Әкиятчеләр һәм әкият тыңларга яратучылар илендә

Әкиятчеләр һәм әкият тыңларга яратучылар илендә

ИЛЕБЕЗ «ТРАМПЛАШТЫ»?

Бу көннәрдә русияле өчен АКШ президенты сайлауларыннан да мөһимрәк тема булмады бугай. Социологик сораштырулар Русиядә 90 процент халыкның бу сайлаулар белән кызыксынуын күрсәтте. Бу бит АКШ өчен бөтен Русия борчыла дигән сүз. Мин үземне АКШ өчен көйдем, яндым, дия алмыйм: шул битараф 10 процентка кергәнмендер. Миңа кем сайланса да барыбер иде, ике кандидат та минем өчен мәртәбә түгел, ләкин Трампны үзебезнең президентлыкка мәңгелек кандидат булып эшләүче Жириновскийга охшаттым. Шундый ук тотнаксыз, әдәпсез һәм шоумен. Һәм мин Русиядә 90 процент халыкның Америкада сайланучы әби белән бабайга – ниндидер миллионер Трамп яисә гомеренең күп өлешен Ак йортта үткәргән Клинтон өчен ут йотканын аңламыйм. Әйтерсең, башка эшебез, башка мәшәкатебез һәм хәсрәтебез юк. Шул социологик тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Дональд Трамп өчен русиялеләрнең 38 проценты тавыш бирергә әзер икән, ә Хиллари Клинтонны бары тик 9 процент сораштыручы гына үз итә. Симпатияләрен белдерүчеләр бу кешеләр турында ни белә икән соң?!

Русия ДәүДумасына сайлаулар белән дә бу кадәр күләмдә кызыксынмаганнар иде. Шул чорда уздырылган сораштыру нәтиҗәләре белән чагыштырып караганда, АКШ сайлаулары русиялеләр өчен мөһимрәк кебек тоела. Хәер, без бит бик кайгыртучан халык. Әйтик, безгә Украина нигә иде инде, ярар Кырым буенча барып чыкты, Кырымлы булуыбыз белән яше, карты бәхетле булды… Ә Донбасста ни калган да, Сүриядә нишлибез? Минем уемча, безнең үз эшләребез дә муеннан.

Халыкның шулай бердәм булып башкалар өчен кайгыруында аның телевизор карарга яратуы сәбәпче дип уйлыйм мин. Әнә бит, Трампка да юкка гына 38 процент русияле мөкиббән китмәгән. Аның Путинга симпатия белән карыйм дип әйткәнен, гел сөйләделәр. Димәк, ул башка америкалылар кебек безгә дошман түгел…

Иң гаҗәбе, 70 яшьлек Дональд Трамп АКШның яңа президенты булып сайлангач булды. Миңа бар Русия бәйрәм итә кебек тоелды. ДәүДума бу хәбәрне, гомердә булмаганны, алкышлар белән каршы алды. Омск өлкәсе губернаторы Виктор Назаров бөтенләй арттырып җибәрде: аныңча, АКШка Трамп килү «Бердәм Русия»нең чираттагы җиңүе икән. Мин «Бердәм Русияне» Русия сайлау участокларында гына җиңә дип йөри идем, чөнки ничек сайлаганны беләм ич. Хәзер сайлауларда авылымда катнашам: халык кабинага да кереп тормый, шулай бердәм булып «Бердәм Русия»не яклый.

«Бәйрәм» көнне (Трамп сайланган көн) «Эхо Москвы» радиосын тыңлыйм. Кемнәр генә шалтыратмый. Шатлыклары эчләренә сыймый. Бер пенсионер бабай шалтырата:

– Ниһаять хәзер кешечә яши башлаячакбыз.

– Ничек итеп, Трамп пенсияләрегезне арттырамы, – дип сорый тапшыруны алып баручы.

– Бар да әйбәт булачак. Тормышлар әйбәтләнәчәк. Муллыкта яши башлаячакбыз…

Әлеге кеше белән алга таба әңгәмә алып баруның мәгънәсен күрмәгәнгә, алып баручы икенче тыңлаучыга күчте. Икенчеләре дә, өченчеләре дә беравыздан шатлыклары белән бүлеште.

Әйе-е-е, дип сузып куйдым мин. Әйе, Дональд Трамп сайлангач безнең подъездларыбызга язучы булмас, анда кереп пес итүчеләр дә калмас, лифтта тәмәке тартмаслар, лифтлар егылып та төшмәс, ниһаять юлларыбыз да Америкадагы кебек тип тигез булып ялтырап торыр… Яшибез әле болай булгач. Тик шатланучылар бераз гына булса да аеграк фикер йөртсәләр иде: Трамп миллиардер. Ләкин ул хакимияткә якын яисә кемнеңдер якын дусты булганы өчен баемаган. Халык кулында булган малны кулга төшерүчеләр арасында да ул юк. Ул малын эшләп тапкан. Әтисе малын баштарак исраф итсә дә, яңадан аякка баскан кеше. Димәк, ул ниндидер кланнарга бәйле түгел.

Минем уйлавымча, Дональд Трампны да импичмент көтәргә мөмкин. Һәрхәлдә, 2 сайлауда түгел, президентлыгының беренче чорын да эшләп бетерә алмаган беренче президентка кандидат ул. Ул йә Американы башка дәрәҗәгә күтәрә, йә дөньяда дәрәҗәсен төшерәчәк. Аның АКШның дөнья эшләре белән артык мавыгуы турындагы белдерүләре генә дә, Америкада үзгәрешләр булачак, дип фаразларга мөмкинлек тудыра. Шулай да ул сайлау алды көрәшендә үзен дуамал тотса да, Американың астын өскә әйләндерә алмаячак. АКШта бер кеше берни эшли алмый, хәтта ул президент булса да. Хәтерләсәгез, заманында нинди популяр Клинтонны кайчандыр сәркатибе белән гыйшык уены уйнаганы өчен канәфиеннән колак кактыра яздылар.

Ә бүгенге сөенүчеләр, тиздән аңлар: Трамп Русиягә санкцияләрне дә йомшартыр, безгә кочагын җәеп йөгереп килер дип уйламыйм.

Мине икенче нәрсә борчый, без дөньяда абруебыз турында борчылабыз. Без бөек ил, дип лаф орабыз. Ә үзебез менә шулай чит мәмләкәттәге сайлауларга, андагы вәзгыятькә баш иябез, үз тормышыбызның Трамп сайлануы белән яхшыруына өметләнәбез. Әкиятчеләр һәм әкият тыңларга яратучылар илендә яшәмибезме без? АКШта Русиядә кемнең кая сайланганына шулай борчылалар, яисә бәйрәм итәләр микән?!

Ләкин Русия халкы да аңлы дияр идем мин: моңа кемдер тарафыннан идарә ителә торган демократия сәбәпчеме, әллә халкыбызның аек акылымы – халык президент итеп Жириновскийны сайламый. Ике дистә ел буе ул идарә иткән булса, ни булыр иде?! Мин күз алдына да китерергә куркам. Атом бомбасы ук шартламас иде, анысы, әмма нидер булган булыр иде. Мин, мәсәлән, Казан өязендә яшәр, урысча гына сөйләшер идем инде. Америка, ул пүчтәк, Трамп килсә дә, аны башкалар алыштырса да – шул ук Америка булып кала. Ә менә бездә кем килүе үтә мөһим. Үзгәрешләр шул кешегә карап үзгәртелә. Шуңа да үтә аеклык кирәк Русия халкына…

МИНИСТР УГРЫМЫ?

Русия тарихында булмаган хәл. Кая ул, Русия генәме – Сталин-Берия чорыннан бирле мондый зур министрны менә шулай ришвәтчелектә гаепләп алып чыгып китмәгәннәрдер (бу хакта мәгълүматны 3нче биттән укы). Икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаев кулга алынган. 2 миллион доллар ришвәт алуда гаепләнә. Тик инде бүген үк инде төрле фикер: Тикшерү комитеты аны ришвәт алганда тоткарлаган, аннан соң ул өйдә булган икән, ә акчаларны банк тартмасына урнаштырган, аңа кагылып та карамаган, диделәр.

Русиядәге кризисның төбен инде ничә еллар даими рәвештә кат-кат капшап, аны инде берничә тапкыр тотып караган, һәм һәрчак яңа төп табарга остарган министр җинаятьчелектә гаепләнә… Аны 15нче гыйнварга кадәр сак астына алганнар.

Әйдәгез, хәзер бәхәсләшик: Улюкаев утыртылачакмы? Юк, теләсә кем белән бәхәскә керәм: юк. Хәтерләсәгез Русия Финанс министры урынбасары Сергей Сторчак 2007нче елда 43 миллион ярым доллар белән килеп капкан иде. 1 ел тикшерү эше алып барылды да, ул иреккә чыкты. Бүген дә үз эшендә.

Икенче шау-шулы эш – Саклану министрлыгының милек мөнәсәбәтләре департаменты җитәкчесе Евгения Васильева 2015нче елда 350 миллион сум урлап гомуми режимлы колониягә 5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ләкин ул шул ук елны иреккә чыгарылды. Әтисе 216 миллион сумлык зыянны кире кайтарган икән. Суд барганда прокурор хөкемдардан бу ханымга шартлы хөкем сорап адәм көлкесенә дә калган иде әле.

Менә шушы хәлләрдән соң Улюкаев хөкем ителер, аның гаепле булуы исбатланыр, дип кем әйтә ала?! Чынлап та гаеплеме ул? Алайса көч структураларына мондый ыгы-зыгы театрын оештыру нигә кирәк? Русияне коррупциядән арындырабыз, дип күрсәтү өченме? Ләкин иң югары эшелондагы коррупция очракларын тикшерү, хөкем итү моның киресен раслый. Алайса нигә уен уйнап маташырга? Менә монысын мин һич аңламыйм…

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии