- 16.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №41 (17 октябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
РФ Премьер-министры, «Бердәм Русия» фиркасе рәисеДмитрий Медведевсайлау нәтиҗәләреннән бик канәгать булуын белдерде. Үзе лидер булган фирканең узган сайлауларга караганда, яхшырак эшләвен, халык арасында абруй казана баруын ассызыклады. Чөнки барлык төр сайлауларда да хакимият фиркасе җиңү яулады. Әмма оппозиция, хокук яклаучылар бу сайлауларда административ ресурсларның файдаланылуы, канун бозуларның күп булуыннан зарлана. Ә Медведев сайлауларның канун бозуларсыз узуы, киләчәктә дә аларның шундый демократик, цивилизацияле шартларда үтәчәгенә өметләнүен әйтте. «Узган декабрь сайлауларыннан соң, хакимият фиркасенең бетәчәген фаразлаучылар ялгышты, бу сайлаулар демократиянең безгә куркыныч түгеллеген күрсәтте», – дип тә өстәде бераз Президент та булып эшләп алган Премьер Министр.
Менә бу, «демократия куркытмый», дигән сүз сагайтты мине. Бәлкем, ялгышамдыр, әмма мин анда «демократиягә аяк басуга» юл куймаска кирәк, дигән фикер укыдым. Соңгы вакыттагы гамәлләр моңа ишарә.
Моның өчен халык фикерен белешү дә бик кулай якка борыла ала. Әйтик, тиздән интернетта цензура кертелергә мөмкин. Моны бит халык үзе сорый икән ич. Әнә «Левада-үзәк» сораштыру үткәргән, һәм шунда катнашкан кешеләрнең 63%ы интернетта цензура булдыру кирәк дип тапкан. Ә каршылар нибары 19% кына. Әмма… сорау ничек куелган?! «Интернетта бик куркыныч сайтлар күп, шул сәбәпле цензура кертергә кирәкме?» дигән сорауга, кирәк түгел диючеләр, әлбәттә, бик аз булыр. Димәк, «мөгезле сорау» уйлап таба алсаң, кирәкле нәтиҗәләрне демократик ысул белән дә таба аласың. Әнә хәзер мәгълүматлардан балаларыбызны да тиле закон белән саклыйбыз. Моны ничә яшьлек бала укый, карый ала икән дип, язмаларга, теле, радио тапшыруларга нинди сан куярга аптырап утырабыз…
Ә Интернет әлегә – «Бердәм Русия»леләргә кирәкле сайлауларны үткәрергә комачау итүче урын. Аны кичекмәстән тыярга кирәк. Юкса, Медведев күзаллаган демократик, цивиль сайлауларны оештыру кыен булачак. Бар канунсызлык минуты, секунды белән пәрәвезгә тарала… Җитәкчелек тарафыннан бик тәртипле узган сайлаулар Татарстанда да узды. Апас ягында ниләр генә булмады. Без ул хәлләрне мәгълүмат чараларыннан түгел, Интернеттан күзәттек. Һәм Татарстан мисалында гына да бу сайлауларның нинди «демократик» шартларда үтүен белдек. Хәер, Медведев, бәлкем, домкратик дип әйтергә теләгәндер. Әнә Апастан сайланган депутат, КФУ ректоры Гафуровка хәзер сүз әйтергә ярамый. Ә соңгы арада аның нинди генә хилафлыклары турында шау булмады. Әллә нинди җинаятьләрдә катнашы барлыгын фаш иткән мәкаләләр чыкты. Әмма, бу ялган, яисә, бу тикшерелә, дигән җаваплар ишетелмәде. Тикшерегез әле шуны, дигән КФУ галиме генә, теле тик тормаганга, эшсез калды (Түбәндәге «Юбилейга бүләк» мәкаләсе шул хакта).
Менә шундый демократия, юк ла, домкратия бездә. Ә бу эштә Татарстан – беренче.
Мин әле Прагада. Татарстандагы, Русиядәге хәлләр монда да яхшы күренә икән. Чөнки әле, халык соравы буенча, интернет кысылмаган.
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Демократияме, домкратияме? ,

Комментарии