- 17.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №46 (18 ноябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Якшәмбе көн авылдан килдем дә, машинадан әйберләрне бушатам. Һәм ишек алдында кемдер канәфер чәчәге төсендәге сумкасын эскәмиядә калдырып киткән. Курка калдым: бу ни? Шунда каравылчыны дәштем. Кизү торучы ханым, курка-курка гына сумканың замогын чиште. Йә Алла, анда өс һәм аяк киемнәре генә. Димәк, кемдер онытып кереп киткән.
Хәзер хуҗасыз яткан бер генә сумканы да игътибардан читтә калдырырга ярамый. Каравылчы сумкага үзе кагылып, дөрес эшләмәде, анысы. Иң яхшысы: полициягә хәбәр итү.
УЯУ БУЛЫЙК!
ТВда эшләгәндә, мин халыкның уяулыгын тикшерү өчен эксперимент оештырган идем. Эчке эшләр министрлыгын кисәтеп, урамда аяк астында шикле сумка куеп калдырып, яшерен камера белән төшерергә тотындык. Шөкер, халык уяу булып чыкты, шалтыратканнар, махсус хезмәтләр тиз арада килеп җитте. Бүген исә, уяулык икеләтә артык сорала.
Мисыр өстендә шартлатылган (инде теракт икәне танылды) аэробус вакыйгасыннан тынычланырга өлгермәдек, Франциядәге мәхшәр. Анда ни булганын мин үз сүзләрем белән сурәтли алмам, мөгаен. Франциядәге терактта исән калган кыз Изабель Бовериның мөрәҗәгате бу вәхшилекнең чын асылын тасвирлый. Мин аны сүзен-сүзгә тәрҗемә итеп урнаштырам:
– Мондый хәл минем белән килеп чыгар, дип беркайчан да уйламадым. Бу гап-гади җомга концерты иде. Искиткеч яхшы атмосфера: бар да бии, елмаюлы. Залга кешеләр бәреп кереп ата башлагач та, без беркатлылар – бу тамашаның бер өлеше дип кенә уйладык. Бу теракт кына түгел, канлы суеш иде. Дистәләгән кеше минем күз алдымда атып үтерелде. Идән буйлап кан елгасы акты.
Кулларында сөеклеләренең үле гәүдәләрен тоткан ирләрнең үкерүләре музыкаль залны тетрәндерде. Киләчәк җимерелде, гаиләләр кайгы белән үтерелде. Һәм бу бер мизгел эчендә. Мин, хәрәкәтсез калган якыннарын күргән кешеләр арасында, шок хәлендә, сәгать буе үлгәнгә сабышып яттым… Сулышымны кыстым, хәрәкәтләнмәскә, еламаска, үземнең куркуымны аны күрергә сусаган вәхшиләргә сиздермәскә тырыштым. Миңа исән калырга насыйп булды.
Җомга концерты белән хозурланырга килгән кешеләр гаепсез иде бит. Бу дөнья рәхимсез. Салкын кан белән безне атучыларның образлары мине гомеремнең азагына кадәр эзәрлекләячәк.
Күз яшьләремне тыя алмыйча, үземне сиздерү ихтималы тугач, мине ир кеше гәүдәсе белән каплады.
Соңгы сүзләре бер-берсенә мәхәббәт аңлату булган пар миңа тынычланырга булышты.
Йөзләгән кешеләрне коткара алган полиция.
Сөйгәнем үлгән дип уйлагач, 45 минут дәвамында мине тынычландырган таныш булмаган кешеләр. Сөйгәнем дип белеп кабул иткән ир, аннан аның Амори түгеллеген аңлагач, миңа ярдәм итте һәм, бар да яхшы булыр, диде. Юкса, ул үзе дә ялгыз, аңа да куркыныч иде.
Исән калганнарга үз йортының ишекләрен ачкан хатын-кыз.
Кан белән пычранган киемнән кала алмаганлыктан кием сатып алучы дустым.
Кайгыртучан хатлар салган барыгыз да миңа бу дөньяның яхшырак булу ихтималына, мондый хәлләрнең беркайчан да кабатланмаслыгына ышанырга көч бирәсез.
Үтерелгәннәр, бүген уяна алмаучылар, аларның гаиләләре, дуслары миңа бик кызганыч. Бу авыртуны төзәтә алучы берни дә юк. Күпләр белән мин аларның соңгы сулышына кадәр бергә булдым. Алар кыю, нык булдылар. Сезне ышандырып әйтәм: аларның соңгы уйлары әлеге мәхшәрне оештыручы вәхшиләр турында түгел, яраткан кешеләре турында булды. Мин идәндә кан эчендә пулямны көткәндә, үземнең 22 яшемнең беткәнен уйладым, үзем яраткан һәр кешенең йөзен искә төшерергә тырыштым. Һәм шыпырт кына пышылдадым: «Мин яратам сине». Үземнең иң якты гомер мизгелләре турында кат-кат уйландым.
Минем белән ни булуына карамастан, яхшылыкка, кешеләргә ышануны дәвам итәргә телим. Бу кешеләргә безне җиңәргә юл куймаска кирәк.
Узган төндә бик күпләрнең тормышлары мәңгегә үзгәрде. Безгә көчле булып калырга һәм гаепсез корбаннар өчен яшәргә тиешбез. Алар инде моны эшли алмый. Без сезне беркайчан да онытмабыз. Тыныч ятыгыз.
…Бу мәхшәрне үз башыннан кичергән, террорчылар алдында үлгәнгә сабышып кына исән калган кыз бала монологы. Аңа шушы мәхшәр белән гомер итәргә, ә миллионнарга тирә ягына каранып, бәла каян килеп чыгар, җинаятьчеләр арабызда юкмы, дип шикләнеп яшәргә.
ТЕРРОР АТОМ БОМБАСЫННАН КУРКЫНЫЧРАК
Мин газетабызның узган санында шулай дип язган идем инде. Бүген дөньяда атом-төш коралыннан саклану технологияләре тиешле дәрәҗәдә. Ә менә террорчылардан саклану җиңел түгел. Соңгы фаҗигаләр моңа анык дәлил.
Террорчылар ничек барлыкка килә соң? Аңа бүгенге вәзгыять үзе дә гаепле. Хәтерләсәгез, без Чечня сугышына кадәр аның ни икәнен дә белми идек. Әмма Чечняны Русия составында калдырабыз, дип, анда яу белән баруыбызның җимешен шактый татыдык. Чечня җиреннән кайткан егетләребезнең үле гәүдәсе белән генә түгел, тыныч урыннарда да шартлаулардан, тотык алулардан, йөзләгән корбаннарга сәбәпче булган терактлардан куркып яши башладык. Террорчыларның максаты нәкъ менә җәмгыятьтә паника тудыру. Шул сәбәптән, аңа бер гаепсез кешеләр дә кызганыч түгел. Ул сугышта үтерелгән туганы, яисә гаделсез вәзгыять аркасында үзенең кыенлык кичерүе өчен үч ала. Бездә тыелган ИГИЛ нәкъ менә шундый башкисәрлеккә чыккан кансызларны туплаган да инде. Махсус хезмәтләр бу илдә Русиядән дә 6 меңләп кеше сугыша, дип белдерә. Алар туган илләренә әйләнеп кайтса, ни буласын уйлау да куркыныч. Бу террорчылар Сүриядә авиаһөҗүмнәр өчен үч ала. Мисырдагы самолет шартлавы, 224 кешенең һәлак булуы, шуның өчен түләү.
Ә Франциядәге фаҗигадә 300ләп кеше яраланды, 150дән артык һәлак булды.
ТЕРРОРЧЫЛЫККА ЧИК КУЕЛЫРМЫ?
Әйтә алмыйм. Ул бүген сугыш фронтын хәтерләтә. Әлбәттә, бу эштә үзара килешмәүчәнлекләрне читкә куеп бар дөнья берләшергә тиеш. Һәм, террорчылар сафы яңалар хисабына тулыланмасын өчен дә чаралар күрергә кирәк. Әйтик, Франциядә Мөхәммәт пәйгамбәрне ник мыскыл итәргә кирәк иде?! Ә бездә?.. Кызганычка каршы, соңгы елларда махсус хезмәтләр күбрәк проблема булмаган урыннарда проблема эзләү белән мавыкты. Әйтик, әлегә кадәр Татарстанның элекке мөфтие белән килеп чыккан хәлләр, аның урынбасары атып үтерелү, чиркәүләр яндырылу һ.б.лар. Бу вакыйгаларга бүген дә анык, ышандырырлык итеп аңлатма бирелгәне юк. Кызганыч, тыелган ИГИЛ белән бәйле рәвештә, террорчылыкка каршы көрәш, тагын гаепсезләрне аулау белән бергә алып барылмаса ярый. Бу террорчыларның ислам дине белән бернинди бәйлелеге юк, әмма ул ислам диненә яңа һөҗүмнәр, яңа эзәрлекләүләргә сәбәп итеп алынырга мөмкин. Бу катгыйлык, оппозицияне юк итү, властька уңайсызлардан котылу чарасы булудан куркам мин.
ПУТИН КАБАТЛАНА
«Без террорчыларны һәркайда эзәрлекләячәкбез. Димәк, сез мине гафу итегез, бәдрәфтә тотабыз, шул сортирда ук дөмектерәбез»
Путинның 1999нчы елда Чечня сугышчыларына янап әйтелгән сүзләре.
«Без аларны бөтен җирдән дә эзләрбез. Без аларны планетаның теләсә кайсы ноктасында табарбыз һәм үч алырбыз».
Путинның әле генә Мисырда самолетның террорчылар тарафыннан шартлатылуын белгәч әйткән янаулы белдерүе.
Ә бу арада тыелган ИГИЛ сугышчылары интернетта белдерү тарата, алар Русиягә басып керергә, анда чуалышлар тудырырга вәгъдә итә. Мондый янаулар тыелган исламчыларга каршы көрәш алып баручы илләр адресына да юллана. Димәк, ИГИЛ бар дөньяның уртак дошманы. Аны бергәләп кенә юкка чыгарып була. Кызганыч, кайберәүләр бу террорчыларга ярдәм итә, аларны арзанлы нефть хисабына техника белән тәэмин итә. Бу террорчыларда иң популяр машина «toyota» икән.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии