- 17.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №50 (18 декабрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Татарстанда чиркәүгә ут төртүдә шикләнелүчеләр кулга алынды. «Татар-информ» хәбәренә ышансаң, алар чиркәү яндыруны сентябрьдә планлаштырган, ә идеяне тормышка ашыру карары ноябрь уртасында кабул ителгән. Ә хокук саклаучылар, ут төртүчеләрнең һәм аларның ярдәмчеләренең кем булуын кыска вакыт эчендә ачыклаган. Алар барысы да сак астына алынган.
Әлеге рәсми хәбәрдән соң, берничә көн үтүгә каршылыклы белдерүләр ясала башлады. Гаепләнүче егетләрнең берсе – Рафаил Зариповның әтисе Ракыйп Зарипов, улының коточкыч газапларга дучар ителүен, гарипләнүен, авыр хәлдә больницага озатылуын игълан итте. Һәм больницада реанимациядә ятучы гаепләнүче бер Рафаил гына түгел икән. Айрат Галиевка операция ясалган, аның диагнозы адвокатка әйтелми. Татарстан тикшерү комитеты Түбән Кама хастаханәсендә яткан Айрат Галиев һәм Рафаил Зарипов һәм тагын ике тоткын янына тикшерү җитәкчесе Илшат Төхватуллинның язма рөхсәте булмый торып, адвокатларны кертүне тыйды, дип хәбәр итә «Азатлык» радиосы. Адвокатлар тикшерүчеләрнең бу карарын канунсызлыкта гаепләп прокуратурага шикаять җибәрде. Казан хокук яклау үзәге Татарстанның адвокатлар палатасына тоткыннарга юридик ярдәм күрсәтү мөмкинлеген сорап хат юллады.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итте. Эзәрлекләнгән мөселманнарның аналары һәм хатыннары Диния идарәсенә хокукый ярдәм сорап хат юллаган. Хатта кулга алынган мөселманнарның тикшерү барышында хокуклары бозылуы, аларның газаплануы һәм җәберләнүе турында язылган.
Мөфти прокурорга җибәрелгән хатта бу хәбәрләрнең тикшерелүен сораган һәм «тикшерү барышы турында мәгълүмат булмавына, аның урынына интернетта дәлилләнмәгән төрле имеш-мимеш күп булуына» борчылу белдергән, моның җәмгыятьтә киеренкелек тудыруын әйткән. Мөфти Сәмигуллин тикшерү барышында канун бозылу һәм көч куллануның кабул ителмәслек бер гамәл булуын да белдергән.
Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат вәкиле Ирина Нижельская адвокат Радик Галимов белдерүенә каршы: «Зариповка беркем дә тимәгән. Газапладылар дип ул җаваплылыктан качарга тели. Ул аеруча авыр җинаять кылуда шикләнелә. Адвокатның эше – аны ничек тә булса яклау», – диде «Интерфакс» агентлыгына.
Шулай да тоткыннарның хәле һәм тикшерү барышы турында мәгълүмат сер итеп саклана.
Хәер, тоткарланган егетләр котчыккыч газаплауларга дучар ителә дип язучы журналистлар гайбәт тарата икән бит. «Мондый мәгълүматлар дөреслеккә туры килми. Тикшерү фаразынча, мондый белдерүләрнең максаты – объектив тикшерүгә комачау итү, тикшерү органнарына басым ясау. Әлеге җинаять эшләре буенча тикшерү гамәлләре Җинаять-процессуаль кодекс нормалары нигезендә, гаепләнүчеләрнең пүнәтәйләре, яисә адвокатлары катнашында үтә», дигән хәбәр таратты Татарстан буенча Тикшерү комитеты. «Инде ФСБ, МВД белән берлектә үткәрелгән тикшерү-оператив чаралар нигезендә тоткарланучыларның гаепләре расланды. Хәзерге вакытта дәлилләрне ныгыту, раслау өчен тикшерү гамәлләре алып барыла», – диелә әлеге белдерүдә.
Хәтерегездә булса, заманында шушы ук комитетта да, Эчке эшләр министрлыгында да «Дальний»да бернинди җәзалаулар, газаплаулар булмады, бар да тәртиптә дигән белдерүләр күп яңгырады. Бичара, Назаров, шампан шешәсен артыграк куллану нәтиҗәсендә һәлак булгач һәм бу вакыйганы, очраклы рәвештә, журналистлар белеп алуы аркасында гына, бар да ачылды.
«Дальний»дан соң да күп мисаллар булды.
Инде Түбән Камадагы хәлләргә килгәндә, тикшерү изоляторларында газаплауларны, көч структуралары, шул ук тикшерүчеләр түгел, ә бәлки, гаепләнүчеләрнең адвокатлары инкарь итәргә тиештер. Кызганыч, алар үзләренең законлы эшчәнлекләрен алып бара алмый. Тикшерүчеләр бар да әйбәт, дип аңлатырга тырышкан, газаплаулар булмаган изоляторда сорау алганнан соң, гаепләнүчеләр авыр хәлдә реанимация койкасында ята.
Закон кысаларында гына эш итүче хөрмәтле хокук яклаучылар! Газаплаулар бар, клиентларыбыз янына кертмиләр, дип белдерүләр таратучы адвокатларны ялган сөйли, басым ясарга тели дип гаепләү, никтер ышандырмый. Алар хаклы, кебек тоела. Минемчә, бу вакыйга Татарстанны тагын бер тапкыр «данлаячак».
***
Зәки Зәйнуллинның «Кави Нәҗми дигән язучы» дип исемләнгән романында узган гасырның 37нче елларында ничек итеп НКВД подвалларында татар зыялыларын җәзалау тасвирлана. Мөгаен, арада иң каты җәзаланучыларның берсе Кави Нәҗми булгандыр. Зәки Зәйнуллин, аның җан җирләренә кадәр итек белән таптап, сытып бетерүләрен бәян итә.
Әле шушы көннәрдә генә интернет челтәреннән Түбән Камада хокук сакчыларының кыланышларын укыгач, имәнеп киттем һәм ирексездән Зәки абзыйның әсәрен, 37нче елларны искә төшереп, чагыштырып алдым – үткәннәр кире кайта түгелме? Әнә, Чистай егете, 29 яшьлек Рафаил Зариповны, гаебен таныту өчен, җенес әгъзаларына ток чыбыгы тидереп җәзалаганнар. Кызыбрак китеп, умыртка сөяген сындырып, сидек куыгын шартлатып атканнар, дигән хәбәр дә бар. Хәзер япь-яшь ирнең аяклары йөрми, үзе Түбән Кама хастаханәсенең реанимация бүлегендә икән.
Югыйсә, аны 4нче декабрь көнне Чистай Эчке эшләр бүлегенә телефоннан гына дәштереп алган булганнар. Мондый чакыруны кабул итмәсә дә ярый иде – повестка белән чакыртсыннар! Әмма безнең халык шундый күндәм инде ул – асарга чакырсалар да, алдын-артын уйлап тормый гына бара. Рафаил дә әтисе белән килгән. Тик полициягә кереп киткәннән соң, аны әтисе бүтән күрмәгән, бары 5нче декабрьдә генә улының Түбән Кама тикшерү изоляторында икәнен хәбәр иткәннәр. Икенче көнне ата-ана адвокат яллаган, әмма ул Рафаилгә бары 8 декабрьдә генә керә алган. Анда да егетне аңсыз хәлдә камера идәнендә тапкан, «Ашыгыч ярдәм» чакырткан. Бүгенге көндә җәмәгатьчелеккә шул билгеле – Рафаил Зариповтан битлек кигән бәндәләр чиркәүләр яндырып йөрүен тануны таләп иткәннәр, шуның өчен җәзалаганнар, җенес әгъзаларына ток суктырганнар, диләр… Бу дөрес түгелдер, дип ышанасы килә…
Нәрсә, 37нче еллар белән чагыштыруым, Кави Нәҗмине искә алуым урынлымы? Ул чакта да Кави Нәҗмидән булмаган гаебен – совет иленә каршы эшчәнлек алып баруын тануын таләп итәләр, бу юлы да шаһитләре булган, чиркәүләр янган көннәрдә һәр адымын раслый алган егеттән гаеп таныттыралармы? Тик Кави Нәҗмине битлек артына качмый гына җәзалыйлар, аларның исем-фамилияләре тарихка билгеле һәм нәсел-нәсәбәләренә хурлык тамгасы булып тора. Биредә исә качалар, эз яшерәләр. Мин, хәтта, Рафаилнең адвокаты язган шикаятьләргә нинди җавап буласын да беләм: «Үзе чирле булган, сорау алганда егылды», – диячәкләр. Әгәр инде матбугатта бераз шауласак, «билгесез затларга» карата җинаять эше ачып, без тынычлангач, аны артык шауламый гына, ябып куярлар.
Тагын 37нче еллар белән параллель уздырырга мәҗбүрмен. Ул чакта Кави Нәҗмине гаебе расланмау сәбәпле төрмәдән чыгарганнар. Чөнки без куркынып искә алган чорда да, «тройка» судларында 20 процент халык акланган, дигән мәгълүмат укыганым бар. Ә менә бүгенге «гуманлы» хокук сакчылары тырнагына эләгүчеләрнең 2 генә проценты аклана, имеш. Шуңа күрә, бу эш буенча кулга алынган мөселман ир-егетләрне җиңел генә чыгарып җибәрерләр, дип уйламыйм. Рафаил Зариповны гарипләндергәннән соң, ничек тә аның һәм иптәшләренең гаебен расларга тырышачаклар. Янәсе, сез кемне яклыйсыз, болар бит террорчылар! Адвокатсыз сорау алу һәм законсыз җәза куллануларын безнең хокук сакчылары шулай акларга ярата – җинаятьче бит алар! Судсыз гына кешедән җинаятьче ясап куялар. Чөнки беләләр: шампан шешәсе, җенес әгъзасына тоташтырылган электр чыбыклары гаепсезнең дә гаебен танытуга сәләтле. Шуңа күрә, бу җинаятьләрне кылуда гаепләнеп кулга алынган ир-егетләрнең, чынлап та, гаепле булуына шигем бар. Әлегә бу кешеләрнең кемлеге дә тәгаен билгеле түгел, Рафаил Зариповның әтисе Ракыйп әфәнде сүзләреннән чыгып кына фаразлый алабыз: Рәис Шәйдуллин, Марат Сабиров, Айрат Ситдыйков һәм Рафаил Зарипов. Барысы да кыйналган, җәзаланган, дигән фаразлар бар.
Бүгенге көндә 16 мөселман ир-егетенең каза күрүе хакында сүзләр йөри. Хәтта, А. Г. дигәненең җенес әгъзасы кисеп алынган, бик күп кан югалтып Түбән Кама хастаханәсендә авыр хәлдә ята, диләр. Монысы ни дәрәҗәдә хак? Бүгенге көндә Чистайда кулга алынган биш ир-атның авыр хәлдә булуы хакында хәбәрләр килә интернет челтәренә. Тик каза күрүчеләр янына ни адвокатларын, ни туган-тумачаларын кертмиләр. Түбән Кама хастаханәсендә аларны ОМОН саклый, дип тә хәбәр итәләр.
Инде эш шуңа барып җиткән ки, мөслимә хатын-кызларыбызга да бәйләнә башлаганнар. Ялгызы ике бала үстерүче Гүзәл Ягъфәрованы чиркәүләргә ут төртүдә гаепләп сорау алганнар. Ике балалы ялгыз ананың мондый эшкә барырга ни вакыты, ни мөмкинлеге юклыгын аңларга теләмиләрме? Мөселман сүзе «юләр» сүзенең синонимы, дип уйлыйлармы? Шулай ук, Чистайда кулга алынган мөселман егете Михаил Мартьяновның дүрт айлык баласы вә хәләл җефетен куркытып бетергәннәр, килеп ишекләрен шакып йөргәннәр, повестка калдырып киткәннәр. Дүрт айлык баласы булган ананың террорчылык белән шөгыльләнергә вакыты буламы? Әллә аның аша иренә басым ясамакчылармы? Абсурд театры бу!!!
Каза күрүчеләрнең саны күпкә зуррак, кайберләре дәшми калуны мәгъкуль күрә. Әле кайдалыклары билгесез кардәшләр бар, алар ни хәлдә икән? 37нче елда да болай кыланмаганнар, гестапода да әгъза кисү дәрәҗәсенә төшмәгәннәр. Фашистларда моның белән медицина хезмәте шөгыльләнгән. Кем булуларына карамастан, бу эшләрне кылучыларга, фетнәгә катнашы булучыларга, чиркәү яндыручыларга Аллаһының ләгънәте булсын, җиде буын нәсел-нәсәбе дөнья вә ахирәт рәхәте күрмәсен!!! Башка тагын ни әйтим?!
МӨҺАҖИРЛЕК КОТЫЛУ ТҮГЕЛ
Хәер, әйтә алам икән әле. Киләчәктә ни буласын фаразлый алам. Узган елгы җәйге «тамаша» вакытында 600ләп мөселман төрле дәрәҗәдә каза күрде, диделәр. Бу хәлләрдән соң күп кенә мөселман кардәшләр илдән үк китү турында уйлана башлады. Гарәп-фарсы илләренә, Төркиягә китүчеләр булды. Яшьрәкләрне аңлыйм, әмма 40-50 яшәр, монда тамыр җибәргән кешеләр дә китү җаен эзләделәр, читкә барып карап та кайттылар. Мөгаен, быелгы тамашадан соң да китүчеләр күп булыр. Әле РФ Президентының Кавказдагы вәкиле А.Хлопонин да китәргә киңәш биреп торды. Янәсе, кем Русиядә дөньяви кануннар буенча яшәргә теләми, Якын Көнчыгыш илләренә китсеннәр! «Бик яшисебез килә – яшәтмисез бит, гел законлы хокукларыбызны бозасыз!» – дип кычкырасы килә, ләкин ишетүче юк. Мәскәү «инородец» вә «басурман» авазын ишетми ул…
Ярар, китүчеләр булыр, дидем, әмма аларны гарәп илләрендә кочак җәеп каршы алучылар бармы соң?! Юк! Ә яшәргә, гаиләңне туендырырга кирәк. Тел белмәгән, таныш-белешең булмаган көе нишләргә? Бары бер генә юл кала – сугышка керергә. Дөньяда Америка Кушма Штатлары кебек агрессор барында, мөселман сугышчысына эш бетмәячәк. Әле безнең ир-атларның Русия армиясендә шактый яхшы әзерлек үтүләрен һәм мөҗәһидләрнең Русия коралын яратуын исәпкә алсаң, безнең кардәш бик кирәкле кешегә әйләнеп куя.
Моны раслап та торасы юк. Бүгенге көндә Әфганстанда талиблар арасында да, Сүрия партизаннары арасында да татар егетләре бар, диләр. Алар кайчакта интернетта күренгәләп тә алалар… Нәрсә, бу егетләр чит төбәкләргә үз теләкләре белән кан коярга китте, дип уйлыйсызмы? Юләр сатмагыз, беркем тиктомалдан үлемгә барырга теләми – аларны шундый шартларга куйдылар, башка чаралары калмагандыр… Татар егетләренең әллә кайларда һәм әллә кемнәр өчен кан коеп йөрүе бик аяныч!
Менә бүген Сүриядә сугышучы «Болгар җәмәгате» бар диләр. Интернетта күренеп тә алдылар, урысча сөйләшәләр иде. Ярар, татарлар, дип ышаныйк та ди. Әмма озакламый Сүриядә сугыш бетәчәк һәм бу егетләр кая барыр икән? Әфганстан, Таҗикстан аша Русиянең Кавказына кайтмаслармы? Үзләрен туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр иткән илдән үч алырга теләмәсләрме? Мин моңа ышанмас идем һәм бу сценарийны теләмәс идем. Чөнки тыныч илдә балалар үстерәсем килә. Минем башка Ватаным юк һәм булмаячак. Димәк, биредәге тынычлыкны, хокукларымның санга сугылуын тәэмин итәргә тиешмен. Моның өчен бары тик үз сүземне әйтә, югарыдагыларны кисәтә генә алам, башка вәкаләтләрем юк. Тик анда безне ишетәләрме соң?
БЕЗ ТҮГЕЛ УЛ!
Инде үткән вакыйгаларга янә бер кат күз салып карыйк. Башта берьюлы ике чиркәү янды. Әмма, «Боинг 737» егылуы нәтиҗәсендә, бу чиркәүләр беразга «онытылып» торды. Республикада траур игълан ителгән көннәрдә кемнәрнедер җәзалый алмыйлар бит инде! Бары тик кайгы бераз онытыла төшкәч кенә, бу эшкә тотынып була. Әмма ул чакта инде янган чиркәүләр дә онытыла, нишләргә? Әлбәттә, тагын ике чиркәүгә ут төртергә, матбугатта тавыш чыгарырга һәм шулар шаукымында мөселманнарны җәзаларга, бөтен дөньяга Татарстанны террорчылык оясы итеп күрсәтергә! Шулай эшләделәр дә…
Тик ышандырмастай начар сценарий буенча эшлиләр. Башта ике, кайгы таралгач, тагын ике чиркәүнең януы да, бу чиркәүләрнең йә төзелеп тә бетмәгән, йә инде ике гасыр элек төзелүе сәбәпле тузып беткән булуы да шикләндерә. Террорчы бит күбрәк зыян салырга тырыша, ә монда зыянны мөмкин кадәр кимрәк китерү өчен тырышалар кебек… Аннан соң, керәшен чиркәүләренә бәйләнү дә бик шикле. Мөселманнар беркайчан да керәшеннәр белән тартышмады…
Миңа калса, кемнәрдер Татарстанда тотрыксыз вәзгыять тудырып, болганчык суда балык тотып калырга, ниндидер сәяси вә икътисади мәнфәгатьләрен кайгыртып калырга тырыша. Тик бу кешеләрнең Татарстаннан булуына шигем бар. Чөнки алар татар-мөселманнарны, керәшен татарларын, урысларны үзара ызгыштырырга тели. Әмма безнең халыкларның фикер сөрешен бик аңлап бетермиләр шул! Без христианнар белән бу җирдә шундый озак яшибез ки, ниндидер провокаторлар гына үзара сугыштыра алмаячак! Бу «спектакль» башында торучылар шуны онытмасын – Иваново яки Архангельск урысы белән Казан урысы арасында аерма бик зур. Бармый ул татарга каршы балта тотып, ә татар урыска каршы сәнәк тотып чыкмый! Бездәге халык бер-беренә инде ияләнгән.
Хәтта, узган гасырның 90нчы елларында да татар бер чиркәү яндырмады, бер урыс кешесенә кул күтәрмәде. Ә бит ул чакта без көчле һәм, теләсәк, барысын да себереп түгә, бар чиркәүләрнең көлен күккә очыра ала идек. Кызу канлы егетләребез дә җитәрлек булды. Ләкин ул чакта да урыска, христиан динендәге ватандашларыбызга карата яманлык уебызда булмады, юлбашчыларыбыз Марат Мөлеков, Фәүзия Бәйрәмовалар андый максат куймадылар да. Татар милләтчесе беркайчан да башка милләтләрне кысу максатында эш алып бармады, бары үз мәнфәгатен генә яклады. Татар һәм урыс милләтчеләре арасында аерма шунда. Шуңа күрә ниндидер мифик террорчыларны Татарстан мөселманнары арасыннан эзләүне ялгыш юл, дип саныйм. Ә инде кешеләрдән булмаган гаепләрен таныту өчен җәзага тартуны – вәхшәт, дип бәялим. Ялгышсам иде мин. Хокук сакчылары чын җинаятьчеләрне, террорчыларны тотсын, илебездә иминлек тәэмин итә алсын иде. Тик гамәлләр икенче төрле уйларга мәҗбүр итә. Утсыз төтен булмый… Татарстаныбызда харам эшләр кылына бугай…
Аллаһы Тәгалә барчабызга дөрес гамәлләр кылырдай акыл вә сәләт бирсен!
Искәндәр СИРАҖИ, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Чиркәү яндыручылар чын яндыручымы?,
Комментарии