Түрәләргә җәяү йөрергә киңәш итәм

Түрәләргә җәяү йөрергә киңәш итәм

Хәтеремдә, «Безнең гәҗит»нең яңа туган беренче еллары бик авыр булды. 2003тә чыга башлаган гәҗитнең булмышы куркыныч астында калды. 2004тә инде иске запаслар бетте, өстәвенә эш режимына чыдый алмый аяктан да егылдым – авыруым җитди. Бурычлардан котылу, газетаны саклап калу, типография, компьютерлар, программалар, хезмәт хакы чыгымнарын каплау өчен машинамны сатып җибәрдем. Җәяүгә калдым. 1 ел шәһәр транспорты булды минем юлдашым. Әлбәттә, болай бик аз эшкә генә өлгереп була, ә менә иҗат өчен багаж, зур-зур сандыклар иде. Ул чакта минем һәр мөхәррир сүзем «трамвайда барганда» кебек сүзләр белән башлана һәм илдәге вәзгыятькә барып төртелә иде. Өйдәгеләр читенсенә дә башлады, алай язма инде, белгәннәр сораша башлады, шушы яшенә җитеп машинасы юк, җәяү йөри дип әйтерләр, дияләр иде. Үзем дә каядыр очрашуларга барганнан соң, кешеләр машиналарына утырып киткәндә почмаккарак качам, хәзер килеп алалар, яисә машинамны тегендәрәк куйган идем, дип хәйләлим. Нишлисең, бүген бит әле бездә кешенең акылына түгел, киеменә, байлыгына карап бәя бирәләр…

Хәер сүз башым, газетамның ничек башланып китүе турында түгел, әнә шул җәяү йөргәндә язарга темаларның аяк астында гына буталуы турында иде. Хәзер кыска гына арага да машинага утырып чапкач, кырыйда нинди тормыш кайнаганын тоймый да калырга мөмкинсең. Бүгенге түрәләрнең дә реаль чынбарлыкны күзаллау, бәяли алмауларын шуннан күрәм. Затлы машиналарга утырып җилдерүче түрә, җәяү тәпиләүченең ничек сулыш алуын каян тоемласын соң… Беркөнне үзем дә җәяү йөрү практикасын ешрак кулланырга кирәклеген аңладым. Тормыштан аерылмас өчен.

Машинамны юарга вакыт юк, эштән өйгә кайтып килергә кирәк. 2 тукталыш өчен машина кабызып, юллар әйләнеп, пычрак машинада йөрмим дип, җәяү киттем. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тырышучы кеше буларак, юлны аркылы чыкмадым, җир асты кичүенә төшәргә ниятләдем. Уйланып, ашыгып баскычтан төшеп барам, сискәндереп нидер шартлагандай булды. Коляска белән йөри торган юлдан бер ир кеше баласын этеп төшеп бара. Аңа аздан гына энергетик эчемлеге калай банкасы килеп бәрелмәде, банка стенадан киртәгә, тагын кире рикошет ясап аска тәгәрәде. Бу ни, туктап, аптырап торам. Шунда гына бер ханымның чәрелдәп кычкырып җибәрүенә өскә карадым. Ә анда манзара: 5 үсмер тезелешеп баскан, ә теге кечкенә генә ханым боларны орыша: «Син җүләрме әллә? Кешене, баланы үтерә яздың ич…»

Менә кемнәр икән геройлар дип астан күзәтеп торам. Карыйм үсмерләрнең исләрендә дә юк, елмаеп торалар… Үсмерләрнең саңрау кыяфәттә кәмит карагандай басып торуларын күргәч, түзмәдем, кире килеп:

– Нәрсә елмаеп торасың, геройлык кылдыңмы, төрмәгә эләгәсең киләме? – дип эндәшергә мәҗбүр булдым.

– Че, такое…

Да, текә егетләр икән болар, дим. Мәктәптән кайтып килешләренә охшаган. Чәчләре карга оясы кебек тузгыган, балаклары сызганган, яланаяк, иңсәләрендә букча, ак күлмәктән, кулларында энергетик (шулай аталамы соң ул агу)…

– Разборкалар телисезме, әйдә оештырам. Полициягә учетка басасыгыз киләме, әллә төрмәдән дә курыкмыйсызмы? Буең үскән, ә баш миең җитлекмәгән. Нишләгәнеңә хисап бирә аласыңмы? –дим

– Я же извинился уже, – ди иң озыны, кинаяле елмаеп. Мөгаен шунысы аткандыр банканы.

– Кемнән? Кеше өстенә әйбер атканчы ни булу ихтималын уйларга башың эшләмимени синең, – дим.

– Почему вы мне грубите? – ди бу.

– Минме? Әйдә хәзер аңлатам, – дим…

Кыскасы, бандит ук булып өлгермәгән егетләр иде булса кирәк, араларында «Ладно уж, мы больше не будем, извините» диючеләре дә булгач, сөйләшүне төгәлләп «Смотрите, вы только что совершили преступление», – дип юлымны дәвам иттем.

Әлеге вакыйгадан борчуга калдым. Сантый дивана үсмер тик торганда кешене җәрәхәтли язды, әмма монда беркемнең эше юк. Үткән-сүткән борылып та карамый. Теге шау куптарган ханым да, мин эндәшкәч тә, таю ягын карады. Иң аянычы, әле генә җәрәхәт ала язган балалы ир борылып кына күз салды да, арбасын өстерәп юкка чыкты. Бу 14–15 яшьләрдәге үсмерләр безнең киләчәгебез. Ә алар янәшәсендә битарафлык… Бу үсмерләр өйләренә кайта. Мәктәпкә бара, анда укыйлардырмы, юкмы… Җинаять кылуның ни икәнен аңламаган, өлкәннәргә илтифат дигән элементар кагыйдәләрне белмәгән буын. Без бала чакта игътибарсызлыктанмы, оялыпмы, олылар белән исәнләшергә онытсаң, шундый нык оялталар иде. Олы кеше яныннан исәнләшми үтеп китсәң, кире борып, исәнләшеп үтәргә мәҗбүр итәргә дә күп сорамыйлар иде. Бу гореф-гадәтләргә нигезләнгән халык педагогикасы иде. Бүген балаларның «мозгалары» сыек, ә алар үз хокукларын бик яхшы белә. Укытучыны, өлкәннәрне хурларга мөмкин, ә менә үзләренә кыек сүз дә ярамый. Менә бу ситуациядә дә уйлыйм, әгәр эш зурга китсә ни булыр иде: мөгаен мин гаепле булып калыр идем, әле пидофиллектә гаепләмәсәләр…

Никтер җәмгыятебез, тормышларыбыз кыекланды. Чалышты бар да, гарип-горәбәгә әйләнеп барабыз. Юк, тышкы яктан түгел, теге үсмерләр дә озын буйлылар, күз тиярлекләр… Әмма рухлары, күңелләре, гарип. Бу безнең киләчәгебез. Без тормышны шуларга биреп калдырабыз. Бүгенге мәгариф системасындагы реформаларның җимеше бу. Менә мондый гопниклар хакимияткә кулай да дыр әле ул. Аларга бит «үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын». Бүгенге коррупция чоңгылына кереп чумган система хуҗаларына Навальный тарафдарлары кебек сәясәтчеләр куркынычрак, җинаятьчеләргә караганда. Әнә бит үзен Беларуска хуҗа итеп тойган Лукашенко нәрсә ди: йөзәр меңлек протест акцияләре ул ял көннәрендә халыкның гап-гади урам йөреше, ягъни прогулкалары гына икән. Алар эшлексезләр, әрәмтамаклар… Ләкин халыкның нидән риза булмавын аңлап, диалог урнаштыру, киеренкелекне төзәтү, илдәге вәзгыятьне конструктив юнәлешкә бору «мин-минлек»кә тия. Менә шул әрәмтамак дип саналган йөзмеңләгән халыкны көч структураларыннан дөмбәсләтү өчен нәкъ менә шундый, миңа очраган ярымдивана үсмерләр кирәк. Чөнки алар шулай остарып шул дөмбәсләүчеләр сафын тулыландырачак. Аларны тиешле вакытта оештырып, җитәкләп, яхшы түләп куллана гына белергә кирәк. Алар бит уйлый белми, ә кыйный белү өчен акыл кирәкми.

Менә нинди уйларга этәрде минем шәһәр буйлап җәяү тәпиләвем. Ә машинага утырып җилдерсәм, бар да әйбәт кебек тоелыр иде. Түрәләргә дә шулай халык арасында җәяү йөрергә тәкъдим итәм, бернинди сакчыларсыз, ялгызың…

Сүз уңаеннан әйтим: Аллага шөкер, Навальный аякка басып килә, һәм Русиягә кайтачагын, эшен дәвам итәчәген вәгъдә итә. Рәсми Русия аны агулау эше буенча җинаять эше ачарга җыенмый әлегә. Германия, Франция һәм Швециянең бәйсез лабораторияләрендә, Навальный «Новичок» төркеменнән сугышта кулланыла торган агу белән агуланган, дип ышандырмакчылар, Мәскәү бу хәбәрне, яла ягу, дип кабул итә.

P.S. Бер очтан искәртим, 1нче сентябрьдән газеталарга язылу кампаниясе башланды. Ләкин әлегә сабыр итәргә киңәш итәм. 1нче октябрьдән 10нчы октябрьгә кадәр абунәче ункөнлеге үтәсе. Бу вакытта гына «Безнең гәҗит»кә 2021нче елның 6 аена язылу хакы 675 сум буласы. Аннан соң һәм хәзер дә бу бәя 768 сум. Димәк, газетабызга 93 сумга арзанрак хакка язылып калып була. Редакциябез нәшер итә торган «Шифалы гәҗит» белән «Серләр гәҗите»нә 1 – 10нчы октябрьдә Татарстанда 30 сум 30 тиенгә арзанрак хакка 236 сум 70 тиенгә язылу мөмкинлеге бар. Башка вакытта ул 267 сум.

Русиядә тарала торган «Безнең гәҗит Русия» газетасына ташлама күләме 76 сум 80 тиен. 768 сум урынына 691 сум 20 тиен түлисе.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии