Русиядә федерализм турында сүз куера

Мәскәүдә Гайдар форумы үтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов чираттагы тапкыр кискен белдерү белән чыкты. Аны губернаторлар исеменнән сөйләүче вәкил, ягъни дуайен (дипломатик корпус башлыгы) дип атадылар. Ул һичьюгы 5 ел хәзер гамәлдәге салым системасына һәм төбәкләрнең вәкәләтләренә кагылмаска чакырды.

Гайдар форумы традицион очрашу. Аны Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе оештыра. Һәм анда Премьер министр Дмитрий Медведев катнаша. Ләкин Русия хөкүмәт башлыгы соңарды, җитди сөйләшүдә катнаша алмады. Ә сүзне Рөстәм Миннеханов ул килгәнче куертты. 1 ел элек тә шушы ук залда Татарстан Президентының федераль үзәккә дәгъвасы җитди тонда яңгыраган иде. Аңа ул чакта Калуга губернаторы Анталоий Артамонов та кушылды. Ләкин «бунтарларның» соңгысы быел дәшмәде. Алар узган ел да федераль салым системасының гадел булмавыннан шактый кыю зарланганнар иде. Залда аларны телсез генә яклаучылар күп булды. Һәм соңгы вакытта Татарстан вәкаләтләре тирәсендә купкан ыгы-зыгыга да Миннехановның шушы чыгышы сәбәпләрнең берсе булып тора, дип фараз итүчеләр бар. Русиядә баш күтәрүне җитәкчелек кабул итми бит.

РЕФОРМАЛАР КИРӘК

Хисап палатасы башлыгы Татьяна Голикова Русиядә дәүләт идарәсе 3 дәрәҗәдә оештырыла: идарәдә структуралар арасында бер-берсен кабатлаучы оешмалар барлыкка килде, дип сөйләде. Әйтик, җирле структуралар белән параллель рәвештә эшләүче федераль оешмалар барлыкка килде. Мәгариф системасында да чатаклыклар булуын, министрлыклар структураларында да профильгә туры килмәгән ведомстволар үрчүен, бюджет оешмаларының түләүле хезмәт күрсәтүдәге гамәлләрендә дә проблемалар булуын, кыскасы, идарә системасын реформалау таләп ителүен, ассызыклады Голикова.

Әлбәттә, иң борчый торган мәсьәлә – хакимиятләр арасында вәкәләтләрне бүлешү. Хисап палатасында әзерләнгән докладта күренгәнчә, 2017нче елның 1нче гыйнварына федерация 17 төрле тармак эшчәнлегендә 113 вәкаләтне төбәкләргә тапшырган. Бу 2012нче ел белән чагыштырганда 82,3 процентка югарырак. Вәкаләтләр турында сүз чыкканда, төп тема керемнәргә барып тоташа. Голикова фикеренчә, бу гына түгел, төбәкләр белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне алмашу турында сөйләшергә, әйтик, эшләмәүче халык өчен социаль түләүләрне федераль үзәккә тапшыру турында уйларга кирәк. Бу тәкъдимне залда утыручыларның өчтән ике өлеше хуплап тавыш та бирде. Тик шунысы – бу вазыйфа федераль үзәк өстенә йөкләнсә, федераль үзәк донор республикалар өстенә тагын да зуррак йөк салу чарасын күрер иде. Моның шулай булу ихтималын финанс министры Антон Силуанов та таныды.

Башка ораторларның чыгышлары артык шау куптармады. Һәрхәлдә залда Миннеханов сүз алганчы.

АЧЫ ТӘҖРИБӘ САБАГЫ ТУРЫНДА

«Вәкаләтләрне федераль үзәк белән алмашу турында сүз булды. Тавыш бирүдә мин каршы тавыш бирдем, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов. – Һәр вәкаләтне тапшырган саен без югалта барабыз. Менә табыштан 1 процентны алдылар, яхшы эшләгәнгә аз гына акча бирделәр, рәхмәт, ләкин бу тартып алынганның нибары 30 проценты гына», – дип ризасызлык белдерде ул. Шулай итеп узган елгы форумны хәтердә яңартты.

«Минем үтенечем: 5 ел бернигә дә кагылмагыз. Һәм мин күпме табыш алганымны аңлармын, – аннары Силуановка карап, – Күчемле һәм күчемсез милек ул безнең керем. Ник сез бездән башка ниндидер ташламалар кабул итәсез? Табыштан салымнан (подоходный налог) нидер аласыз. Ни өчен шундый карарлар кабул итәсез?»

Татарстан Президентының сүзләренә аңлатма бирик: ноябрьдә Дәүләт Думасы күчемле милек (станоклар, транспорт һ.б. милеккә) салымны торгызды. 1,1 проценттан артмаган салымнарны быел төбәкләр билгели. Соңрак ул 2,2 процентка күтәрелергә мөмкин. Шул ук вакытта төбәкләр бу салымнардан тулысынча азат итә торган ташламалар да билгели ала. Декабрьдә Татарстанда юридик затларның күчемле милегенә 2018нче елга салым билгеләү турында канун кабул ителде. Ә табышка салымга килгәндә 2009нчы елдан ул 20 процент булды. Ләкин соңгы 7 елда шуның 18 проценты төбәктә калса, 2 проценты федераль бюджетка китте. Ләкин 2017нең 1нче гыйнварыннан Мәскәү төбәкнекен 17гә калдырып, үзенә тагын 1 процентны тартып алды. Шулай итеп 17гә3 процент пропорциясе урнашты. Шул рәвешле федераль үзәк үз проблемаларын төбәкләр хисабына хәл итә.

«Силуанов 600 миллиардны (эшләмәүчеләргә социаль түләүләр) каян алмакчы соң? Ул аны бездән, Мәскәүдән, Ханты–Мансыдан, Ямал-Ненец округыннан һәм башка донор төбәкләрдән алачак. Аңлашыла, һәркемнең үз мәнфәгатьләре. Силуанов урынында мин дә шулай эшләр идем, алыр идем. Мин дә финанс министры булып эшләдем. Шуңа аның хәлен аңлыйм», – дип куйды Миннеханов. – Ләкин үсеш өчен стимул, кызыксындыру, яңа эш урыннары булдыру, безнең предприятиеләрнең нәтиҗәле эшләвен күтәрү булмый икән – нинди мәгънә бар?»

ИДАРӘ РЕФОРМАСЫ КИРӘКМЕ?

Голикова тәнкыйтьләгән дәүләт идарәсе буенча да Миннехановның үз фикере. «Моның өчен Татарстан чит илләр тәҗрибәсенә дә мөрәҗәгать итте, әлегә җавап таба алмадык», – диде ул Сингапур тәҗрибәсен истә тотып. Миннеханов фикеренчә, бездә акча туздырыла торган тармаклар һәм юнәлешләр болай да күп. «Башка эшләрдә дә акча югалтабыз. Без кыскарта башлыйбыз, ведомство астында яңа оешмалар барлыкка килә. Алар күп. Икенчедән, эшмәкәрлек яхшы гамәл. Ләкин хезмәт күрсәтүне сорап килгәннәр мәнфәгате артта кала. Ягъни бар да төгәл билгеләнгән булырга тиеш, нинди бәя, кайчан тәгаенләнгән, – дип дәүләт учреждениеләрендәге түләүле хезмәтләр турындагы фикерләрне шәрехләп, Президент Татарстан тәҗрибәсен искә төшерде. – Универсиадага күп спорт корылмалары төзелде. Ләкин аларны сафта тоту бюджетка кыйммәткә төшә. Без балалар спорт мәктәпләре өчен вакытларны билгеләдек тә, бинаны төзек тоту өчен 50 процент акчаны үзегез эшләп табарга тиешсез, дигән максат куйдык. Һәркайда төгәл ориентир булырга тиеш, кая, ничек хәрәкәт итәргә»

ХИСАПСЫЗ АКЧА КАЙДА?

«Илдә хисапсыз акчалар бюджеттан башка бер җирдә дә юк. Чөнки һәркайда шәхси предприятиеләр. Объектны 10 миллион сумга төзеп була, мөмкин 100 миллионга. Нигә 10 миллионга булганда 100 миллионга төзергә?! Авылга киләсең, мәктәп кораб кебек. Нигә шундый кыйммәтле мәктәпләр, бакчалар. Мин моңа каршы түгел, ләкин бу акча тора», – дип белдерде Татарстан Президенты.

Миннеханов башка проблемаларны да искә төшерде. Әйтик, янгынга каршы саклануның яңа нормативлары объектның 10–15 процент бәясе күләмендә. Товарларның анык квалификациясе кайчан булдырылыр? Ягъни сөт, кефир, ипи нинди? Кайчан без нәрсә сатып алганны төгәл аңлый башлыйбыз? Сатып алуларны үзәкләштерергә кирәк… Кыйммәтле җиһазлар алабыз, ә аны файдалану өчен кирәкле материаллар җитми. Бу җиһазның ничек эшләве, күпме хезмәт күрсәтүе турында диспетчерлык пунктлары булдырырга кирәк. Нәтиҗәлелекне күтәрергә ярдәм итүче шундый гамәлләр күп, – диде ул.

Һәм Рөстәм Миннеханов тагын бер кат бер нәрсәне дә үзгәртмәүне, үзгәрткән очракта да төбәкләр белән килешеп, киңәшләшеп эшләүне сорады. «85 төбәк бар. Бәлкем, бу үзгәрешләр аларның кайсыларына ярашлыдыр. Ә кемгәдер тискәре йогынты ясар, – ди ул.

ИҢ МӨҺИМЕ – ЫШАНЫЧ!

Федераль принципларны тәнкыйтьләп, Миннеханов тагын бер фикер әйтте: «Вәкаләтләргә килгәндә, теләсә кайсы төбәк бирелгән вәкаләтләрне чишә ала. Ышаныч белдерегез. Нигә куркасыз? Әгәр субьект җитәкчесе бу бурычларны үти алмый икән, алыштырыгыз аны. Ышанычсызлык белдерегез. Мәскәүдән торып шул кадәр зур ил белән ничек идарә итәргә мөмкин. Сезнең төбәк җитәкчеләрегез бар. Аларга ышанырга кирәк» – дип киңәшен бирде ул.

«Роснано» җитәкчесе Анатолий Чубайс 2000нче елларда хакимият дилбегәсенең күбрәк төбәкләр кулында булуын, Татарстан Конституциясенең Федеральнекенә каршы килүен, һәм үзәкләштерү сәясәтен уңай хәл дип бәяләсә дә, бүгенге идарә дилбегәсен тулаем үзәккә туплауны тәнкыйтьләде. Аның фикеренчә, вәкаләтләрне төбәкләргә дә бирү буенча кире процесс башланырга тиеш, ягъни чын федерализмны торгызырга кирәк.

Әлеге форумда Татарстан республикасы тәҗрибәсе турында сүз күп булды.

АЛДА НИ БУЛЫР?

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев та, хәзергесе дә, башкалардан аермалы буларак, үзәккә каршы үзгә фикерләр әйтә килделәр. Ләкин монысыннан соң безгә карата яңа төрле һөҗүмнәр башланмагае, дип шүрлим. Мәкаләмнең башында әйткәнемчә, бүген өстән төшкән реформаларга каршы фикер белдерү киңәш ителми. Ил «одобрямс» халәтендә яши. Идарә системасын үзәккә җыю, бу әле бар да Путин карамагында дигән сүз түгел. Бүген илдә олигархларның, төрле структуралардагы, даирәләрдәге шәхесләрнең йогынтысы көчле. Татарстанның мөстәкыйль, бай булуы да күпләрне кызыктыра. Инде байтактан бирле «Татнефть» тирәсендә имеш-мимешләр йөри. Әнә Башкортстан нефть ширкәтеннән колак какты бит. Бу майлы калҗа Мәскәүдәге аерым даирәләрне инде күптән кызыктырып, ымсындырып тора. Бүген Татарстан туган телебезгә һөҗүмне кире кагып, татар теленең формаль генә булса да, дәүләт статусындагы дәрәҗәсен саклый алмады. Акрынлап икътисадый мәсьәләләрдә дә үзәк үз планнарын тормышка ашыра бара. Миннеханов төбәкләр белән киңәшләшүне, төбәкләр сүзенә дә колак салуны сораса да, моңарчы булган вәзгыять моның киресен күрсәтә. Әлегә Мәскәү бу яктан чукрак булып кала бирә.

«business-gazeta» интернет газетасы ярдәмендә, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии