Җитештерү кызык түгел, сату шәп…

Озакламый сәүдәгәрләрне дә контрольгә алырлык закон барлыкка килергә мөмкин. Дөрес, ул гамәлгә куелып, бүгенге базарда җитештерүчеләр файдасына эшли алырмы, башка бик күп законнар кебек сүздә генә калмасмы? Күңелдә шундый шикле уйлар туса да, өмет бар. Чөнки хәзер җитештерү отышлы түгел. Базарга сәүдәгәрләр хуҗа. Алар җитештерүчеләр куйган бәягә берничә тапкыр өстәмә хак билгели ала. Базарда дефицит тудыру да, ыгы-зыгы булдыру да сәүдәгәрләр кулында.

Инде үзебезнең “БГ” мисалында гына да берничә тапкыр бу хакта аңлатканым бар. Бүген киоскларда “БГ”ны 10 сумнан да арзанга табуы кыен. 15 сум, хәтта аннан да кыйммәтрәккә сатучылар бик еш очрый. Аптырап сорагач, алалар ич, диләр… Ә редакциядән сатып алу бәясе – 4 сум. Шушы 4 сумга редакцияне тоту, аны җиһазлау, журналистларга түләү, авторларга гонорар билгеләү, типографиядә бастыру, кәгазь сатып алу, салымнар һәм башка бик күп чыгымнар сыярга тиеш. Нәтиҗәдә, газета табышсыз, үзен-үзе яшәтү өчен генә ачылган бер эшкә әйләнеп кала. Ә менә шул редакциядән 4 сумга алган газетаны киоскка илтеп сатудан сәүдәгәр 10–15 сумга сатып, күпме каерып ала? Ә без килешергә мәҗбүр, чөнки газетаны таратасы, укучыларга җиткерәсе бар. Шуңа күрә киңәшем: газетаны почта аша яздырып алу. Анысы арзангарак төшә, редакция өчен дә отышлырак.

Әле сәүдәгәрләр ниндидер җаваплылык тойса иде. Бәяне 300–400%ка арттырып, сатылмый калган газеталар редакциягә кире кайтарыла. Ә чыгымнарын редакция күтәрә. Сәүдәгәрләр сатылмый калган газеталар хакын гына түгел, аны утильләштерүгә дә акча ала башлады хәзер. Нәтиҗәдә, “БГ”ның редакциядән күпләп сату бәясе 4 сум түгел, 3 сумга гына калырга мөмкин. Шунысы гына күңелне сөендерә: шөкер, киоскларда иң күп таралучы булса да, “БГ” бик аз кире кайта. Кыйммәт булса да, халык аны яратып сатып ала. Газетагызның үз укучылары бар дип, киоскерлар мине сөендерә…

Менә шундый гади арифметика. Бүген базарда шартларны җитештерүче түгел, ә сәүдәгәр куя. Җитештерүче ризалашырга мәҗбүр.

Алдынгы, әхлаклы икътисадый законнар белән эшләгән илләрдә җитештерүче товарына хакны сәүдәгәр 100-200әр процентка арттырып куя алмый. Һава сатып, бармакка-бармак селкетмичә акча үзләштерүче арадашчы фирмалар да эшләми. Русиядә дә күптән катгый закон, ныклы контроль булдырырга кирәк иде. Бу нисбәттән сүз кузгатучылар булса да, депутатлар да, хөкүмәт тә колакларына элмәде. Инде менә күптән түгел Премьер-министр В. көтмәгәндә кибеткә кереп, андагы хәл белән танышкач, сату бәясен нәрсәгә нигезләнеп куелуын сораша башлагач, аптырап калган. Коррупцияне, кирәгеннән артык күп административ киртәләрне, рәсми булмаган җыемнарны һәм ришвәтләрне кичекмәстән бетерергә кирәклеген аңлаган. Соң булса да, уң булсын, дигәндәй, әле ярый аңлаган, әле ярый кибеткә кергән Владимир … Әлеге вакыйгадан соң депутатларга тәкъдим итәргәме әллә, дип уйлап куйдым: махсус закон кабул итсеннәр; түрәләргә ял көннәреннән тыш, халыкның ничек яшәве, тормыш-көнкүреше белән танышу өчен тагын атнаның бер көнен билгеләсеннәр. Аны иҗади көн дип атарга була, мәсәлән. Кабинетларыннан чыгып, автобус-трамвайларга утырсыннар, кибетләргә керсеннәр, вокзалларда йөрсеннәр, сәфәр чыкканда депутат бүлмәләре аша түгел, гади халык изалана торган кассаларда, таможня контрольләрендә торсыннар… Менә шуннан тормышыбыз, бәлкем, үзгәрер иде. Алайса халык моң-зарын каян белсен соң алар?! Үзләре тук булгач…

Шулай да боз кузгалды дип саныйм. Путинның бәя формалаштыру турындагы закон проектын әзерләргә дигән фәрманы гамәлгә куелырга тора. Хөкүмәт президиумы утырышында ул әлеге законның шушы ике көн эчендә Дәүләт Думасына ук тапшырылачагын да җиткерде. Путин сүзләренә ышансаң, бу закон җитештерүчеләрне кыерсытуга юл куймаячак. Сәүдә оешмаларына җибәрелгән продукция өчен түләүне тоткарлауны тыярга, һәртөрле сәбәпләр табып, җитештерүчене талауларны туктатырга, ягъни бонусларны бетерергә һәм башка шундый бюрократик чикләрне туктатырга ярдәм итәчәк. Бүгенге сәүдәгәрләр шулкадәр остарды, җитештерүчедән “базарны өйрәнү өчен” дигән сылтау белән товарын саткан өчен хәтта акча түләттерә. Шунсыз үзебездә җитештерелгән товар, сыйфатлы булса да, кибет киштәләренә чыга алмый.

Сәүдә турындагы яңа законны Федераль антимонополия хезмәте контрольдә тотачак.

Сүз уңаеннан, тагын газетага кагылышлы бер хәбәр җиткерим. Матбугат базарында бүген сәүдәгәрләргә, газетаңны тапшырам дисәң, базарны өйрәнгән өчен акча түләргә кирәк. Кайбер оешмаларның остаруы җитте, кризиска сылтап, килешүләрне санга сукмый, газета сатылган акчаны редакциягә түләмиләр. “БГ”га да озакламый шундый берничә оешма белән судлашырга туры килмәгәе, дип йөрим. Берничә йөзәр мең бурычы була торып та, бу оешмаларның эче пошмый. Редакция өчен уңайсыз шартлар куелу өстенә еллар буе газетаны бушка алып сата. Безнең һәм сезнең җилкәдә акча эшлиләр булып чыга. Бәлкем, яңа Федераль закон безнең партнерларны да намуслырак эшләргә мәҗбүр итәр.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии