- 15.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №50 (16 декабрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Сизәсезме: чыршы, мандарин, прәннек исе килә. Ммм… Кыш бабай капчыгыннан килә ул ис. Димәк, Яңа елга да озак калмаган.
Балалар бакчасына йөргәндә, бәйрәмгә килгән Кыш бабай гел прәннек тарата иде. Соңрак Яңа елның мандарин сезонына туры килгәнен белдем. Ә чыршы – барыбыз өчен дә билгеле, алыштырып булмаслык атрибут. Кар гына хәзер Тукай заманындагы кебек вакытында яумый. Явасы килсә – ява, явасы килмәсә юк. Шуңа күрә кар төшкәли башласа, хәтта аннан да шул өч төрле ис килә кебек. Чыршы, мандарин, прәннек…
Яңа елдан һәркем нидер көтә. Кыш бабай капчыгында өр-яңа тормыш, гафу ителгән хаталар, саулык-сәламәтлек, гомергә җитәрлек бәхет булсын иде. Һәр ел ахырында үз гамәлләреңә бәя биреп, нәтиҗә ясыйсың. Инде киләсе елда тормышны өр-яңадан башлап, икенче төрле итеп яшисе иде дип уйлыйсың. Әллә мин генә шулай микән?!
***
Кыш бабай капчыгыннан Сез ниләр көтәсез? Бүгеннән башлап Кыш бабайның “турыдан-туры элемтә”се эшли башлаячак. Ниндидер хыялларыгыз, беркемгә дә сөйләнмәгән балачак хатирәләрегез бар икән, тизрәк безнең белән уртаклашыгыз! Бәлки, редакциягә хат язарга җитешә алмый йөрисездер? Газета турында әйтер фикерләрегез, тәкъдимнәрегез бардыр? Гомумән, сезне ниләр борчый?
Сезнең белән аралашу өчен махсус “кайнар линия” булдырдык. Әгәр телефоннан шалтырату мөмкинлеге юк икән, тиз арада редакция адресына хат язып салыгыз. Дөресен генә әйткәндә, Кыш бабай ул бер сылтау гына. Укучыларыбыз белән һәрчак элемтәдә булырга, аларның кызыксынуын белергә һәм сезнең фикергә таянып, газетаны тагын да яхшыртырга телибез.
Иң кызыклы шалтыратулар, хатлар газета битендә урын алачак. Әлбәттә, Кыш бабайга да җиткереләчәк. Ә хәзер тирә-ягыгызга күз салыгыз: телефоныгыз ерак ятмыйдыр әле?! Димәк, 89053123552 номерына шалтыратып, фикер-тәкъдим-сорауларыгызны җиткерә аласыз. Аралашып яшик, Укучыларыбыз фикере безгә бик мөһим!
Сездән шалтыратулар көтеп, Кар кызы.
Комментарии