Кемне җирләдек? Яки нәрсә... чәйнәдек?

Кемне җирләдек? Яки нәрсә... чәйнәдек?

Узган атнада Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов вафат булды. Аңа 88 яшь иде. Ул 1993нче елдан 2010нчы елга кадәр Башкортстан президенты вазыйфасын башкарды.

Ут күршеләребез Башкортстан җирендә яшәүчеләрнең тормышы бар татар милләте өчен мөһим. Татар-башкорт арасына чөй кагарга маташучы хәсрәт тарихчылар уйдырмаларына нигезләнеп, татар хисабына башкорт санын арттырырга җан-фәрман тырышучы сәясәтчеләрнең кара эшләренә дә карамастан, чынында татар белән башкорт игезәкләр кебек бертуган: уртак мәдәниятыбыз, сәнгатебез, гореф-гадәтләребез. Бу татар артисты, монысы башкортка хезмәт итә, дип әйтә торган артистларыбыз да юк бит безнең. Менә шушындый тугандаш республика җитәкчесе татар белән башкорт арасына чөй кагучылар арасында булдымы, аның карашлары нинди иде? Бүген шул сорауга үз фикерләремне җиткерергә телим. Вафат булганнар турында кимчелекләре булса, дәшми калалар, яман итеп искә алырга ярамаганны истә тотарга тырышырмын.

Башкортстан Татарстан белән иңгә-иң торып үсешкә ирешергә тырышты. Әмма мин инде 40 ел журналистикада һәм бу нисбәттән вәзгыятьне һәрдаим күзәтеп яшәдем, шуңа да әйтә алам, Башкортстан Татарстанны никтер гел көндәш итеп күрде. Юкса, ике тугандаш республика җитәкчелеге компаньоннар булып, кунакка йөрешеп яшәргә тиеш иде. Әмма бүген Минтимер Шәймиев белән Мортаза Рәхимов үзара берегеп эшләде дип күрсәтергә тырышсалар да, мин туганнарча якынлыкны күрмәдем. Монда Татарстан позициясе йогынтысы булмагандыр, киресенчә, Башкортстан ягының ниндидер шикле позициясе сизелә иде кебек.

2 дистә гомер республиканың беренче кешесе буларак, Мортаза Рәхимов Башкортстан өчен аз эшләмәде, республика индустриаль төбәк исемлегенә керде. СССР таркалганнан соң Башкортстан үсте. Мортаза Рәхимов үзе дә абруйлы төбәк җитәкчесе рәтендә иде. Аның исемен Шәймиев белән янәшә куялар, аның сүзен тыңлыйлар, колак салалар иде. «БИЗНЕС Online» газетасына Уфа политологы Дмитрий Михайлеченко, кайберәүләр социаль челтәрләрдә аның мәктәпләр төзүен, газ кертүен банк картасыннан акча салдыручы банкоматка рәхмәт әйтү белән тиңләштерә, ди. Ләкин бу алай түгел, республикада хакимияткә рәхмәт әйтергә өндәүче менеджерлар юк, халык ихлас рәхмәтле, дип белдерә ул. Дөрестән дә, болгавыр заманнар, СССР таркалды, Русия хәерчелек чигендә. Ә Татарстан янәшәсендәге Башкортстан үсештә. Шулай ук мәктәпләр төзергә, газлар кертергә тиешле губернаторлар, өлкәләрен хәерчелек чигенә җиткергән вакыт бу...

Мортаза Рәхимов тормыш юлын 1956нчы елда Уфа нефть эшкәртү заводында оператор булып башлап җибәрә. 30елдан соң аның директоры була. Бары тик 56 яшендә генә депутат. Инде 1990нчы елда БАССРның Югары Советы рәисе итеп сайлана. 3 елдан – президент. Аның турында бик тыйнак, халыкчан, гади иде, дип искә алалар. Артык купшылыкка омтылмады, диләр. Бәлкем шул сәбәпледер, олигархлар Башкортстанда мантып китә алмый. Ул гел юлда, халык арасында иде. Аның гамәлләрендә ясалмалык, фальш сизелми иде. Татар-башкорт проблемасы кискен торса да, Нур татар театры төзелде. Авырлык белән булса да, татар гимназияләре дә ачылды. Милли мәгариф сакланып калды. Татарстан үрнәгендә ВУЗлар берләштерелмәде... Саный китсәң, күп искә алырлык уңышлар. 

Ләкин хакимияттә озак булу сәбәплеме, башкортларның «бабасында» элеккеге дәрт-дәрман юкка чыгып бара, халык арасында абруй какшый. Өстәвенә Рәхимовлар гаиләсенең бәхетсезлеге дияргә мөмкин булган бердәнбер балалары – уллары Урал язмышы.

2003нче елдагы сайлаулар аның чын рейтингын күрсәтте. Шулай да демократик дип бәяләргә мөмкин булган төбәк башлыгын сайлауларда, аны соңгысы дияргә буладыр. Рәхимовка көндәшлеккә «Лукойл» ширкәтенең элеккеге вице-президенты, татар Рәлиф Сафин һәм урыс милләтеннән Межпромбанк директорлар советы әгъзасы Сергей Времеенко чыкты. Нәтиҗәдә Мортаза Рәхимов беренче турда ота алмады, ә бу милли республика җитәкчелеге өчен ул чорда ук инде җиңелүгә тиң хурлык иде. Бик күп хәрәмләшүләр ачыкланды. Шау купты, тик ахыр чиктә оппонентлар читкә китте, ә Рәхимов Мәскәү белән килешүгә барды. Шулай дияргә нигез бар, чөнки алдагы елларда инде Республика бик күп майлы калҗаларын берәм-берәм Мәскәүгә тоттыра башлады.

Соңрак төбәк башлыкларын сайлаулар бетерелгәч тә, Путин Рәхимовны яңа 5 еллык срокка билгеләде. Әмма инде Рәхимов җитәкчелектә көчсезләнгән иде. Срогы тулганчы ук картларча юкка чыкты. Өстәвенә улы Урал Рәхимов тирәсендә болытлар куерганнан куера. Уралның перспективасы төрмә белән төгәлләнәсе күренеп тора. Ул «Башнефтехим», «Башкирэнерго» директорлар советлары рәисе, аннан «Башнефть» генераль директоры... Ләкин аның республика нефть тармагын сатудан кесәсенә зур суммалар салып куюы турында матбугат шаулый башлагач, республиканың «беренче улы» Австриягә качарга мәҗбүр булды. 2014нче елда Уралны «Башнефть» акцияләрен үзләштерүдә гаепләп халыкара эзләүгә бирделәр. Австрия бу гаепләүләрне сәяси дип бәяләп, аны бирмәде. Улы әтисен җирләү җеназасында да катнаша алмады, аңа Русиягә юллар ябык. Урал турында аның традицион булмаган юнәлеш вәкиле булуы турында да имеш-мимешләр таралды.

Әнә шулай легендар шәхес, кайчандыр кодрәте ташып торган төбәк президенты гомер көзен күңелсез тәмамлады. Гаилә бәхетен дә күрмәде, оныклар сөю тәмен дә татымады. Бу яктан кызганыч Мортаза Рәхимовның язмышы.

2003нче елгы сайлауларга мин, телевидениедә «Атна» информацион аналитик программасы авторы буларак, ут күршеләребездәге сайлауларны яктыртырга журналистлар җибәрдем. Программабыз хәбәрчесе Фирдүс Гыймалетдиновка Мортаза Рәхимовтан интервью алырга туры килде. Әмма ул аларның Татарстан журналистлары икәнен белүгә җәелеп китмәгән, бары бер генә фраза ычкындырды: «Бук чәйнәп йөрмәгез!» Моны минем тапшыруымда бар татар ишетте. Шуннан бу фраза бик күп еллар дәвамында бик күп журналистлар тарафыннан төрле телләрдә телгә алынды.

Әйе, хакимияттә озак еллар утырган түрә әнә шулай үзенә ошамаган нәрсәләргә нәфрәт белән карарга мөмкин, һәм демократик институтны җимереп, шәхес культы оештыра, үз тирәсенә үзенә ошаган, үзе ышанган кешеләрне туплый, ләкин шул ышанычлылар аны, ахыр чиктә, юкка да чыгара. Башкортстанда сүз ирегенең чамалы булуы андагы мәгълүмат чараларының санында һәм эшчәнлегендә дә күренә. Бу нисбәттән ул Татарстаннан бүген дә бик нык калыша. Мортаза Рәхимов тирәсендәге вәзгыятьне мин шулай бәялим.

Сүземнең ахырында шуны әйтим, әгәр мин башкорт милләте вәкиле булсам, Мортаза Рәхимов каршында тезләнер идем. Ул башкорт халкы өчен, аның теле, милли горурлыгын булдырыр өчен башка милли төбәкләр башлыклары эшләмәгәнне башкарды. Бер генә тапкыр әйтмәдем, бер генә мисал: әйтик БСТ телетапшыруларын карасаң, анда урыс телендәге тапшырулардан да башкорт исе килә, ә безнең татар телевидениесендә татар телендәге тапшырулардан да татарлыкны эзләп табып алу җиңел түгел. Башкортларда бүген милли аң югары дәрәҗәдә. Мәкаләмнең башында телгә алынган ялган тарихчылар, татар ул башкорт диалекты, дип лаф оручылар махсус грантлар алып эш итә. Бу алар өчен заказ. Ә без дәшмибез, күрмәмешкә салышабыз.

Ни генә булса да, ут күршебез Башкортстан тарихында җуелмас эз калдырган Мортаза Рәхимовның урыны җәннәттә булсын. Аның бу дөньяда белеп кылган гөнаһларын Аллаһы ярлыкасын. Һәрхәлдә, аны бу дөньяда Русия җитәкчелеге зурлап озатты, тегендә нишләтерләр...

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии