- 15.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №28 (16 июль)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Әле сөенечтән үрле-кырлы сикердем. Кеше бәхете өчен сөенеп яшәгән көнем. Депутатларыбыз, түрәләребез өчен шатланам. Соң, Русиядә кем дә булса дөньяның артына тибеп яшәргә тиештер бит инде. Ә бу хөрлеккә кем-кем, түрәләр һәм депутатлар лаек. Чөнки тир түгел, алны-ялны белми, илебез чәчәк атсын, гаделлек урнашсын, коррупция җиңелсен, халык бәхеткә чумсын өчен нәкъ менә шулар тырыша. Шуңа күрә аларны бәхетлерәк итү өчен барын да эшләргә кирәк. Ә бәхетле итү байлыгы барыбызга да җитми. Ул шул ук депутатлардан артмый. Менә ниһаять, депутатлар зарлана торгач морадларына иреште: 1нче сентябрьдән аларның хезмәт хаклары тагын үсә. Бу юлы ай саен 420 мең сум алачаклар, дип яза «Ведомости». Федераль министрларның да хезмәт хаклары шундый буласы. Русия Президенты Владимир Путин шундый указга кул куйган инде. Бу Русиядәге уртача хезмәт хакыннан 13 тапкыр артык.
БҮЛГӘЧ, КЕСӘ ТИГЕЗЛӘШӘ
Русия дәүләт статистикасы Федераль хезмәте аныклаган рәсми белдерүләргә караганда быел май аенда һәр эшләүче русияле 33280 сум хезмәт хакы алган. Әлбәттә бу күрсәткеч Русия буенча, ул төрле төбәкләрдә төрлечә. Әйтик Татарстанда быел 25 мең сум. Әле без байлар төбәге саналабыз.
Әлеге күрсәткечләрне күргәч, күпләр үз кесәләрен капшый да башын кашырга керешә: ник алай? Укучыларыбыз да бу хакта аптырап шалтырата, язалар. Мәсәлән, газетабызның бүгенге санында да (5нче бит) Чаллыдагы укучыбыз Фәиз Садриев, түрәләр әллә ун куллымы, дип аптырый. Ул статистика мәгълүматларының чынбарлык белән чагышмавына, хезмәт хакларындагы аермаларга гаҗәпләнә.
Минем язганым бар инде, тагын бер тапкыр гади генә итеп аңлатыйм. Без сыйныфта 5әү укыйбыз. Вәли бай – аның 5 сум акчасы бар, ә без – 1 тиенсез, әни бирмәде. Теге дәүләт Статистика идарәсе күзлегеннән караганда, без дә хәерче түгел. Безнең сыйныфтагыларның барысына да – бишебезгә дә берәр сум туры килә. Шулай булгач, «Госстат» алдашмый, ул бары тик кеше кесәсендәгесен санап, миңа китереп куша… Һәм мине дә «ничава» яши дип хисап тота… Бу мәгълүмат илебездә икътисадый халәтне матур итеп, халыкның яшәеш дәрәҗәсен югары дип тасвирлау өчен ипле. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Русиядә эшләүчеләрнең яртысы, хәтта 70 проценты уртача хезмәт хакы күрсәткеченнән кимрәк акча эшли.
Менә депутатларыбыз, министрларның хезмәт хаклары артыннан, башка эреле-ваклы чиновникларның да матди хәле яхшырыр. Һәм күрерсез, көзен, халык тагын да «баерак» яши башлар, әлбәттә Русия дәүләт статистикасы Федераль хезмәте хисапларында.
КЕШЕДӘН КАЛЫШМЫЙБЫЗ
Русия ДәүДумасы, Федерация Шурасы ялга туктады. Депутатлар һәм сенаторлар отпуск акчаларын алды. Әлегә ул иске хезмәт хакы белән хисапланды. Ә ул узган көздә арттырылып, 253 мең сумга җиткерелгән иде. Хәзер 449 депутат һәм 165 сенаторга бюджет ай саен 156 миллион сум акча тотса, ул 258 миллион сумга җитәчәк. Димәк депутатларыбызны асрарга ай саен 99 миллион сум артыграк кирәк буласы. Минфин ДәүДума өчен 2015нче ел бюджетында 1,2 милд сумны тәгаенләп куйган инде. Бу моңарчы күрелмәгән икътисадый торгынлык чорында эшләнә. Депутатларыбыз пенсиягә чыккач та ким-хур булмаячак. Аларның пенсияләре дә 65 мең сумга җитә.
Нефть өстендә утырып, кыйммәтле ягулык кулланабыз. Хәзер аны АКШ белән тәңгәлләштереп киләбез. Депутатларыбызның да матди хәлләрен көнбатыштагы коллегалары белән тигезләштерәләр. 1нче сентябрьдән хөрмәтле депутатларыбыз Алмания парламентарийлары кебек үк, Франция депутатларыннан күбрәк, ә АКШныкылардан аз гына кимрәк хезмәт хакы алачак. Шушы урында, өстә әйтелгәнчә, уртача хезмәт хакларының рәсми чыгарылмалары гаделлегенә күз йомып, гади хезмәткәр кайда күпме хезмәт хакы ала, дип чагыштырыйк.
bs-life.ru интернет сәхифәсеннән алынган таблицадан күренгәнчә, Русия эш хакы түләү буенча алдынгылардан түгел. Ягулык-энергетикага бәяләр, инде менә депутатларның, чиновникларның эш хакы Европа, АКШныкы белән тәңгәлләштерелсә дә, гади русияле гади америкалы белән чагыштырганда 4–5 тапкырга хәерчерәк. Ә бәяләр тигезләшеп килә…
АРАДА УПКЫН
Депутатлар ялга китәр алдыннан үз кесәләрен кайгырткан арада минималь хезмәт хакы да күтәрелде. Яшәү минимумы бәясе быел ел башына 7 мең сум итеп билгеләнсә дә, хәзер эш бирүче 5554 сумнан да түбән эш хакы түли алмый. Ләкин, ни гаҗәп, рәсми статистика моннан да түбән акчага йөрүче йөзләгән меңнәрдә хезмәткәрләр булуын ел саен ачыклый. Алга киткән илләрдә минималь түләү күләме уртача хезмәт хакының 60 процентына кадәр тәшкил итә, ә бездә ул 20 процент чамасы. Әлеге тиеннәрне санап утыручы җаваплы министрларның да эш хакы 1нче сентябрьдән 420 мең сум буласы…
Инде чит илләр белән чагыштырганбыз икән, чиновниклар һәм гади хезмәткәрләр арасындагы керем аермасына да күз төшерик. Алманиядә депутат илдәге уртача хезмәт хакына караганда 2 тапкыр, ә АКШта – 3 тапкыр артык ала. Ә бездә… узган ел Русиядә югары вазыйфа биләүче чиновникларга түләнгән хезмәт хакы белән илдәге уртача хезмәт хакы арасындагы аерма 6 тапкыр булса, узган көздә арттырылганнан соң 9 тапкырга җитте, ә инде быел 1нче сентябрьдән соң депутатларыбыз, министрларыбыз гади халыкка чутланган уртача хезмәт хакыннан 13 тапкыр артык аласы.
Күрәсез, упкын тирәнәя бара. Демократик казанышларга ирешкән илләрдә мондый аермадан өрәктән курыккан кебек өркәләр, чөнки ул сәяси кризиска китереп, чуалышларга сәбәпче булырга мөмкин. Демократик илләрдә дип ассызыкладым, чөнки бу әлегә бездә янамый. Тиеннәрен санап акчасын ипигә, сөткә генә җиткерүче карт-коры барына да түзә, әле эш таба алмаган, яисә очын-очка ялгап яшәүче баласына да ярдәм итә. Чөнки ул күпне күргән, чөнки ул пропаганда машинасына ышана. Бүген без чит илләрдәге урыслар, Украинадагы хәлләр өчен борчылабыз, Кырымлы булдык, дип сөенеп яшибез.
Әлеге тема тулырак булсын өчен, «Новые ведомсти» газетасында узган ел чыккан бер язманы тәрҗемә итеп кыскартып урнаштырабыз.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Кемгә рәхәт яшәргә?,
Комментарии