Балык тоту – акчага

Балык тоту – акчага

Уз­ган ат­на­да те­ле­фон­нан як­та­шым Ар­ча рай­он­ын­да­гы Ке­нәр а­вы­лын­нан Фә­рит а­бый шал­ты­рат­ты. “Ба­лык­чы­лар по­ша­ман­да. Ин­де я­рат­кан шө­гыль бе­лән дә ма­вы­гып бул­мас ми­кән­ни?! Ба­лык то­ту тү­ләү­ле бу­ла­чак и­кән”, – ди­де ул.

Чын­нан да, соң­гы көн­нәр­дә ба­лык­чы­лар ап­ты­раш­та. Дәү­ләт ба­лык­чы­лар хи­са­бы­на өс­тә­мә 50 млрд сум ак­ча җый­ма­кчы. Балыкчылык буенча федераль агентлык башлыгы Андрей Крайний белдерүенчә, балык тоту сәнәгате китергән табышка караганда, һәвәскәр балыкчылар кесәсеннән дәүләт кереме 2,5-3 тапкыр артырга тиеш.

Дмитрий Медведев узган ел ахырында балык тоту турындагы законны имзалаган иде инде. Шушы законга үзгәрешләр кертеп, сулыкларны эшмәкәрләргә бирмәкчеләр. Ә тегеләре акча да җыячак, сулыкны чистартып карап та торачак, имеш. Балыкчы путевка сатып алырга тиеш. Әгәр сулык янында ял итеп алам дип яшәргә дә ниятләсә, әле аның өчен дә өстәмә түлисе.

Дөрес, илебездәге барлык 2 млн елга һәм күлләрнең нибары 6 мең участогында гына балык тоту түләүле булачак, ә аларны интернеттан белешергә мөмкин. Түләүле сулыклар янында махсус белдерү дә булу зарур.

Бушлай балык тоту бәхете Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм пенсионерларга гына елмая. Бүтәннәр дә бушлай тота алачак, ләкин бер шарт белән: алар яр буеннан 50 метрдан да эчкәрәк керер­гә тиеш түгел. Димәк, көй­мә белән елга-күлләрнең эченә кереп, балык тотасың килә икән, башта акча тү­лисең. Өч көн дәвамында бер урында балык тоту бәясе — 220 сум. Ярты ел буена теләгән саен килеп балык тоту хокукы бирә торган билет та сатып алырга була. Анысы 1200 сум тора һәм елганың «түренә» үк кереп балык каптыру хокукы бирә. Бер еллык билет – 2 мең сум.

Теләгән вакытта җайлы гына төянеп кармак салырга чыгып китәргә ияләшкән балыкчы халкы моннан соң башта билет сатып алу ягын кайгыртырга тиеш була. Аны кайдан барып ала­сы? Татрыбхозның һә­вәскәр балыкчылар бүлеге җитәкчесе Дамир Фәйзуллин әйтүенчә, хәзер рес­публикада балык тоту белән шөгыльләнү хокукы­на Татрыбхоз гына түгел, бүтән оешмалар да ия икән. Әгәр Боровое Матюшино, Тәмте, Зөя, Яшел Үзән якларына юл тотарга уйласаң, билет сатып алу өчен, Татрыбхозга мөрәҗә­гать итәсе. Казаннан ерак китми генә Идел буенда балык тотып хозурланам дисәң, «СМИТ» җәмгыятенә барырга туры киләчәк.

Шулай итеп, җәен дә, кышын да су буенда балык тотудан ләззәт алып ял итүчеләр теләгән җирләрендә кармак салу бәхетеннән коры калды. Балык тотуны түләүле итүчеләр чит илгә төртеп күрсәтә. Янәсе, әнә Европада һәм Америкада түләүсез балык тоту бөтенләй мөмкин түгел. Шулаен шулай, әмма анда тотылган балык белән курыкмыйча сыйланырга мөмкин. Ә бездә янына килеп булмый торган сасы елгалардагы балыкны мәче дә ашамый. Аны ашап агулануга караганда, ашамавың хәерле. Мин үзем Казандагы Миллениум янындагы йөзмә күпер аша чыкканда, машинам тәрәзәсен ябып үтә идем. Быел җәй Казансу ярына килүе мөмкин түгел иде хәтта. Сасы ис борынны яра. Ә шунда тезелеп киткән балыкчылар. Ул балыкны ашыйлардырмы, саталардырмы?

Сулыкларны арендага алган эшмәкәрләр, закон чыгаручылар ниятенә ышансаң, сулыкларның экологик чисталыгын, экологик балансны тәэмин итеп торырга тиеш булачак. Законда шулай, ә бездә, мәрхүм Черномырдин әйтмешли, яхшы булуын теләдек, ләкин гадәттәгечә килеп чыкты, кебегрәк була бит. Бу – акча җыюга, кемдер кесәсен калынайтуга, яңа коррупциягә сәбәп кенә булмасмы? Дәүләт казнасына путевка өчен түләнгән акчаның бик азы гына барып җитәчәк бит. Инде бер очтан суалчаннар казуга да, гөмбә җыюга да, җиләк белән сыйланырга да салым кертәсе калды. Ә, тагын бер чыганак бар! Кайберәүләр яфрак җыю белән мәш килә. Гербарий белән мавыгучыларны да онытмасын түрәләр. Аннан чират сулый торган һавага. Монда инде аерым тарифлар билгеләргә кирәк булыр. Шәһәр һавасы арзанрак, урманга барсак, кыйммәтрәк түлисең…

Безнең түрәләр халык мәнфәгатенә зыян китерә торган берәр яңалык уйлап тапса, чит илгә төртеп күрсәтә. Ә менә сүз яшәү дәрәҗәсенә барып төртелсә, авызларына су кабалар. Бүген бик күпләр өчен балык тоту яраткан мавыгу, ял итү генә түгел, тамак туйдыру чыганагы да. Кеше суы пычрак дип тормый, анда әле исән калган балык өчен кармак сала.

Миңа хәбәр салган Фәрит абый яшәгән Яңа Кенәр авылы бик зур, заманында район үзәге булган. Әмма хәзер анда кайчандыр гөрләп эшләгән фабрикалар, комбинатлар юк, халык эшсез. Халык балык тоту белән мәш килә. Кышын да туктамыйлар. Күрше-тирә авыллардагы, шул исәптән, минем туган авылым Түбән Оры буасына барып та кармак салалар. Бәке тишеп, шул рәвешле балыкларны тончыгудан коткаралар. Эшмәкәрләрнең комсыз кулы безнең авыл тирәсендәге елгаларга килеп җитмәсен дип өметләнәсе генә кала. Әлегә Фәрит абыйлар балыкка бушлай йөри ала.

Сүз ахырында шуны әйтәсем килә: Аллаһы Тәгалә суны, җирне һәм анда яшәүче җан ияләрен яралткан. Инде табигый байлыкларны Аллаһы Тәгалә биргән бүләк икәнен онытып, әрәм-шәрәм итәбез, сатабыз, табигатьне җимерәбез, пычратабыз. Чират сулыкларга да җитте. Аллаһы биргән балыкны сатып аласы, тик акчасын Аллаһыга түгел, ул аңа кирәкми дә, кәсеп итүчеләргә, бармакка бармак сукмыйча баючыларга бирәсе. Ә хәрәмнең гомере чикле.

Кыскасы, “Балыкчылык турында” канун Русияне дерелдәтеп алырга да мөмкин әле. Балыкчыларның каршылык чаралары башланырга бик мөмкин. Татарстандагы һәвәскәр балыкчылар да күтәрелеп, март ахырларында мәйданга чыгарга җыена. Ил түрәләре ташламаларын тиенләштерү сабагын оныткан, ахры.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

  Балык тоту – акчага, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии