Статуслар… Түрәнеке һәм пенсионерныкы

Статуслар… Түрәнеке һәм пенсионерныкы

Русиядә яшәве бер дә күңелсез түгел. Русия җыелма футбол командасы спортчылары Александр Кокорин белән Павел Мамаев исереп урындыклар белән сугыш оештырган. Хәсрәт төенчекләре… соң «бет коясы» булгач, аны кайда, кем белән кагышасы икәнен чамаларга иде. Әгәр Русиянең гади генә гражданины туры килгән булса, теге мескенне төйгән булырлар иде дә, ул әле гаепле дә булып калыр иде, һичьюгы мин кемнәр белән сугыштым, дип горурланып сөйләргә үзенә гомерлек тарих булыр иде… Ә монда чиновник очраган батырлык кыласы юлларында. Медиа белән бәйле кешеләр дә тукмалып, шау-шуга керосин сипкәннәр… Нәтиҗәдә бүген бар илебез шушы мескен футболчыларны сүгә: кара син аларны, имансызлар, рәхәтләренә чыдый алмыйлар… Хәзер дәүләт телеканаллары артист бабайлар Джагерханян белән Петросянның хатыннары белән мал бүлешүе темасын да читкә куеп, шушы тәти малайларның батырлыгын тикшерә, ил белән хөкем итә. Бу тема янында Бөекбританиягә барып элеккеге шымчы, сатлыкҗан Скрипальны агулауда шикләнелүче, үзләрен зәңгәр сәяхәтчеләр дип таныткан Русия гражданнары тирәсендәге вәзгыять тә тоныкланып калды. Менә бит Русиядә юктан гына да шау чыгарып, һәм оныттырырга тиешле проблемаларны кызыксызга әйләндереп була.

Тик бу хәсрәт сугыш чукмарлары кызганыч миңа, башлары эшләмәгәч, шулай маҗара эзләп йөрисең инде ул бер төшеңә…

РУСИЯДӘ 3500 СУМГА ЯШӘП БУЛА, Саратов өязенең мәшгульлек, хезмәт һәм миграция министры, хәзер инде экс министры Наталья Соколова шулай дип белдерде. Яшәү минимумын мул итеп 288 сумга күтәреп куймакчылар иде өлкәдә, Саратов Думасында КПРФ депутаты Николай Бондаренко бу акчаны бик азсынды, һичьюгы 500 сумга күтәрергә, дип бәхәсләшергә кереште. Ә министр ханым 288 сумның бик зур акча булуын исбатларга, пенсионерга физиологик ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен 3500 сумга яшәп була, дип аңлатырга кереште: «Әнә макароннарның бәясе арзан, шул ук. Аннан әле ураза тотсаң да, сәламәтлек өчен файдалы, дип түрә үзенең диета, медицина өлкәсеннән дә шактый хәбәрдар икәнен күрсәтергә тырышты. – Меню төзеп күрсәтә алам. Диетик меню килеп чыгачак! Аның буенча туклансагыз, яшьрәк, матуррак, ыспайрак та булачаксыз әле». Тик депутат, аның үзенә шул акчага яшәп күрсәтергә дип тәкъдим ясагач, министр көлеп, кызганычка каршы, аның министр булу статусы аңа бу проектта катнашырга мөмкинлек бирми, дип баш тартты.

Дөрес, түрә корсагы белән пенсионерның ашказаны берүк статуста була алмый инде анысы… Наталья Соколова узган ел 2,3 миллион сум керем алган. Һәрхәлдә үзе шундый декларация тапшырган. Бу акча пенсионерның төшенә дә керми бит.

Сөйләшә белмәгән авыздан, ни… яхшы диләр әле?! Депутат белән бәхәсләшкән мизгелне бер җирле журналист төшереп алган һәм әңгәмә интернет киңлекләрендә бик тиз таралып өлгерде, зур шау-шуга сәбәпче булды. Моны күреп алган губернатор министр Соколованы эшеннән азат итте. Хәер, министр эшсез калмас, бездә шулай власть иминлеген данлаучы түрәләрне урамга себереп түкмиләр. Әнә бит 6 ел министр канәфиендә утырган чорында бу аның пенсионерларны беренче тапкыр гына ашарга өйрәтүе булмаган инде. Быел май аенда гына да 3800 сумга яшәп карарга вәгъдә иткән ул. Тик аның сынап караганы, нәтиҗәсе турында мәгълүмат юк. Бу Думада әлеге канун тикшерелгәндә зоопарклардагы хайваннарның да рационнары мисал итеп телгә алынды. Алар безнең пенсионерларга караганда кыйммәткәрәк ашый икән.

Менә шушы вакыйганы күздән кичердем дә, үз алдыма тагын бер кат кабатлап куйдым. Хәзер Русиядә хакимияткә халык комачау итә бугай: үзләренең моң-зарлары белән тыныч яшәргә ирек бирми.

Халыкка хөрмәт булмауга бу беренче генә мисал түгел бит инде. Хәтерлисез, Дмитрий Медведев, пенсионерлар акча юклыкка зарлангач, «Акча юк, сез монда тотыгыз, түзегез, сәламәт булыгыз» дип китеп барган иде. Соколова эшеннән алынды, ә менә Медеведев һаман да хөкүмәт башлыгы.

Әй, акча юк, анысы, алдашмый түрәләр. Кырым, Украина, Көньяк Осетияләр бар, Төньяк Кореяга, башка илләргә бурычларыбызны кичерәбез, кайтара алмаслыгын белсәк тә, әле тагын бирәбез. Дус кына булсыннар. Сүриядә дә тынычлык урнаштырасы. Барына да акча кирәк. Аны ничек җиткерәсең. Пенсионерларыбыз үзебезнеке, түзем алар.

МЕДИЦИНА ГОМЕР ОЗЫНЛЫГЫНА КАРШЫМЫНИ?

Тагын шул Саратов инде. Шикәр чире белән интегүче 28 яшьлек ханым ташламалы дарулар булмаганга вафат булды. Туганнары даруларны сатып алырга мәҗбүр булган, кыйммәт булганлыктан, җитәрлек күләмдә түгел. Ә өлкә сәламәтлек саклау ведомствосында дарулар булмауны сылтау итеп табибларга рецептлар язмау фәрманы бирелгән.

Путин сүзчесе Песков бу очракны гадәти характердагы хәл дип карамаска киңәш итте. Саратовтагы очрак ул аерым кагыйдәдән тыш проблема гына, дип аңлатырга тырышты. Димәк, сирәк, гадәттән тыш очрак. Тик шулай микән… Ахырда Песков үзе дә, Путин ташламалы дарулар белән тәэмин ителештә проблемалар барын белә, дип куйды үзе.

Хәзер инде пенсиягә чыгу яше арттырылгач, халык озаграк яшәргә тиеш буласы бит. Тик бүгенге медицинаның бушлай булмавын, табиб янына кергәч, бигрәк тә район больницаларында табибларның урам аша урнашкан түләүле клиникаларга төртеп күрсәтүен, һәм авыруны шунда үзенең үк кабул итүен, шулай ук ташламалы даруларны да кулга төшерү җиңел түгеллеген барыбыз да белә.

Аның каравы әле генә Саклану министры Сергей Шойгу заман таләпләренә туры килә торган 200 ракета корылуы турында шатланып рапорт бирде. Хәтерләсәгез, Владимир Путин да ниндидер үтә заманча, дөньяда тиңе булмаган ракета эшләнгәнлеге турында горурланып сөйләгән иде. Шул ук вакытта дарулар бирелмәү аркасында 28 яшьлек кешенең гомере өзелә. Әллә дошманнарга каршы төбәлгән ракеталар үз ватандашларыбызны чүплиме?! Министр 3500 сумга ай буе яшәп була дип күкрәк кага да үзе.

Саклану кирәк анысы, әмма тамактан өзеп түгел. Мин милитаризмга каршы. Илнең куәтен корал белән түгел, кодрәтле икътисад белән күтәрәсе иде. Әмма әлегә без үзебезне башкаларга корал төбәп кенә яклый алабыз төсле. Бу миңа ошамый. Пенсионерларыбыз кызганыч. Рәсми статистика таныган хәерчелек чигендә азапланучы 20 миллион русияле жәл.

СӘЯСӘТЧЕ ПОПЛАР

Әле Украина христианнары кырмыска оясына таяк тыккан кебек: бүленәләр, аерылалар. Дин әһелләре бездә сәясәтчеләрне дә уздырып сәясиерәк бит хәзер. Христианнар эшен мин каян белим, ярар тынычланырлар әле, дип куймакчы идем дә… Тик беркөнне Путинның сүзчесе Дмитрий Песков Украинадагы вәзгыятькә төртеп күрсәтеп, без Украинадагы урысларның һәм урысча сөйләшүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклаячакбыз, дип белдерде. Дөрес, журналист ничек итеп, дип сорагач, хокукый яссылыкта, дип аныклады үзе. Алайса куркып куйдым, тагын тамак кысыла икән, сугыш була күрмәсен дип. Әгәр инде андагы урысларны ачыктан-ачык яклый башласак, безнең пенсионерларыбызга тагын да кыенрак булачак. Теге Саратовтагы мәрхүмә артыннан иярүчеләр дә артачак…

Җитмәсә, күккә очканда кораблары ватылып космонавтларыбыз да кире әйләнеп кайтты. Ярый әле исән калдылар. Гомердә булмаган хәл. Рогозин җитәкчелегендәге Русия космонавтикасы да әллә инде ишелеп киләме? Харап эшләр…

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии