Дустыбызны җуйдык

Ул хәзер безнең редакциягә шаулап-гөрләп килеп кермәс инде. Керер дә барыбызның да хәлен белешер, күңелсезләрнең күңелләре күтәрелер, карышсалар мәҗбүри көлдерер иде. Ничек тиз кергән булса, дуылдап шулай чыгып та китәр иде. Аннан соң тынлык урнаша, ләкин барыбызның да кәеф шәп. Прицеплы Зәки керә, әзерләнеп торыгыз, дия идем мин аның хакында. Соңгы вакытта редакциябезгә ташкабак ташый башлады ул. “Чамасын белми утыртканмын, әрәм була, ашагыз инде, бик файдалы бит ул”, – дип безне кыстый. Ничек пешерергә кирәклеген дә өйрәтеп чыгып китте. Бүген дә аның рецепты буенча пешерәбез Зәки “кабачки”ларын. Бик ошады ул безгә. Кухнябыз тулы әле. Тик тиздән бетәр инде. Аны кертүче булмас.

Әле беркөнне бераз сөйләшеп утырган идек. Миңа нәрсә файдалы, ничек яшәргә кирәклеген өйрәтә. “Кымыз файдалы, гел шуны эчәм. Яшелчә ашарга кирәк, пешереп тә, шул килеш тә… Өйдә махсус тавык тотабыз (ул чираттагы өен салып ята иде). Кибеттәге йомырка юньле түгел бит ул…” Әнә шундый дөрес тукланып яшәүче Зәкинең энергиясе ташып тора, әйтерсең ул бу дөньяга мәңгелеккә килгән. Бераз югалып торгач та аптырамадык. Үзе шалтыратып “хисап” тотты. Операция булган икән, инде бар да узган… Әйтерсең бер чуан чыккан да шул тишелгән. Башыма да килмәде хәле авырдыр дип. Телефонымда чираттагы тапкыр “Зәки Мансурович” дип язылган номер күренгәч тә, авызымны ерып телефонны алдым һәм елмаеп дәштем. Тик Зәки тавышы ишетелмәде. Аның хатыны Асия икән.

– Безнең Зәки китеп барды бит!…

– Кая?

– Бөтенләйгә. Кичә кич аңын җуйды да, тыныч кына күчте. Аның яман шеш иде. Булырлык түгел иде… Операция белән соңга калганбыз…

…Озак искә килә алмый тордым. Аннан үзем дә шактый уртак дусларыбызга җиткердем, аларга да бу хәбәрнең, чынлап та, хак икәнен озак исбатларга туры килде. Мондый хәбәр белән шаярмыйлар, дип үпкәләттеләр дә кайберләре…

Әйе, үлем безгә гыйбрәт өчен бирелә. Яшибез, үзебезне мәңгелеккә килгәндәй хис итәбез. Ә язмышыбызның ничек төгәлләнәсен белмибез.

Хуш, бәхил бул! Дустыбыз, хезмәттәшебез Зәки Мансур улы Заһретдинов. Авыр туфрагың җиңел булсын.

Зәки Мансур улы Заһретдиновның туганнарының, дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии