Безгә ни җитми?

Безгә ни җитми?

Русиягә яңадан әйләнеп кайтты. Моңа шатланыргамы, әллә кайгырыргамы?

Милләттәшләребез – КЫРЫМТАТАРЛАР ХӘСРӘТТӘ. Күпне күрде шул бу халык. Сталин репрессиясе тегермәнендә генә тартылмады бу милләт. Гасырлар буе изелде, яуланды, кабат – кабат таланды. Кайчандыр Казан ханлыгы шушы Кырымга карап торган. Әмма Казан да, Кырым да мөстәкыйльлекләрен җуеп, милләт буларак җәберләнүгә дучар ителде. Бер караганда мөстәкыйль булмасак та, Русиядә бер кавем булып яшәргә тырышкан милләттәшләребезнең артуы әйбәт кебек. Әмма… тегеләй дә җайсыз, болай да өметсез.

Үз ватаныбыз дип саналган Русиядә без татарларга да телебезне, динебезне тотарга шартлар җитәрлекме соң? Минем балаларыма, оныкларыма ана телләрен онытмасын өчен шартлар бармы? Бүген инде безнең Совет илендәге автономияле республикада булган хокукларыбыз да юк дәрәҗәсендә. Суд системасы тәмам урыслашты. Дәүләт рәсми документлары урысча гына тутырыла. Инде чират мәгарифкә җитте. Халыкны милләт буларак бетерү өчен аның мәгарифен йолкып атарга кирәк. Бу эшләнә илебездә. Ни гаҗәп, бүген югары мөнбәрләрдән урысларны якларга, аларның мәдәниятен үстерергә, башка халыкларны шул милләтнең мирасына, гореф-гадәтләренә елышырга кирәк, « для русских» дигән чакырулар һәрдаим ишетелеп тора. Ә кайда минем гореф гадәтләрем, минем милли ихтыяҗым? Аның турында уйлаучы бармы? Гомумән, мине менә шушы сүзләрем өчен хөкем дә итәргә мөмкиннәр. Әле Кырымтатарларны, кушылыгыз, бездә сезгә барысы да әйбәт булыр, дип үгетләп йөргәндә, ДәүДума карамагында яңа закон өлгеләре бөтерелә.

Аның берсе – РУСОФОБИЯ ТУРЫНДАГЫ КАНУН, ягъни бүген урыс милләтенә каршы сүз әйткән кеше җинаятьчегә тиңләнә ала. Димәк, бу канун урыс милләтен якларга тиешле канун. Туктагыз әле, безнең Русиябездә ничә милләт яши? 100дән артыкмы? Ник урысларны гына яклыйлар соң анда? Толерантлык, милләтара татулык, тигезлек, хөрлек хакимлек иткән илдә мондый канун башкача аталыр иде. Милләтара низаг тудыру, аерым милләтне күпертеп күрсәтеп, икенчесен мәсхәрәләү, шовинистик, фашистик карашлар өчен җаваплылык, дип аталыр иде ул илдә. Бездә милләтара низаг тудыру канун белән тыела бит инде болай да. Тик ул канун бозучыларны сайланып кына чүпли. Мин фашистик лозунг кычкырсам, ул кулланылыр иде, ә менә урыс милләтен яклап, башкаларны мыскыллап кычкырсаң, ишетелми дә калырга мөмкин. Моңа анык мисал – Жиринвоский. Аның ачыктан-ачык шовинистик чыгышлары даими кабатланып тора. Аз-маз шаулыйлар да, тынычланалар. Әле кайчан гына ул Кавказны чәнечкеле тимерчыбыклар белән әйләндереп алып, анда бала табуны чикләү кирәклеген бар дөнья ишетерлек итеп кычкырды. Моны Кавказда күп бала табып, җинаятьчеләр үрчетәләр дип аңлатты, ничә еллар буе ЛДПР фиркасе лидеры вазыйфасын башкаручы сәясәтче. Путин чакырып алып, болай ярамый инде, дип, дусларча гына әйтеп куйды да, бетте.

Менә хәзер депутат Илья Пономарев Жириновскийның акылсыз чыгышларын законлаштырып куймакчы. Әгәр канун кабул ителсә, Жириновский аклана. Ә канунның эчтәлеге болай: масса-күләм мәгълүмат чараларында, яисә пикетларда, митингларда урысларны яратмау сизелсә, ягъни урыс милләтенә яки Русиягә, шулай ук урыс теленә, аның мәдәниятына, дәүләтчелегенә негатив караш пропагандаланса, административ җаваплылык каралган. Андый русофобка 50 мең сумга кадәр штраф чәпәргә мөмкиннәр.

Менә шундый законнар кабул итүче ил гражданнары булырга теләмәүче кырымтатарларны мин бик яхшы аңлыйм. Минем дә урысларны гына яклаучы кануннар өстенлек иткән илдә түгел, татарларны, башкортларны, мариларны… барлык милләтләрне дә тигез күргән, аларның милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндергән шартлар тудырылган илдә яшисем килә.

Тукта, бу урында МИН ТАГЫН ҖИНАЯТЬЧЕ дип табылырга мөмкин икән бит әле. «Бердәм Русия» фиркасе вәкилләре тагын бер канун өлгесе әзерләп яталар. Монысы инде, Русиянең бөтенлеген тәэмин итә торганы. ДәүДумада «Бердәм Русия» фиркасеннән безнең өчен борчылып яшәүче депутат Евгений Федоров РФның җинаять һәм административ кодексына, шулай ук террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәш канунына үзгәрешләр кертмәкче. Әгәр ул гамәлгә куелса, мәгълумат чарасында Русияне тәнкыйтьләргә ярамый. Аны бербөтен, бүленмәс, яраткан ватаныбыз дип кенә язарга рөхсәт ителә. Юкса, шул мәгълүмат чарасының җитәкчесен саллы гына хөкем көтә. Депутат фикеренчә, шундый канунга ихтыяҗ туган. Юкса, соңгы вакытта Русиядәге вәзгыятьне һәм Украинадагы хәлләрне мәгълүмат чараларында төрлечә яктырту сәбәп биргән. Ягъни, кайберәүләр дөрес мәгълүмат җиткерми, икенче төрле әйтсәк, бар да шушы депутат кебек уйламый. Бу бит «непорядок». Шул рәвешле Русиянең абруе төшә. Янәсе, кайбер журналистлар Украинадагы законсыз хакимиятне чын хакимият итеп күрсәткән.

Ай, болай да суларга куркып яшәгән СҮЗ ИРЕГЕ ДӘ КОМАЧАУ ИТӘ безнең депутатларыбызга.

Миңа калса, Русиядә бүген бер төрле генә караш хакимлек итә. Үзгә фикер бик аз санлы һәм аны ишеттерү аудиториясе дә кечерәя бара. Моңа «Дождь» телеканалының ябылуга дучар ителүе анык мисал. Радиолардан бары «Эхо Москвы» гына эшли, аның да киләчәктә тавышын кысмаслармы дип куркам. Татарда сүз иреген кулланып эшләргә без тырышабыз. Әмма «Безнең гәҗит» тә җиңел шартларда яшәми. Әле генә безнең эшчәнлегебездән дә экстремизм чаткыларын эзләделәр.

Шуңа күрә теге кануннар чыкканчы әйтеп калыйм, аннан соң мине сепаратизмда, илнең бөтенлеген какшатуда гаепләрләр: бүген Русия шулай сүз иреген, демократияне авызлыклап, 2 стандартлы, реаль тормыштан аерылган вәзгыятьне пропагандалап, үз гомерен кыскартырга мөмкин. Болай дәвам итсә, аны СССР язмышы көтмәсме? Совет илендә дә матбугат бер төрле язды, ә реаль тормыш икенче иде.

Бүген безгә бюджет хисабына яшәүче тагын бер субъект кирәк идеме? Белмим. БЕЗГӘ ҖИР ҖИТМИМЕ? Җитә, Хәтта артык та әле. Мактаулы Татарстанда да сөрелмәгән җирләр юк түгел, әмма без бу яктан башка төбәкләр белән чагыштырырлык дәрәҗәдә түгел, эшебез мактаулы. Ә менә Татарстаннан читкә, урыс өлкәләренә чыксаң, юл кырыенда кылган, әрем баскан хуҗасыз кырлар озата сине. Күпме җир юкка чыгып ята.

Кырымның кушылуына Русиядә күпчелек халык шат кебек тоела миңа. Танышларым арасында да, куанучылар күп. Ник куанасың, моның файдасын каян сизәсең, дигәч, аңлатып бирә алмыйлар. Кырым безнеке булган ич, дип кенә әйтә алалар. Безнеке булган, хәзер булмаса, безгә кыен булыр идеме?

Шушы Русия вәзгыятендә Кырымны Русиягә кушуны пропагандалаучылар ТВ экраннарына чыгып, митингларда ялкынлы нотыклар тотты. Танылган язучы Александр Проханов «Русия 24» телеканалында сөйли: «90нчы еллардагы кебек безне тезләндерә алмассыз. Без хәзер дошманнарыбызга җавап бирә алабыз. Безне җиңә алмассыз. Без бары тик тәртип яклы. РУСИЯ БӨЕК ИЛ! Ул тәртип урнаштырыр!»

Язучы, Русиянең Кырымдагы гамәленә карата дөнья протестына шулай җавап бирә. Экранга карап сораганымны сизми дә калдым: «Безне кем тезләндерде соң? Караклык, коррупция тезләндермәдеме? Моңа кем гаепле? Безгә кем яный? Безне кемдер басып алырга телиме? Ник соң без һәрвакыт дошман һәм аны читтән эзлибез? Эчке проблемаларны оныттырыр өченме? Халык азык-төлеккә, бензинга бәя артканын онытып, ах, бар бәлаләрдә Американы, Европаны гаепләсен өченме? Сугыш булмасын, дип кайгырып яшәсенгәме?»

Әмма телевизорда утырган Проханов мине ишетмәде. Хәер, бу сорауларны бирүче дә, ишетүче дә юк бүген Русиядә. Кремль, Кырымны Русиягә кушуга сөенүчеләрнең күп булуы өчен, менә шушы Проханов кебекләргә рәхмәтле булырга тиеш. Бу вәзгытьне яклап, сәнгать әһелләре дә Путинга хат язды бит. Кызганыч, анда Татарстаннан да хөрмәтле кешеләр бар… Танышларым арасында, аларның бу гамәлләрен, кая барсыннар, нишләсеннәр соң, дип шәрехләделәр. Кемдер ярарга тырыша, кемдер – үзен күрсәтергә…

Русиядә Украинаны яклап та, фаш итеп тә митинг-пикетлар үтте. Капма-каршы карашлы акцияләр Казанда да булды. Моңа артык тукталып тормыйм. Тик бер хәбәр күңелемә кереп калды. «Эхо Москвы»да Русия гамәлләрен яклаган пикеттан репортаж ишеттем: ораторның исемен хәтерләмим, ДәүДума депутаты иде. Украина фашистлар кулында, Русиядә фашизм үтмәс, фашистлар җыела торган мәйданнарга Русиядә юл куймабыз, дип сөрән сала ул.

Украинадагы вәзгыятькә күз салсаң, халыкның мәйданга чыгуына Янукович гаепле. Болай да хәерчелектә калган ил, нәкъ менә ул идарә иткән чорда, коррупция сазлыгына кереп чумды. Теге депутат ишеләр, властьтагылар, мәйданнарга, сүз ирегенә ничек кенә каршы булмасын, әгәр коррупция чәчәк ата икән, мәйданнар булачак һәм ул халык белән тулачак. Монда инде идарә ителә торган пропаганда машинасы гына ярдәм итә алмас. Өстәвенә, Русия Кырымдагы вәзгыяте белән бар дөньяны тагын бер кат үзенә каршы куйды. Бу киеренкелек илебез икътисадында да чагылмый калмас. Дөнья безгә төрле блокадалар белән яный. Без дә җавапсыз калмабыз, дип өркетәләр Кремльдән. Теге юлы ятимнәрне корбан иттек. Тагын ни уйлап табарлар…

Илнең нинди кризиска якынлашканын чамалау өчен доллар, евро курсларына күз салу да җитә. Рубль тәмам мәтәлеп бара…

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

P.S. Русия Президенты Владимир Путин дүшәмбе көнне Кырым җөмһүриятен суверен һәм бәйсез дәүләт итеп тану турындагы фәрманга кул куйды. Моны ул 16нчы мартта узган референдум нәтиҗәләренә нигезләнеп эшләде. Ә сишәмбе көнне ул Кырымны һәм Акъярны (Севастополь) Русиягә кушу килешүен имзалады. Ул Кырым җитәкчеләре белән килешүне имзалар алдыннан чыгыш ясап урыс, украин һәм кырымтатар теленең Кырымда тигез хокуклы дәүләт телләре булачагын, Русия Дәүләт Думасының һәм Федерация шурасының моны хуплаячагына шикләнмәвен белдерде.

  Безгә ни җитми?, 3.6 out of 5 based on 5 ratings

Комментарии