Ахырзаман: сәяси кризис һәм бал кортлары үлеме

Ахырзаман: сәяси кризис һәм бал кортлары үлеме

Мин бүген 8нче сентябрьдә булачак сайлаулар тирәсендә пычрак шау-шу башлануы, шул сайлауларга оппозиция вәкилләрен катнаштырмау, кандидатларны теркәмәү өчен нинди чаралар күрелүе, протест белдерүчеләрне эзәрлекләү, Русиядә протест акциясенең көчәя баруы, хакимиятнең җиңел акыллылык белән көч кулланып вәзгыятьне кыздыру ихтималы, ришвәтчелектә гаепләнүче министрлар, губернаторлар, коррупция турында сөйләүләремне дәвам итәргә җыенган идем. Ләкин башка бер мөһим проблема буенча дәшми кала алмыйм. Аңарчы шуны гына әйтим: Татарстанда вәзгыять Мәскәүдәге кебек кайнамый: кайнашу кеше кара күзеннән читтә, яшерен келәм астында үтә. Шау чыгарырлык оппозиция дә юк чөнки. Шулай да бер нәни генә дәгъваны исәпкә алмый булмый: «Бердәм Русия» фиркасе әгъзасы буларак инде 6 тапкыр депутат булган мәгълүм шәхес, шагыйрь Разил Вәлиев алдан сайлаулар вакытында арткы планга төшеп калды һәм ул, праймеризда тылсымчылар эшли, дип белдерде. Шуның белән бу алдан сайлауларның гаделлеген шик астына куйды. «Бизнес Онлайн» газетасына бу хакта аңлатма биреп, Татарстан Дәүләт шурасының «Бердәм Русия» фиркасе җитәкчесе Юрий Камалтынов, барысы да ачык эшләнде, Разил Вәлиевның тәҗрибәсе зур, ләкин ул башкаларның ничек эш итүен күреп, аңлап бетермәгән булырга мөмкин, дип белдерде. Димәк, киләчәк Дәүләт Советы милли мәсьәләләрдә дәшми кала алмаган Туфан Миңнуллин вафатыннан соң бердәнбер депутат диярлек булып калган Разил Вәлиевтан башка эшләячәк. Бу инде тел, милли темалар буенча проблемалар бөтенләй игътибарсыз калырга мөмкин, дигән сүз.

2014нче елда сайланган Дәүләт Шурасындагы 100 депутатның 82се «Бердәм Русия»дән булды. Шулай итеп власть фиркасе күпчелекне – 82,23 процентны тәшкил итте. Юрий Камалтынов, бу сайлауларда да нәтиҗәләр аннан түбән булмас, дип ышануын белдерде. Әмма соңгы тикшеренүләр һәм вәзгыять «Бердәм Русия» фиркасенең авторитеты нык төшүе турында сөйли. Моңа дәлил – Русиядә кандидатлар үзләрен әлеге фирка исеменнән күрсәтергә теләми. Ләкин Ю.Камалтынов фаразына ышанырга кирәк, чөнки Татарстан үзгә төбәк, анда ачыктан-ачык ызгыш, бәхәс юк, бар да сәхнә артында хәл ителә.

Хәер минем сүзем бүген бу хакта түгел, дигән идем бит. Болай да күбрәк тукталдым.

Бу көннәрдә Татарстан умартачылары тирән кайгыда. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең башбаштаклыгы, җитәкчеләрнең битарафлыгы аркасында бал кортлары үлә. Хуҗалыкларда бүген рапс культурасы популярлашып килә. Агуны нәкъ менә чәчәк аткан вакытта сиптерәләр. «Умартачылык» турындагы федераль канунга төкереп бирәләр. Рәсми мәгълүматларга караганда бүген Татарстанда 6 меңләп умарта һәлак булган. Умартачылар бу санның дөрес түгеллеге, бик күп тапкырлар артык булуы, 15–20 мең баш умарта булу ихтималы турында сөйли.

Мин бүген Илмир исемле бер умартачы белән сөйләштем. Ул агуланучылар арасында башлыча һәвәскәр умартачылар, авылларда берничә баш корт тотучылар күбрәк, ди. Профессиональ умартачылар, аның белән кәсеп итүчеләр кортларын төяп куркынычсыз зоналарга күчерә, шулай итеп табыш җыя, ди ул. Әлбәттә, авылдагы бакчасында 10–20 баш корт асраган әби-бабай кортларын ничек күчерә алсын?! Агулы препаратлар белән вәхшиләрчә эшләгән агрономнарга, хуҗалык җитәкчеләренә, бу хәлгә күз йомган республика башлыкларына рәнҗеп, кортларын көрәкләр белән себереп түгүдән башка чаралары юк аларның.

Мин үзем дә һәвәскәр умартачы. Кечкенә чагымнан ук әтидән калган умарталарны тәрбияләргә әниемә булыша идем. Шулай бер елны колхоз аммиак белән эшли башлады. Абыем агроном. Шул чакта үлгән кортларны елый-елый канат белән себереп түккәнем хәтердә. Аннан мондый вәхшилек кабатланмады. Ләкин соңгы елларда бу тоташ бер гадәти күренешкә әйләнде. Көпә-көндез агу сиптереп йөрү, нәтиҗәсе булсын өчен инструкциядә күрсәтелгән дозаны арттырып кушу, шикле, арзанлы препаратлар белән эшләү һәлак итә табигатьне. Бүген агу сиптереп кортларны гына үтермибез, үзебез дә агуланабыз бит. Мәсәлән, шул агу белән шыплап тулы рапстан ясалган майны, майонезларны кулланабыз. Аннан каян чыга бу рак дип аптырыйбыз.

Коръәндә бал кортлары изге дип язылган. Ахырзаманның бер галәмәте – дөнья ахырында күпләп бал кортлары үләр, дигән. Кортлар үлеп беткәч, җир һәлак булачак. Бүген законнарны бозып, кортларны, табигатьне агулаучылар шул хакта белсеннәр, гаять зур гөнаһ кылганнарын аңласыннар иде. Алар болай да канун боза, мин аларны җинаятьче дип атыйм. Бу дөньяда хөкемен алмасалар, теге дөньяда хөкем көтә аларны.

«Яңа Гасыр» телевидениесенең «Туган җир» тапшыруы авторы Рамил Гарипов сүзләренчә, бүген агулы препаратлар белән зыян күрүчеләр, аеруча, Мамадыш, Минзәлә, Актаныш, Зәй, Яшел Үзән якларында күп.

Татарстанда 300 меңләп баш умарта исәпләнә. Бу күбрәктер дә, чөнки берничә генә баш умарта тотучыларны исәпкә алу кыен. Бу корт безнең киләчәгебез, Татарстанның байлыгы, шушы кортлар ярдәмендә без шул ук рапстан да, җиләк-җимешләрдән, яшелчәләрдән, башка культуралардан зур уңыш алыр идек. Рапсны гына түгел, хәтта люцернаны да агулаучылар бар диләр. Мондый җинаятьчеләрне закон алдында җавап тоттырырга кирәк. Бу мәсьәләгә президент югарылыгында игътибар булдырырга вакыттыр. Бүгенге танышым Илмир сөйләгәнчә, Украинада мәсәлән, көнбагыш басуына күчереп алып киләсең икән умарталарыңны, җирле хуҗалык сиңа өстәмә акча да түли. Чөнки ул белә: минем кортларым ярдәмендә ул мул уңыш алачак. Без фашистик дип көлгән Украинадан да артта барабыз булып чыга түгелме?! Әгәр бу мәсьәләгә бүген игътибар итмәсәк, иртәгә соң булыр.

«Безнең гәҗит» умартачыларны берләшергә, бер-берсенә ярдәмләшергә чакыра. Зыян күрүчеләр безгә чыксын иде. Киләчәкне агулаучыларны канун нигезендә хөкемгә тарту чарасын бергәләп оештырыйк. Үлгән кортларны лабораториягә тапшырып, анализлар алып, бу эшне эшләп була. Ә «Безнең гәҗит» мәсьәләне контрольдә тотып, гаделлекне тәэмин итәргә булышыр.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии