- 17.11.2024
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2024, №11 (ноябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Көзнең соңгы аена кердек. Һәм ни белән истә калыр ул? Иң элек ноябрьдән эшли башларга тиешле яңа законнарны барларга булдым. Чөнки алар шактый катлам халыкка сизеләчәк.
* Традиция буенча октябрьдә 80 яше тулганнарның пенсиясе 8134,88 сумга артачак. Ерак Төньякта яки аңа тиң төбәкләрдә яшәүчеләргә ул зуррак булачак. I группа инвалидларның да пенсияләре арта.
Экспертлар пенсияләр индексациясе инфляциягә караганда зуррак, дип ышандыра үзе. Моңа чынлап та ышанасы килә, ләкин кибетләргә кергәч һәм коммуналь түләү кәгазьләрен алгач, шиккә каласың...
* Үзәк банк төп ставканы күтәрү сәбәпле, ипотекалар, кредитлар алу кыенлашачак. Бигрәк тә машина залогы белән тәэмин ителә торган кредитларга банк таләпләре кырыслана.
* Тиз түләү системасында акча күчерү, дәүләт хезмәтләренә түләү җайлаштырыла һәм банк комиссия алудан туктый яки киметә.
* Мигрантларга контроль көчәйтелә. Чит ил гражданнарына илгә керү, теркәү таләпләре кырысландырыла. Ә инде 21нче ноябрьдән Русия гражданлыгын алырга теләүчеләр ант бирергә дә тиеш була.
* Социаль челтәрләрдә үз битләре булган блогерлар, аудиториясе 10 меңнән артык булганда, Роскомнадзорга үзләре турында мәгълүмат тапшырырга тиеш. Ә инде көненә 500 меңнән артык язылучысы булганнар, хакимият таләбе буенча, абонентлары турында да мәгълүмат тапшырырга бурычлы.
* Ноябрь аеннан торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүне компенсацияләү җайлаша. Мондый ташламалар аерым катлам кешеләргә, мәсәлән, инвалидларга, авыл мәктәпләре укытучыларына, чернобыльчеләргә, блокадада булганнарга каралган. Ләкин, моңарчы коммуналь түләүләр бурычы булса, компенсация сораучының гаризасын кире кагарга мөмкиннәр иде. Бурыч түләнсә дә, ташлама кайтарылмады. Ә хәзер түләнмәгән бурычлар гына исәпкә алынырга тиеш.
* Браконьерларның тормышы кыенлаша. Табигый тыюлыкларны даими күзәтү астына алалар. Элек планнан тыш тикшерүләр тыелган иде. Хәзер инспекторлар табигый зоналарны даими контрольдә тотарга тиеш. Бу экологиягә зыян салучы браконьерларның нәфесләрен тыярга булышыр, дип уйлыйлар.
Браконьерлар Кызыл китапка кертелгән хайваннарны үтерә, елга-күлләрдә балык нык кими. Табигать корткычларының законсыз гамәлләреннән Русиягә елына 20 миллиард сумнан артык зыян килә икән.
МАЙ КАЯ КИТКӘН?
Русиядә май бәяләре ел башыннан 25%ка кыйммәтләнгән. Май җитми. Аны Һиндстан һәм Ираннан күпләп сатып алабыз, хәзер хакимият яңа импорт чыганакларын эзли. 27нче октябрьдән Төркиядән ала башладык. Майның бәясе быел кибетләрдә 25,7 процентка күтәрелде.
Росстат мәгълүматлары буенча, 22 – 28 октябрь аралыгында гына да бәяләр 1,9%ка артты. Ә ваклап сату компанияләре ассоциациясе мәгълүматлары буенча күмәртәләп сатып алу бәяләре сентябрьгә кадәр 31%ка ук күтәрелгән.
Моны җитештерүчеләр чыгымнарның артуына, чимал хакы да, эшкәртү дә кыйммәтләнүгә, хезмәт хаклары күтәрелүгә сылтый.
Сөт җитештерүчеләрнең милли берлегендә («Союзмолоко»), мондый кискен вәзгыятьнең сәбәбен 2 ел дәвамында бәяләрне тотып тору нәтиҗәсе дип саныйлар. «2023 ел нәтиҗәсе буенча май бәясе 3,5%ка гына артты, азык-төлек продуктлары уртача 8,9%ка кыйммәтләнде», ди аның җитәкчесе Артем Белов.
Экспертлар сүзләренчә, майны күбрәк ашый да башлаганбыз, шул ук вакытта соңгы өч елда экспорт 4 – 6 тапкыр кимегән.
Хөкүмәт сыер мае базарындагы вәзгыятькә борчылу белдерә. Авыл хуҗалыгы министрлыгының элеккеге җитәкчесе, вице-премьер Дмитрий Патрушев махсус киңәшмә дә җыйды. Анда эчке базардагы майга бәяләрне тотрыклыландыру өчен берничә күрсәтмә бирелде, диелә Русия хакимияте сайтында.
Халык майлы булыр, әмма инде күтәрелгән бәяләр кире төшмәс. Кибет киштәләрендә төрләре кимесә дә, ул бүген бар. Әмма әбиләр бәяләрен карый да, баш чайкап узып китәләр, әле ияләшмәгәннәр. Хәтерләсәгез, Совет чорында «Май күзне сукырайта» дигән гыйбарәгә ышанып бетә язган идек. Аның зыяны турында һәрдаим сөйләп тордылар, чөнки май юк, дефицит иде, аны граммлап талонга гына бирделәр. Мөгаен, тагын шул «сәләмәт яшәү рәвешен» пропагандалый башларлар.
АКЧА ЮК...
Ә чынлыкта азык-төлек базарындагы вәзгыять гаять гаделсез, әнә шуңа да ул тотрыксыз. Майның бәясе артты, ә сөтне халыктан сатып алу бәясе арттымы? Кибетләрдә скважинадан тутырылган су бәясе дә тормый бит сөт. Совет чорында май дефицит иде, гәрчә колхоз-совхоз фермалары мал белән тулы булса да. Авылларда бер генә көтү җыелмый, сыерсыз кеше булмады. Ә бүген шәхси хуҗалыкларда сыер асраучылар юк дәрәҗәсендә, кайчандыр гөрләп эшләгән колхоз-совхоз фермалары да ташландык, анда бүген сыер мөгрәми, җил уйный. Менә шул фермаларны мал белән тутыру, иген үстерү, шәхси хуҗалыкларда мал асрауны стимуллаштыра торган шартлар, тиешле, җайлы субсидияләр бирелсә, авыл җанланыр, азык-төлек җитештерү җайланыр иде. Бер генә илдә дә авыл хуҗалыгы субсидиясез эшләми. Бездә дә бар ярдәм, ләкин ул көлке ярдәм һәм һәркемгә дә тәтеми, дус-иш кирәк аны алу өчен. Аннан аның белән җәелеп киңәеп тә китә алмыйсың: әнә бит ягулык-энергетика ничек шәп кыйммәтләнә. Аның бәясен «ярамый» дип тотып торучы юк. Арзанлы бензин ярминкәләре дә оештырылмый, ә авыл килеп сата шәһәргә үз продуктын әйтелгән бәягә. Табигый байлыкларга ия булган олигархлар сүзе сүзрәк шул. Ит-сөт җитештереп, иген игеп олигарх булып булмый... Авыл шул сәбәпле тәмам түтәрәмгә калды.
Субсидиягә акча каян җитсен. Ул коррупционерларга да аз әле.
Әнә Саклану министрлыгында яңа җинаять эшләре. 700 миллион сумнан артык милек кесәгә шудырылган. ТАСС хәбәр иткәнчә, ике зур структура җитәкчеләре Николай Грачев һәм Алексей Асташкин, эшмәкәр Сергей Овчинников булышлыгында 1 миллиард сумга якын күчемсез милекне үзләштергәннәр.
Бу җинаятьләрнең беренчесе генә түгел инде. Русия Оборона министрлыгында хәйран генералларның миллиардлап урлап ятканнары ачыкланды. Алар бар да экс-министр Сергей Шойгу кул астында эшләгән. Әмма Шойгу аларны «күрмәгән» бугай, мөгаен чукрак, сукыр да ахры. Ул әлегә чиста күренә.
Ә шул ук вакытта Украинадагы махсус хәрби операциягә ярдәмне түтәрәмгә калган авыл пенсионерлары җыя. Пенсия акчасыннан. Шушы генераллар түгел, гади халык армияне көчле итәргә тели.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
P.S. 2025нче ел өчен дә язылу кампаниясе дәвам итә. «Безнең гәҗит»кә ярты елга язылу хакы 810, «Шифалы гәҗит»кә – 324 сум. Искәртәбез, 2нче –12нче декабрь аралыгында ташламалы язылу буласы. Шушы ункөнлектә генә «Безнең гәҗит»кә 88 сум 20 тиенгә (6 айга 721 сум 80 тиен), ә «Шифалы гәҗит»кә 37 сум 20 тиенгә арзанрак (6 айга 286 сум 80 тиен) хакка язылып була.
Комментарии