Җәмгыятькә ни куркыныч? Яулыкмы...

Җәмгыятькә ни куркыныч? Яулыкмы...

Кайда кайда мондый проблема Татарстанда туарга тиеш түгел кебек. Әмма әледән әле «мөгез чыгаручылар» булгалый шул. Кайберәүләр үз гамәлләре белән экстремистик гамәлләр дип бәяләнерлек батырлык кыла. Әнә, минем караштан шулай бәяләнә алырлык хәл Татарстан башкаласы Казанда булды. Совет районындагы 171нче мәктәп директоры Рания Галиәкбәровага яулык япкан кызлар ошамый, ул аларны мәктәптән куа башлаган. 
Бишенче сыйныф укучысына һәм мәктәпкә яулык ябып килүче башка кызларга моны тыймакчылар. Бишенче сыйныфта укучы Мәликәнең әнисе прокуратурага шикаять иткән. Бу хакта адвокат Руслан Нәгыев үз Telegram-каналында язган. 
Адвокат үзенә шушы мәктәпнең бишенче сыйныфында укучы кызның әти-әнисе юридик ярдәм сорап килүен әйтә. «Ата-аналар әйтүенчә, мәктәп мөдире Рания Галиәкбәрова Мәликәгә һәм яулык, озын сарафаннар кигән башка кызларга кисәтү ясый, аларга башка мәктәпкә китәргә тәкъдим итә», ди ул. Мәктәп линейкасында төшерелгән видеода директор Рания Галиәкбәрова «бөтен кеше дә безнең оешма нәрсә таләп итә, шуны кияргә тиеш», дип боера. «Һәр сыйныфта мөселман кызларының шундый кием формалары барлыкка килде, алар белән башкача сөйләшү булачак. Тагын бер тапкыр әйтәм, безнең мәктәп Татарстан республикасында, бу Русия Федерациясе, нәрсә дип язган мәгариф турындагы канунда? «Дөньяви мәктәп» дигән, исегездә калсын – дөньяви мәктәп», дип сөйли мәктәп директоры видеода. 
Мәликәнең әнисе кызының беренче сыйныфтан ук мәктәпкә яулыктан йөрүен искәрткән. «Безнең гаиләдә кызларны тыйнаклыкта тәрбияләү каралган. Яулык – Русия халыкларының традицион хатын-кыз киеме элементы», дигән ул шикаятендә. 
Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә чынлап та шундый шикаять килүен раслаганнар.
«Коммерсант» газетасы мәктәп җитәкчелегенә мзрәҗәгать иткән, әмма Рания Галиәкбәровадан җавап ала алмаган. Казан мәгариф идарәсендә дә әлегә 171нче мәктәптәге хәлләргә фикер белдермәгәннәр. Шулай да басманың Татарстан мәгариф системасына якын чыганагы республикада «мондый очраклар күптән булмаган иде», дип искәрткән. Аның әйтүенчә, укучыларның киемен ата-аналар белән берлектә мәктәп үзе билгели, тик мәктәпкә кергәндә беркемне дә яулыгын салырга мәҗбүр итмиләр», дигән ул.
Руслан Нәгыев исә «Коммерсантъ» белән әңгәмәсендә Татарстанда яулык бәйләп йөрүгә тыю юк дип белдергән. Моңа охшаш хәл соңгы тапкыр өч ел элек булган иде, ул чакта ата-аналар прокуратурага мөрәҗәгать итте, хәл ителде» дигән ул.
2020нче елда Татарстанның Лаеш районы Столбище авылы мәктәбендә җиденче сыйныфта укучы бер кызның әти-әнисе Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать итте. Мәктәп мөдире укучы кызлардан яулыкларын салуны таләп иткән, риза булмасалар, «урыс» мәктәбеннән мөселман мәктәбенә күчәргә кушкан. Моңарчы бу проблема Татарстанда азмы-күпме чишелгән дип санала иде.
Дәүләт оешмасы җитәкчесенең, үзе әйткәнчә Русия Федерацясе мәктәбенең, салым түләүчеләр туплаган казнадан хезмәт хакы алучы директорның «мөгез чыгаруының» максаты ни икән?! Аны яулык япкан, инсафлыкны белеп үскән кызлар ник борчый? Юкса, шушы ук мәктәптә кыска итәктән, авызларына тәмәке капкан кызлар юк түгелдер. Директорны бу проблема борчымый, никтер менә тәртипе, инсафлы булу борчый. Мәликә Русия Федерацияс дәүләт мәктәбенең бишенче сыйныфында белем ала, тәрбияләнә, директорның шәхси мәктәбендә түгел. Ул юк сәбәпләр табып ишеккә төртеп күрсәтә алмый, үзе дә шушы мәктәптә хезмәтче генә, аның милке түгел бу мәктәп. 
Заманында Татар-төрек лицейлары гөрләп эшләде һәм зыялы, булдыклы, тәрбияле егетләр-кызлар тәрбияләде. Әмма шовинизм бедән сугарылган шәхесләргә ошамады, тикшерүләр башланды, юк сәбәпләр табып бу лицейларны яптылар. Шул кадәр мәсхәрәгә барып җиттеләр ки, тикшерүчеләр лицейлардагы бәдрәфләрне карап йөрде – комган юкмы, балалар пакъланып, тәхәрәтләнеп йөрмиме? Алла сакласын, комган белән йөрсәләр бәдрәфкә...
Минем якын дустым, туганым Гали (урыны җәннәттә булсын) балачагын ачынып искә ала иде: укытучылары ураза айларында мәҗбүри су эчертә торган булган. Носкиларын салдырып карап йөргән, чиста булса, димәк намаз укыйлар, башкаларныкы кебек «чебиләгән» булса – яхшы... Шул укытучысы мәчет юлында йөри, дигән иде. Ник шулай эшләдең соң син, безне ник рәнҗеттең, дигәч, чоры шул иде бит, дип уңайсызланды, дигәне хәтеремдә. Чоры түгел, безнең башларыбыз сау түгел. Бәдрәфтәге комган курыныч була алмый, башына яулык япкан инсафлы бала түгел, наркоман, җилбәзәкләр куркыныч. Экстермистлар төрле була, әнә шулай юк җирдән сәбәп табып кемнедер мәсхәрәләү, кыерсыету, җәберләү дә экстремизмның бер төре итеп кабул ителә ала. Һәрхәлдә мин шулай уйлыйм. Яулык япкан бала түгел, әрәмтамак булып үсүчеләр җәмгыятебезнең иминлегенә куркыныч тудыра.
Быел август ахырында Казан адвокаты Руслан Нәгыев җитәкчелегендәге Юристлар берлеге (НАЮР) яңа уку елында мәктәпләргә яулык бәйләп килүне тыйсалар дип, «Укучыларның ата-аналарына белешмәлек» чыгарды.
Былтыр ноябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Валдай» халыкара бәхәс клубы конференциясендә чыгыш ясаганда мәктәпләрдә яулык ябу, хиҗаб киюне тыю проблемасын күтәрде. Ул Русия мәктәпләрендә кызларны яулыкларын салырга мәҗбүр итүләрен искә алды. «Башка яулык ябу, икенче төрле әйткәндә хиҗаб кию – исламдагы гадәт кенә түгел, ул христианлыкта да, иудаизмда да бар. Русиядә хатын-кызлар ябынып йөргән һәм шул рәвешле үзләрен начар күзләрдән һәм уйлардан саклаган», диде мөфти.
Әнә шулай кычытмаган җирне кашучылар белән бәхәсләшергә, аңлатырга туры килә шул әле...
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии