Үзәк Русия төбәкләрендә имамнарны үтерүләр ешая

Үзәк Русия төбәкләрендә имамнарны үтерүләр ешая

Ярослауда имамн үтерелде. Мәрхүм Артур Манукянның әнисе татар, әтисе әрмән иде. Ул икенче имам итеп Ярослау җәмигъ мәчетенә узган елның мартында билгеләнгән.

Ярослау җәмигъ мәчетенең татар имамы Әсәдулла хәзрәт Низамиев сүзләренчә, алар әлеге үлемне нәрсә белән бәйләргә дә белми. «Әле ураза бәйрәменнән соң гына имам ярдәмчесен атып үтергәннәр иде, аннары мондый хәл Ивановода кабатланды, менә хәзер Абдулмәҗид хәзрәткә аттылар», дип аптырый ул.

Абдулмәҗид 29 яшьлек Артур Манукянның мөселманча исеме булган. «Ул Ярослауга Ставрополье ягының Азгир шәһәреннән килде һәм икенче имам итеп билгеләнде. Аның хатыны Дагыстаннан, даргин милләтеннән иде. Биш яшьлек кызы да калды», ди Низамиев. Манукян гыйлемле, биш тел белүче имам булган. Дини белемне ул Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә алган. Әгәр элек үтерелгән имам ярдәмчесе бизнес белән бәйле булса, Абдулмәҗид хәзрәт бары тик дини эшчәнлек кенә алып барган. Аны ястү намазыннан соң өенә кайткач үз подъездында атып үтергәннәр. Ул гаиләсе белән кечкенә фатирда яшәгән. Имамның мәетен иртән генә күргәннәр. «Хокук саклау оешмалары тикшерү эшләре алып бара, әмма алар безгә берни әйтми. Без нәрсә уйларга да белмибез. Бернинди фаразларыбыз юк», ди Низамиев.

Ландыш ХАРРАСОВА.azatliq.оrg

«Азатлык» радиосы интернет форумыннан:

Үзәк Русиядә генә түгел, быелгы җәйнең бер көнендә Төмәндә, өе янында Яңа Уренгой имамын да көпә-көндез атып үтерделәр. Җинаятьчеләрнең кем булуы әле дә билгеле түгел, өе янында номерсыз ике кара машинаның сагалап торып, автоматлардан атып китүләре генә билгеле.

Бу сайтта фикер алышудан берни дә үзгәрмәгәне безгә билгеле, әмма эндәшми калу да мөмкин түгел. Җитмәсә, сайтка фикер белән чыгучы ир-егетләребез сүз көрәштереп, әрләшеп-талашып, бер-берләрен ашау белән мәшгуль, ата-аналар балаларының мәктәптә туган телне өйрәнүләренә каршы чыга… Ата-аналарның шуны аңламаулары бик кызганыч: ана телен белмәгән татарны урыс дип кабул итәрләр, дип уйлыйлар бугай алар. Көтеп торсыннар! Үз туган телен дә белмәгән мескен кешене күз дә йоммый изеп китәчәкләр.

Илдә «Руслар өчен» дигән зур хәрәкәт башланды, бу сәясәткә бәйле ыгы-зыгы илнең үзәк районнарында гына бара, аерым кешеләр генә хәрәкәт итә, Жириновский кәмит ясый, ясасын әйдә, комедианттан зыян юк, дип уйлаучылар ялгыша. Үзәктән ерактагы төбәкләрдә шау-гөр килеп ачыктан-ачык чыкмыйлар, әмма фашизм яралгылары оешкан рәвештә яшертен алып баралар бу эшне. Вак хулиганнар түгел алар, эчеп, наркотиклар кулланып, акылларыннан язганнар да түгел, сау-сәламәт, аек акыллы, әмма үзләрен башка халыклардан өстен күргән егетләр. Рус яшьләренең «Россия руслар өчен генә булырга тиеш» дигән идея тирәсендә тупланулары, шәхсән минем үземә ышанычлы чыганаклардан билгеле. «Сугыш булачак, ләкин сез уйлаган сугыш түгел ул, бу – безнең сугыш булачак», – ди алар. Жириновскийның кич саен диярлек телеэкраннардан «Руслар өчен!» – дип кычкыруы тиккә генә түгел, аның артында тупланган көчләр торуында шикләнергә кирәкми. Яшьләр сайлауда тавышларын ЛДПРга бирергә, киләчәктә шул бәндә ярдәмендә үз идеяләрен гамәлгә ашырырга җыена. Шунысы гаҗәп: башка милләт кешесе булса, мондый чыгышлары өчен Дәүләт Думасы кабул иткән «Экстремизмга каршы көрәш» кануны нигезендә халыклар арасында низаг тудырганы өчен дип, аны әллә кайчан җавапка тарткан булырлар иде. Ник аңа тимиләр икән? Моның бер сере бар: аның артында шовинистик-фашистик көчләрнең торуын белмәгән кеше юктыр, югыйсә.

«Котырсыннар, үз башларына котыралар, баш күтәрсәләр, Татарстан составыннан тизрәк аерылып чыгар», – дип уйлаучылар күп татарлар арасында. Тик гражданнар сугышында, погромнарда (Алла сакласын! Була күрмәсен!) балаларын югалтасылары киләме икән үзләренең?!

Сугышып аерылып чыгып булмаганны Чечня күрсәтте инде. Димәк, Татарстан Республикасы җитәкчеләре «Россия урыслар өчен!» шигаре астында берләшүләрне туктату мәсьәләсен Русия башлыклары алдында күтәрергә тиеш, Русия җитәкчелеге туктата алмый икән бу хәрәкәтне, аерылып чыгу мәсьәләсен күтәреп чыгу урынлы булыр. Дмитрий Медведев үзе «русские – государствообразующий народ», дип игълан иткәннән соң, тагын да көчәйде бит урыслар хәрәкәте, шуны исенә төшерергә иде. Казан ник түзә икән рус маршларына? Әйтерсең, Татарстанда урыслар кыерсытылган. Бәлки, Татарстанда яшәүче татарлар курыкмый торгандыр бу хәлләрдән, ә безгә, читтә сибелеп яшәүчеләргә, бик тә куркыныч, балалар өчен куркабыз.

Төмәннән Бибинур.

Екатеринбург өлкәсендә 7 хәрби татар егете үтерелгәне турында хәбәр таралды. Менә бу хәлгә, башка милләт вәкилләре булсалар, аларны яклап бар милләттәшләре дөнья күләмендә гауга куптарыр иде. Ә татар тып-тын. Кайда безнең намазлы мөселманнар? Дәшмиләр. Кызганыч.

МөхәммәтМИНАЧЕВ, Мәскәү.

Юк бит

Бу хакта бүген язмам, дигән идем. Алайса үземне попугай кебек хис итә башладым. Әмма «Азатлык» радиосы хәбәре астындагы «Азатлык» форумында Төмәннән Бибинур дип үзен атаган милләттәшем һәм Мөхәммәт абый язуы бар фикеремне чуалтты (аста ни хакында язарга җыенганымны санармын). Әйе, имамнарыбыз үтерелә. Миңа Башкортстанда Ислам динен тотучыларның ничек эзәрлекләнүләрен, ничек җәзалануларын тасвирлаган документаль фактлар җибәрелде. Укып, танышып, чәчләрем үрә торды. Бу фотошоптыр, дип уйладым. Әмма ул, Аллаһыны бер дип белгән, ялганның ни куркыныч икәнен бар тулылыгы белән аңлаган милли каһарманнарыбыздан юлланган хәбәр иде. Боларны башка урында карамаячаклар, «БГ»да игътибар итәрләр, дип салганнар. Мине, гаепләмәгез, бу вакыйганы бәян итәргә курыктым. Үз гомеремдә икенче тапкыр куркып калдым. Чөнки үзем генә түгелмен. Ялгыз булсам…

Аңлыйм, үзегез дә сәбәп биргәнсездер. Бүгенге дини яшьләр арасында да фанатизм, реаль тормышыбызны инкарь итү бар… Вәзгыять киеренке икән, Совет чоры бабаларыбыздан үрнәк алып, качып укы намазыңны… Аны демонстрацияләмә!!! Әмма хокукларыбызны яклаучылар да законнарны танырга, ахыр чиктә, шәригать кануннары барлыгын (барлык диннәрдә дә бар шәригать, хәтта секталарда да, әгәр ул иблистән булмаса) белергә, кыямәт көнендә ни көтәсен аңларга тиеш. Кешегә түгел, эт-мәчегә зыян салып та тәмуг кисәве булуың ихтимал…

Бу араларда бар да сайлау алды мәшәкатьләре белән мәшгуль. Жәллим мин дәүләт акчасына яшәүче коллегаларымны. Күңел, вөҗдан дигән әйбер теләсәк тә, яшереп, күмеп куя торган нәрсә түгел. Язын бәрәңгедә шыткан ак сабак кебек бүгенге вәзгыятькә зыянлы агулы борынын төртә ул. Аптырый коллегаларым: бу «»леләр болай да үтәчәкләренә шул кадәр ышанган, аларның чыгышларын матурлар өчен үзебезгә тырышырга кирәк, ә башка фиркаләрнең ал да гөл, диләр. Нишлисең, исемлек буенча җыелганда талант, булдыклылык буенча каралмый кандидат. Ышанычлылык һәм нәсел-насәбәт мөһим…

Минем үзен ничек пиарларга белмәгән «Единая Россия»гә эшлекле тәкъдимем бар: аптырамагыз, беркемне гаепләмәгез, чөнки бүгенге уңышсызлыкларыбызда кемнедер гаепли башласагыз, «Бәй, сез әле кайда идегез соң, сез бит «партия власти» түгелме», – диярләр. Сез ничек уйлыйсыз, бүген Русия дип аталган күпмилләтле илебез урыслар өчен генәме? «Мы за русскиих», «Россия для русских» дип кычкыручыларны судларга бирегез, утыртыгыз. Фашизмны җиңегез. Исемегез җисеменә туры килсен. «Мы за единство» дип чыгыгыз. Мин ул чагында, коррупциягә, түрәдәшлек, «кул кулны юа», принципларына да карамый сезне сайлаячакмын. Иң беренче Жириновский атлы адәмне тыегыз. Минем урыслар өчен генә булган илдә яшисем килми. Жириновский үз урыслары өчен башка ил корсын.

Бу арада коллегам Эльмира Исрафилова турында тагын карагруһ хәбәрләр таралды. Ул «Фикер» яшьләр клубы белән очрашкан. Һәм тагын шовинизм куертыла. Имештер, Эльмира кемнеңдер бугазын чәйнәргә җыена… Нинди бөек мөнбәрләр бар, барысына да басып кычкыра алам: «Я перегрезу горло тем, кто покушается на мой родной, звучный, единственный язык». Бу җинаять түгел. Тыймагыз, кимсетмәгез минем телемне. Мин урысча аралашам. Инглиз телен өйрәнәм. Үз туган телләрендә хатасыз яза белмәгән урысларга оят булсын өчен. Ә инде Эльмира «Оккупант» дип әйтмәгән. Бу исбатланган. Бу баланың күпме тынычлыгын, сәламәтлеген алды инде бу яла. Әгәр моны исбатлый алсалар, Эльмираны күптән утыртып куйган булырлар иде. Шул ук вакытта, «Россия для русских» дип кычкыручыларны күрмәмешкә салышсалар да…

Татарстаннан Мәскәүгә барам. Күземне йомып, хурланып башымны иям. Юл буенда плакатлар. «Мы за русских…» Баксаң, мин урыс юлыннан барам. Хәер, гаҗәпләнмим, урыс юлы гел шулай тар, җимерек булды инде ул. Бу юлларның урысныкы түгеллеген белдермәс өчен генә булса да, андый плакатлар элмәгез, депутат булырга хыялланучылар!!!

Әллә ниләр язасы идем… Баш санитар табибыбыз – Онищенконың тагын сәясәткә кереп китеп, Тадҗикстаннан үч алуын (Молдованы шәрабе, Грузияне «Боржоми»ы белән «дәваладык», инде Таджикстанны безгә эш эзләп килгән мигрантлары белән «айнытабыз») яисә Кремль кредитка яшәргә күнеккән Грециягә ярдәм итмәкче, әмма үз халкына кайчан игътибар итәр… Бездә реформаларның беркайчан да уйлап эшләнгәне юк: мәсәлән, пенсия җыемнары процентын күтәрү, киресенчә, зыянга гына булган, узган ел 400 млд сум азрак җыелган. Бар да кабат күләгәле икътисадка сыенган… Гомумән, реформалыйсы бар ул пенсияне – хөкүмәттә нишләргә белмиләр: карт-коры күбәйде, озак яшиләр… Юкса, шул пенсионерлар да, мигрантлар гына калды бугай иде эшләүче, ә яшьләр трай тибә… Һәм, әлбәттә, коррупцияне җиңәбез. Әнә ГАИшниклар яңа кырыс тәкъдимнәр кертә… Димәк, ришвәт бәясе дә арта… Шулай ук сайлау шаукымы турында да тәфсилләбрәк сөйләрмен, дигән идем…

Әлбәттә, боларның барысына да аерымлап туктала алмас идем. Әмма барын да күзәттем. Ләкин сөйли алмавыма Төмәннән Бибинур гаепле… Рәхмәт Сезгә, Бибинур. Сездәй кешеләр күбрәк булса иде. Менә мине кузгалтып, милли хисләремне тагын бер кат урамга чыгарттырдыгыз бит. Минем кай сүзем нахак, кайсы фикерем шовинистик, фашистик? Мин артыгын сорамыйм, Русиянең «для всех» булуын телим. Һәм шул илдә урыс булмаганым өчен курыкмыйча, татар телемдә ирекле сөйләшеп яшисем килә.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Үзәк Русия төбәкләрендә имамнарны үтерүләр ешая , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии