Рубль мәтәлгәнгә сөенәсеме?

Рубль мәтәлгәнгә сөенәсеме?

Русиядә журналистларга күңелсез түгел. Түрәләр, сәясәтчеләр авызыннан әллә нинди сүзләр чыга. Ни көләргә, ни еларга белмәссең. Әйтерсең, «ахмаклыкта кем кемне уздыра» ярышында көч сынашалар. Бу юлы Чувашиядән ДәүДумага сайланган Анатолий Аксаков аптыратты. «Гадел Русия – дөреслек өчен» фиркасе вәкиле, Думада финанс базары комитеты башлыгы рубльнең доллар каршында мәтәлүенә куана. 
– Мин рубль-доллар мөнәсәбәтен үз эшчәнлегемә бәйле рәвештә генә күзәтәм. Күпчелек бу нисбәткә төкереп бирә. Ситуация дәүләт контролендә, – ди депутат. Үзе сайланган Чувашия турында да югары фикердә ул: предприятиеләр гөрләп эшли, җитештерү күләмен арттыра баралар. Халык хезмәт хакы ала. Йөзләрендә елмаю, доллар курсы 100 сумга җиткәнгә берәү дә стресс кичерми, – дип ышандыра. Аксаков сүзләренчә, хәзер илебез позитив үсеш халәтендә. Ул Советлар Союзыннан соң хәзерге Русиядә мондый халәтне беркайчан да күрмәгән. 
«Мин үсеш темпы ягыннан карамыйм – алар әле акрынрак, чөнки без икътисади үсештә нефть, газ, энергоресурсларга таяна идек. Ә менә хәзер машина, җиһаз төзелеше, электротехника үсештә», – дип куана депутат. 
Әлеге язма язылганда Үзәк банк 16нчы августка долларны 97 сум 42 тиен дип, ә евроны 106 сум 57 тиен дип билгеләде. Бер көн элек доллар 101 сумга җитте, ә евро 110 сум чиген узды. Дөрес, узган ел 10нчы мартта доллар курсы 121 сум да булды. 
«БКС Мир Инвестиций» эксперты Дмитрий Бабин фикеренчә, чит илгә товар сату күләме кимү аркасында валюта җитәрлек күләмдә керми, ә импорт югары күләмдә кала бирә. Димәк экспорт белән импорт чагышмый.
Инде депутатның шатлыгына килгәндә, бәясе юкка чыгып барган рубль өчен ничек сөенергә мөмкин?! Доллар фонында елмаерга түгел, киресенчә, көенергә генә кирәк. Үз гомерендә долларны бер генә тапкыр да тотып карамаган кешеләр өчен дә бу көенеч. Без аның йогынтысын кибетләрдә, АЗСлардагы таблоларда күрәбез. Ул гына түгел, бу торак-коммуналь түләүләр квитанциясендә дә сиземләнә. 
Моны РФ Финанс министры Антон Силуанов та таный. Хәлсез рубль бюджет өчен отышлы булса да (экспортерлар күбрәк керем ала, салымнарны күбрәк түли), ләкин ул инфляцияне күпертә, ә бу гади халык кесәсенә суга, диде ул. 
Рубль доллар һәм еврога карата ел башыннан 33 процентка кадәр очсызланды. Бу процесска нефть бәясе дә йогынты ясый алмый. Юкса, элек курс аңа карап үзгәрә иде. Рубльнең соңгы атналардагы мәтәлеше ел азагына таба сизеләчәк, дип ышандыра экспертлар.
– Без бәләкәй балалар кебек сөенәбез: «Ай, ә рубль 3 тиенгә кыйммәтләнде!» Бу җитди түгел, – дип белдерде МГИМО халык-ара финанслар кафедрасы профессоры, икътисадый фәннәр докторы, Шарапов исемендәге рус икътисадый җәмгыяте җитәкчесе Валентин Катасонов «Бизнес Онлайн» газетасына. – Күп еллардан бирле 39 градуслы температура белән авырган пациентның температурасы кичә кечкенә генә төште яисә күтәрелде, дип тикшерү кызык түгел. Проблема системалы. Нигә соң безнең рубль һаман хәлсезләнә. Менә монысы принципиаль мәсьәлә. Моңа акча өчен җаваплы властьның деструктив сәясәте сәбәпче. Анда өч субъект катнаша: экспортерларга түбән курс кирәк, Минфинга үзенең бюджетын тулыландыру җиңеләйсен, һәм Үзәк банк. Үзәк банк инде бик күп еллар «спектакль уйный». Бу спектакльне кем уйлап чыгарган, режиссеры кем, артистлары кем? Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина анда үз ролен уйный, ул ни эшләгәнен аңламый да бугай. 
Рубльнең арзанаюы җитди авыру билгесе. Кая орынма, һәркайда проблема, һәркайда катастрофа... Чөнки проблеманың сәбәпләрен аныкларга тырышу юк, – дип нәтиҗә ясый эксперт. 
Димәк, халык хезмәтчесе булырга тиешле Анатолий Аксаков күзгә ничек кенә төтен җибәрергә теләмәсен, хакыйкать күз алдында. Илнең үз акчасы чит ил акчасына бәйле икән, бу инде сәламәт икътисад күрсәткече түгел. Халкыбызда бер гыйбарә бар бит, хәлвә-хәлвә дип күпме генә тәкрарласаң да, авыз балланмый. Депутат иптәш моны белми ахры. Хәер, гади халык тормышын, аның яшәешен аңлаучы түрәләр сирәк бит хәзер. Юкса, шул ук Аксаковның коллегалары гаҗәпләндерә торган, халыкның тормышын катлауландыручы кануннар иҗат итмәсләр иде. Чувашиядә дә эшләүчеләр үзе кебек яртышар миллион хезмәт хакы, гади кешенең төшенә дә кермәгән ташламалардан файдалана, дип уйлый торгандыр депутат. Бүген Аксаков кебекләр депутатны халык хезмәтчесе дип түгел, халыкны депутат хезмәтчесе дип кабул итә ахры.
Хәер җәмгыятебез дә сырхау бугай инде. Көн-төн тилепропаганда максатына ирешә. Әнә Мәскәүдән Казанга кунакка килгән туташ Кол Шәриф мәчетенә кереп биегән һәм шул видеоны үзенең социаль челтәрдәге битендә урнаштырган. Туташ сүзләренчә, әлеге видеоны күп пабликлар чыгарган һәм шуның белән ул танылу алган. Казан кунагын бу хәл бик шатландырган. 
Ә менә ул мөселманнар арасында ризасызлык тудырды. Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте бу видео уңаеннан аны гаепләп мөрәҗәгать белән чыкты.
 

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии