына да фетнәне кем ясаган дигән сорау туа. Гэкачепистлармы, әллә аннан соң хакимиятне кулга төшергән олигархлармы? Бу гаять четерекле сорау. Хәтта миңа хәзер бу сорауларга бәхәсләшү, җавап эзләү куркыныч та кебек тоела башлады. Чөнки тыелган темалар, эзәрлекләүләр журналистлар арасында да күбәя.

“АЗАТЛЫК” РАДИОСЫ ЯРДӘМ ИТТЕ

Ә инде әлеге дә баягы 91нче елларга әйләнеп кайтсак, шәхсән мин ул чорны җирәнеп искә алам. Мәскәүдәге вакыйгалар безнең өчен читтәрәк булса да, бөтен ил пычрак суга баткан кебек булды. Инде ул чакта Татарстан телевидениесендә хәйран гына үткен тешле журналистка әйләнеп бара идем. Үземә кисәтү дә алдым. Чөнки бер ел элек коммунистлар партиясеннән чыктым. Кесәмдә партбилет йөртергә теләмәү сәбәбен райком бюроларында аңлатырга туры килде, пычрак тарихлы партиядә буласым килми дип төртеп күрсәттем. Моны искә төшерделәр: “Җавап тотарга әзерлән”, – дип кисәттеләр. Шуңа да мин үзем ГКЧП җиңүеннән шүрләдем. Ләкин шул чагында кайбер түрәләр күзендәге очкынны күрсәгез?! Һәм мин бер җитәкчемнән йомыш алдым: урамга чыгып, халык арасында сораштыру үткәрергә тиеш идем. Сюжетымда “ниһаять, тәртип урнашыр, Советлар иле гөрләп яшәр, яңа хакимият ярдәмендә төзи алырбыз” дигән җөмләләр кызыл җеп булып тезелергә тиеш иде. Күңелем тартмый, нидер сизенә, өстәвенә, теге кисәтү эчемне кимерә, кайттым да төн буе “Азатлык”, “Би-би-си” радиоларын тыңладым. “Дошман” радиолары Мәскәүдәге чуалышларны тасвирлый, ә безнең телевизор Аккош балетын күрсәтә. Нишләргә?

Иртән иртүк эшкә килдем дә, кинога төшерү бригадасын машинага утыртып, районына киттем. Кояшлы матур көн. Комбайнчыларны тезеп бастырдым: “Икмәк алтын бәясенә тиң. Икмәк булса бар да була: тынычлык та, муллык та. Безне, игенчеләрне, Мәскәүдәге ыгы-зыгы бик борчый. Безгә ашлыкны җыеп алырга мөмкинлек кирәк…” Комбайнчылар мине аңлады. Хәер, алар үз сүзләрен әйтте бит. Чөнки Мәскәүдәге фетнә ул Мәскәүнеке генә. Ул фетнә җиңгән очракта, минемчә, Мәскәүдә яман карарлар кабул ителмәс, нәкъ менә урыннарда ыгы-зыгы башланыр иде. Хәер, фетнә җиңелгәч тә, озак дәвам итте әле ул.

УБЫР КЕМ?

Хезмәт коллективларында дөнья мәшәкатьләрен онытып җыелышлар җыйдылар: газеталарда язып чыгылганча, “убырларга ау” (“охота на ведьм”) башланды. Безнең телевидениедә дә иртәнге тугызда башланган җыелыш төнге 11гә кадәр дәвам итте. Тиз генә әбәдкә чыгып кереп, озак бәхәсләштек. Кем нәрсә әйткән, кем нишләгән, кем сатлыкҗан, кем герой… бүген дә шаккатам. Шулкадәр “помойка” каян табылды икән?! Әнә шул рәвешле халык илдәге кризисны да онытып, “ведьма”лар эзләде. Ә бу ыгы-зыгыдан олигархлар бик оста файдаланды. Алар баеды. Миллиардерлар барлыкка килде, байлар белән хәерчеләр арасында упкын хасил булды, ил байлыгы чит илгә чыгарылды, директор белән гади хезмәткәр алган котчыккыч дәрәҗәдә аерылды. Урамнарга җинаятьчеләр, рэкетирлар хуҗа булды. Инде ГКЧПны яклап күзләрендә очкын кабынган, миңа партиядән чыкканым өчен янаган, аннан элегрәк партбилетымны тапшырган вакытта төрлечә оялтырга, хурларга маташкан абзыйлар төкерекләрен чәчә-чәчә коммунистларны сүгә. Илне шул мөртәт коммунистлар гына бөлгенлеккә төшерде, дип лаф ора иде. Бу фарс-тамашаны миңа күрергә туры килде. Әле дә аермачык исемдә: бер дәү абзый, минем партиядән чыгасыма борчылып: “Илфат, менә синең улың, кызың үсә, алар бер сорап куйсалар, әти, син партиядә булдыңмыни, ник чыгардылар, дип. Ничек җавап бирерсең?”, – диде. “Алар, бәлкем, бу адымым белән горурланыр”, – дидем мин бу абзыйга. “Синең өчен безгә бик оят”, – диючеләр дә булды бюрода мине тыңлаганда…

Менә шушы кайбер түрәләрнең әле дә сафта булып, баштарак хакимият партиясе “Наш дом – Россия”, аннан соң “Единство” һәм менә “Единая Россия” партияләрендә җан-фәрман “тырышуларын” күреп “сокланам”. “Менә бит нинди нык бирелгәнлек, нык кыйбла?!” – дип гаҗәпләнәм. Фетнә җиңгән очракта, ил кайсы юлдан китәр иде дип түгел, бу адәмнәр нишләр иде дип уйланам. Мөгаен, күпләрнең, шул хамелеон адәмнәр аркасында башлары төрмәләрдә черер иде. Мәскәүнең катышы булмас та иде, бәлкем. Ә Ельцин алып килгән демократия илне олигархларга тоттырса да, мондый күңелсез чатаклыклардан, эзәрлекләүләрдән йолып алып кала алды. Бары шуның өчен мин Русиянең 1991 елдан соң тоткан юлын, кыйбласыз булса да яклыйм.

…Теге Биектауда төшерелгән видеосюжетымны мин фетнәдән соң гына күрсәтә алдым. Чөнки дикторлар көнозын ТАСС агентлыгы хәбәрләрен укыды. Баштан ГКЧПны яклап, комиссия әгъзалары фәрманнарын, аннан соң аларны фаш итү турындагы мәгълүматларны ишеттек.

Фетнә өчен КПСС законсыз дип игълан ителде. Ләкин коммунистлар партиясе бетмәде. Аңа беркем каршы килә алмады.

…Бүгенге көнгә кадәр әле Русиянең бик күп упкыннар аша сикереп үтәсе бар: яңадан бер фетнә омтылышы – Югары Совет белән каршылык, парламент йортына танклардан ут ачу, Останкиноны штурмлау, дефолт, девальвация, деноминация кебек акча алыштырулар… Бар да артта, тарихта.

Ә тагын да элегрәк, 1964нче елда да фетнә булды бит. Анысы барып чыкты. Тик бу хакта бик аз сөйләнә. Ул чакта генераль секретарь Хрущев эшеннән алынды. Брежнев эпохасы башланды. Күп мәсьәләләрдә Хрущев дәвамчысы дип табылган Горбачев исә барын да булдырды: фетнә өчен җайлы шартлар тудырды… Ә ГКЧПда ничә төркем һәм нинди максатлардан катнашканлык серле томан аша гына аңлашыла.

Монысы соңгысы булсын инде. Аллаһы Тәгалә алга таба тынычлыктан, иминлектән аермасын. Гади халыкны сәяси уеннарның корбаны итмәсен.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии