«Писүкле чәй»ле бәйрәм яңара

«Писүкле чәй»ле бәйрәм яңара

Безгә кадәрге буын гына түгел, минем чорныкылар да күпне күрергә өлгерде. Инде 6нчы дистәмне тутырырга санаулы айлар калды, ә шул чорда мин 3 Конституция кабул итү, аннан соң да аңа күп төрле ямаулыклар салу шаһиты булырга өлгердем. Инде менә 4нчесен сиплибез. Бер уйласаң, бер кеше гомере өчен атлаган саен Конституция алыштыру артык күп тоеладыр. Бер рухта тәрбияләнеп формалашкан аңыбызны ватып-җимереп, икенче форматка яраклашкан, хәзер исә аптырашта калган буын итеп хис итәм мин үземне. Кая барабыз соң, нигә кирәк бу җил куу уеннары, нигә хаҗәт сайлаулар?! Шул исәптән президент сайлаулары да… Патша монархиясен кайтарырга да, хакимлекне мирас итеп тапшырырга. Бу алай булмаса да, бүген шулай ич… Депутатларны да куып таратырга, сайлауларга акча исраф итмәскә. Әнә шул патша билгеләсен министрларны, депутат-киңәшчеләрен дә. Халык мәнфәгатьләрен үзләренчә, үзләренә кирәкчә кайгыртып тик ятсыннар. Ә янга калган акчаны ярлыларга өләшсеннәр. Менә шушы армияне туйдырырга күпме миллиардлар китә. Аны бит берничә кеше белән генә дә киңәшләшеп була, болай да каршылар юк, күп санлы булсалар да…

Бигрәк примитив фикер йөртәм инде, анысы. Соң, хәзерге заманда дөньяның кайсы җәмәгатьчелеге мин уйлаганча идарә институтын кабул итәр икән?! Димәк, институтның барлыгын, демократиянең эшләгәнен күрсәтергә кирәк.

Алай дисәң, Совет чорында да демократия уйнадык инде. Депутатлар сайлауларын хәтерлим. Армиядән соң райкомда эшли башлагач, сайлау участокларына вәкил булып та барганым булды.

Бала чактан ук калган: сайлау көне бәйрәм иде ул. Кибеткә дефицит әйберләр кайта, ул көнне безгә дә «тәмнушка»лар эләгә. Әле әнигә ияреп сайлауга барасым килеп тора. Концерт була. Кайсы елларда шунда апалар миңа писүкле чәй эчертәләр иде. Әй, тәмле иде ул… Ничек инде шундый тәмле әйберләр белән сыйлана торган көн бәйрәм булмасын?! Ул икәү генә иде: берсе Яңа ел (анысында бүләкләр өчен пакетларны үзебез тегә идек тә, Кыш бабай шуларга күчтәнәчләрен тутырып килә иде), икенчесе сайлаулар. Сабантуйлар да бар иде. Ләкин анда кесәнең төбенә төреп тыккан әни биргән бер тәңкәгә генә сыйлана ала идек.

Әнә, киләчәк өчен тавыш бирәм, дип интервьюлар бирә, журналист булып эшли башлагач, ни әйтергә икәнен өйрәтеп, кешене сөйләттерә идек. Без бердәнбер депутатны сайлауга чират торып тәрбияләндек шул. Без аны, шулай тиеш, дип кабул итә идек. Ә бүген күзләребез ачылгач, барын да күргәч, ничектер читенрәк.

Авылымда теркәлгәнлектән, мин сайлауларда шунда катнашам. Кызык анда. Хәзерге «идарә ителә торган демократия»нең үрнәге шунда сукыр күзгә дә күренә. Бар да гади һәм беркатлы эшләнә. Мин, исә, демократиянең ниндилеген күрмәмешкә салышып күзләремне йомам… Тиз генә чыгып китәм.

Менә чираттагы тапкыр төп законыбызны авыштыру да бәйрәм рухында үтәсе. Әле нинди көндә диген… Ленин бабабызның тууына 150 ел тулган көндә булыр кебек әйтәләр бит. Ул бәйрәм көне – ял итеп тә игълан ителәсе. Минем хәтеремә элеккеге шигарь искә төште: «Ленин яшәде, Ленин яши, Ленин яшәр!..» Алга иптәшләр, якты киләчәгебезгә табан!!!

Бүген Иван Грозныйны да, Петр патшаны да, әби патшаны да мактыйбыз. Ленин бабабызны яратабыз. Ә Сталинга мөкиббән китәбез. Тик менә безне нишләтерләр икән инде киләчәк буыннар? Брежнев Сталин Конституциясен алыштырды, Ельцин – Брежневныкын, Путин менә – Ельцинныкын «нитә». Башкалары озак утыра алмаганга – өлгермәделәр. Путиннан соң нишләрләр?! Мин әле тагын шушындый төп канун алыштыру бәйрәме шаһиты булырга өлгерермен микән?!

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии