Газетага яздырмасалар миңа шалтыратыгыз!

Газетага яздырмасалар миңа шалтыратыгыз!

«Безнең гәҗит»кә һәм редакциябез тәкъдим иткән «Серләр гәҗите» белән «Шифалы гәҗит»кә ташламалы хаклардан язылырга берничә көн генә калды. Бу мөмкинлек бары 22нче майга кадәр генә. Почталарның шимбә-якшәмбе эшләмәүләрен исәпкә алганда, 20сенә кадәр өлгерергә киңәш итәм.

Кызганычка каршы, кайбер почталарда газеталарыбызга ташламалы язылуны оештырмау очраклары турында хәбәрләр күп килә. Әгәр почтага кереп тә, бу газеталарга арзан хакка язылып булмый дисәләр, шушы газетаны күрсәтегез. Каршылык тудыру канун бозу санала. Һәр фактны җитди тикшерергә, гаеплеләргә тиешле җәзасын бирдертү чарасын күрергә вәгъдә итәбез. Әгәр Сезне кыйммәт бәядән яздыртканнар икән, шулай ук кайсы почта, һәм телефон номерларын ачыклап безгә хәбәр бирегез. Без артык алынган хакны кире кайтарттырачакбыз.

Газеталарның ташламалы бәясен тагын бер кат искәртәбез: 22нче майга кадәр генә «Безнең гәҗит»кә Татарстанда 2016нчы елның 6 аена язылу хакы 479 сум 34 тиен (МАП КАТАЛОГЫННАН В6299 ИНДЕКСЫ БЕЛӘН СОРАГЫЗ), яисә 479 сум 04 тиен (П2559 индексы буенча (ПАП каталогында). Башка вакытта бу газетага язылу хакы 514 сум 92 тиен. «Серләр гәҗите» белән «Шифалы гәҗит» – 135 сум 90 тиен булачак (ИНДЕКСЛАРЫ МАП КАТАЛОГЫНДА В6080, В6109). (ИГЪТИБАР ИНДЕКСЛАРДА БЕРЛЕ САНЫ УРЫНЫНА В ХӘРЕФЕ КУЕП ЭЗЛӘСЕННӘР!!!)

Русиядә таралучы «Безнең гәҗит»нең индексы 60074, һәм аңа барлык төбәкләрдә дә үз төбәкләрендәге яки шәһәрләрендәге каталог, яисә «выпиши.ру» интернет сәхифәсе аша язылырга була. Бәясе дә һәр төбәктә төрлечә. Чит төбәкләрдә дә 22нче майга кадәр ташламалы хактан язылып була (БУ ВАКЫТТА ИНДЕКСЫ В ХӘРЕФЕ БЕЛӘН БАШЛАНА В0074).

Каршылыкларга юлыкканда, почтадан ук минем үземә турыдан туры телефоннарыма 89179075102, яисә 248–70–40, 89046714090 номерларына шалтыратыгыз.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Газетага яздырмасалар миңа шалтыратыгыз!, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии