- 16.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №19 (16 май)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Авылыма кайтып, зур эшләр кыландырмакчы булып йөрим. Ниятем – әниемнән калган туган нигезне саклау. Әле бакча утыртып килдек. Әнием бик борчыла, бакчабызда алабута үсеп утыра күрмәсен, дия торган иде. Ул исән чакта да бәрәңгесен, башкасын утыртып, гел карап торырга туры килде. Шунда кадәр кайтып йөреп, күпме тир түгеп алган бәрәңгебезнең алтын бәһасенә төшүен әниемә чутлап та күрсәтә идем. Әмма өлкән кешене инандырып буламыни?! Инде хәзер әни урынына үзебез калдык… Рәхмәт күршеләребез Илдус абыйларга, һәм абыем Зөфәргә. Без кайтышка ярты бакчаны бәрәңге белән «тутырып» та куйганнар. Орлыгын да тапканнар. Калган урыннарга суган утыртасы, печән чәчәсе генә калган. 2 көн рәхәтләнеп эшләдек. Зираттагы якыннарыбызның да соңгы сыенган урыннарын чистарттык. Эш беткәч уйнарга да ярый, дигән гыйбарәне истә тотып, бакча артына юнәлдем. Шул Дөмбердек елгаларында тәгәрәп үстек, андагы кузгалаклар белән сыйландык. Хәзер кыргый витамин белән болын тулган икән. Ул какы, кыргый суган (юа), бадыяннарны (безнең яктагыча әйтелә торган атамаларын гына беләм) җыеп бетерә торган түгел. Без балачакта алай ук котырып үсми иделәр, әллә, без ашап бетереп барганбыз… Рәхәтләнеп җыйдым. Казанга да алып киттем. Әмма, ни аптыраш, күчтәнәчемне ашаучы гына булмады. Хәзерге балалар ашамый икән инде табигатьнең үзе тудырган витаминнарын. Авылда да җыймыйлар. Танымыйлар да аларны. Банан ише көньяк җимешләре белән сыйланып бозылганбызмы? Ә безгә нык булып үсәргә булышкан, витаминнар ала торган төп чыганак авылыбыз табигате булды. Язын чирәм борын төрткәннән башлап, кара көзгә кадәр чиратлап чыгучы ашарга яраклы үләннәре белән сыйлый иде безне галиҗәнап табигать. Әнием язын кычыткан ашын да пешерми калдырмый иде. Әле шул кычыткан ярдәмендә тавык-чебеш тә исән кала. Балаларыбыз кечкенә чагында еш авырый башлагач, шул кычыткан суы белән ныгытканыбыз да хәтеремдә. Җәй урталарына җиләкләргә чират җитә. Аннан чикләвек куаклары безне көтә… су коенып, кояшта кызынып, гөрләп үтте балачак.
Әле менә шул татлы балачакның җимешләре белән сыйланып килдем дә, балаларга шуны аңлатып карадым, тик тәмле дип тапмадылар мин алып килгән үләннәрне. Үзебез гаепледер инде. Табигатьтән ераклаша бара адәм баласы. Кайдадыр үстерелгән, җитештерелгән ясалма тәмнәргә өйрәндек. Кытайда тартмаларга тутырылган шикле әйберләр, «кириешки», «чипсы»лар, бәрәңге порошоклары, ниндидер таныш булмаган җимешләр… тәмлерәктер ахыры. Бүген балаларыбызның ашказаны ник авырта икән, дип аптырыйбыз аннан. Хәтеремдә, мәктәптән 7–8 чакрым тәпиләп кичкырын гына кайтып керәбез. Мәктәптә буфет юк. Ашыйсы килә… Коры-сары гына алабыз да, әни 1 атнага дип биргән 1 сумны экономиялибез… Көнозын мәктәптә ач килеш чабышып үткән вакыт… шулай да ашказаныбыз сәламәт калган. Бүген вакытында ашарга өлгерәме дип балабыз өчен кайгырабыз, ә менә ул ни ашый – анысын тикшереп тормыйбыз.
Артык иркәләнерлек булмаса да, безнең балачак ачлык чорына туры килмәде… Ә менә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз ач була торып, шул табигать ярдәмендә, кычыткан белән исән калганнар, бездән сәламәтрәк тә булганнар. Балаларыбызга өйрәтик сәламәтлекнең кайда икәнен. Ул – авылда. Табигатькә якынрак булсак, нык булырбыз.
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Табигать савыктыра ,

Комментарии