Ясалма тормыш

Ясалма тормыш

Татарстанга Путин килергә җыена. Кабат буласы хөкүмәт рәисен 15нче февральдә КамАЗда көтәләр. Аны ничек каршы алалар икән? Ни белән шаккаттырмакчылар? Күңелемдә капыл шундый сорау туды. «Азатлык» радиосы әнә Кукмарада Татарстан Президенты Миңнехановны ничек каршы алуларын бәян итә бит. Путин килсә, нишләрләр иде икән?!

Әлеге мәкалә һәм «Азатлык» форумындагы кайбер хәбәрләр белән таныштырганчы үз хатирәм белән уртаклашасым килде. Бәлкем, Русиянең беренче Президенты Борис Ельцин мине автоһәлакәттән коткарды дип әйтә аламдыр. Ельцинның Арча Сабан туена килүен, ул килешкә юл өстендәге капка-коймаларны буярга бер төрле буяу өләшенеп, кешеләрне аларны буярга мәҗбүр итүләрен, Ельцин бабайның үтә күренмәле капрон яулык ябып чүлмәк ватуын тасвирлап тормыйм. Аны бар да белә. Арча халкы әле дә сөйли, хәтта ничек «гулять» иткәннәрен дә. Шушы олы килү уңаеннан Арча Кенәр юлында Тукай Кырлайга кадәрге өлешенә ак сызык сызылды. Гомердә мондый кадер күрмәгән юл чын трассага охшап калды.

Минем авылыма юл шуннан. Сабан туена кайткан идем. Казанга кич кузгалмадым, төнлә китәм дип ятып алырга булдым. Иртәнге алтыга барып җитәргә кирәк, Сарманга командировкага очасы. «Шестерка»мны кабызып 3не узгач кузгалдым. Әмма гөнаһ шомлыгына каршы, алдыңа кулыңны сузсаң, ул «эри» – күз төрткесез томан. Барам шулай юлдагы борылышларны чамалап, кичен китмәгәнем өчен үземне сүгеп. Эшне өзү минем өчен һәлакәткә тиң…

Кырлайны уздым. Кинәт Ельцин хөрмәтенә сызылган сызыкны аркылы чыгып барганымны шәйләдем. Туктадым. Юлга аркылы басканмын. Алда текә борылыш. Ә дамба биек. Аста чокыр. Аллаһы белән бергә, Ельцин бабайга да рәхмәтләр укып, шул сызыкны өлге итеп алып Арчага җиттем, аннан томан да сыекланды.

Гомумән зур килер алдыннан юл кырыйлары чистартылу, рәтләп тишелмәгән, кысыр я чүпле басуларны сукалап, пар җиренә әйләндерү, ясалма матурлык булдыру сер түгел. Бездә халык моны гадәти хәлгә саный. Ә чынлыкта бу бит күз буяу. Юлларыбыз да, урамнарыбыз да килешкә генә ялтырарга түгел, ул һәрчак төзек булырга тиеш югыйсә. Бу шомартуларны җитәкчеләр белмидер дия алмыйм. Белә. Авыл район хакимен зурлый, район хакиме – республиканыкын, ә республика – зуррак түрәне. Узган ел Казан Сабан туена Медведев килгән иде бит. Гади халык кертелми торган аерым VIP мәйданны тамаша кылды президентлар… Бу хакта «Безнең гәҗит» газетасы гына язып чыкты бугай («VIP Сабантуйдан репортаж» 2011, №25 (29 июнь)).

Күз буяу, яхшы атлы булырга тырышу нигә кирәк? Менә шуннан уйлыйсың инде: бу тормыш ике дөнья, ике катлам өчен. Беренчесе реаль тормыш – халыкныкы, икенчесе – ясалма булганы – түрәләр өчен. Ясалма тормыш, ясалма сәясәт, ясалма вәзгыять… Һәм күз буяу өчен ясалма сайлаулар… Халык үз тормышында кайнаша, ә түрә үз өстенлекләрендә коена… алдашып яшибез, алдашып сайлыйбыз…

Инде әйдәгез, Кукмарада ни булган? Кукмара Миңнехановны карлар җәеп, коймалар юып каршылаган «Азатлык» хәбәрчесе Римма БИКМӨХӘММӘТОВА язмасы белән танышыйк.

АК КАРЛЫ ДӨНЬЯ

Татарстан җитәкчесенең ара-тирә районнарга чыгып керүе гадәти хәл, шуңа да Сингапур, Давослар арасында Әлки-Мамадышлар да күренеп ала. Чәршәмбе эш сәфәре белән , Кукмара якларына килде. Анда 2011 елга әлеге районнарның икътисади үсешенә йомгак ясалды, алга планнар каралды.

Районнарга бару президент өчен гадәти бер нәрсә булса, андагы халык, бигрәк тә җирле түрәләр өчен бу зур вакыйга да, сынау да. «Олы кунак»ны каршылар өчен, гадәттә, бөтен район куба, көндәлек тормышның асты-өскә килеп ала. Кайбер урыннарда түрәләрнең фантазиясенә шаккатарга гына кала.

Бу юлы Балтачта Татарстан Президентын кар сыннары ясап һәм аларны буяп каршы алырга булганнар.

Twitterда Кукмарадан Илдар Галиуллин хәбәр итүенчә, Татарстан Президенты килер алдыннан, ялтырап торган гүзәл манзараны бозмас өчен басудан чиста кар ташып, Миңнеханов үтәсе юл кырыендагы пычранганы өстенә сибеп йөргәннәр. Кукмара кешеләре шулай ук, Сабан туе мәйданына Президентның боралагы төшәчәк урында карны эттереп, анда да кар ап-ак булып торсын өчен чиста булганын таратып йөргәннәр, дип сөйләде. Авыл кешеләре тагын шуны да әйтте – Кукмарада Миңнехановка борынгыдан биредә төрле милләт вәкилләренең ни рәвешле яшәп ятканын да күрсәтергә теләгәннәр, моның өчен ачык һава музее итеп йортлар ясарга ниятләгәннәр. Авыллардагы хакимият башлыкларына 4×4 метрлы буралар төзеп, аларны татар, удмурт, урыс, мари йортлары итеп җиһазлап, ялт иттерү фәрманы бирелгән булган. Билгеле, чыгымнарны авыл хакимиятләре җилкәсенә калдыру каралган. Бу төзелеш чама белән һәркайсына 40-60 меңгә төшкән. Кемдер эшләп өлгергән, әмма ахыр чиктә Кукмара район хакимияте бу идеядән баш тарткан. Нәтиҗәдә йортлар төзегән авыл хакимиятләре ярык тагарак каршында утырып калган.

Алай гына түгел, кукмаралылар олы кунакны хәтта урам коймаларын юып каршылаган. Хатын-кызларның 30 градус салкында урам коймасын юып торган видеосы соңрак Кукмара районы порталында да урнаштырылды.

Зур түрәләр каршында матур булып күренергә тырышуда бер Кукмара гына аерылып тормый. Казан кунаклары алдында күз буяу өчен тирә-якны ялт иттерү – гадәти күренеш. Мондый очраклар адым саен. Иң кызганычы – моңа барысы да күнегеп бара һәм бу шулай кирәк дип кабул ителә башлый. Соңыннан гына андый хәлләрне мәзәк итеп сөйләп йөриләр.

Бервакыт элекке президент Минтимер Шәймиевның Балтач районына килүе мартка туры килгән иде. Кар эреп җир ачылган урыннар пычрак булып күренеп ятмасын өчен анда уҗым басуыннан җирләрне шакмаклап кисеп, ферма тирәсенә газон итеп түшәгәннәр.

Спас районында узган бер киңәшмә вакытында Казан кунаклары «аһ» итсен өчен авыл хуҗалыгы техникасының күргәзмәсе уздырылган. Күргәзмәдән соң барлык төзек булмаган трактор, машиналарны «прицеп» белән тарттырып кире үз урыннарына алып кайтып киткәннәр. Заманча техника күргәзмәсенә дә алар шулай китерелгән.

Күпләр Сарман районының Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның күңелен күрер өчен тырышканын хәтерли. Кар яумаган кышта Сарман осталары фанердан кар бабайлар ясап, аларны акка буяп бизәгәннәр. Фәрит Мөхәммәтшин машинада узганда алар, бәлки, чын булып күренгәннәрдер.

Бу бар Русия өчен табигый күренеш булып тора. Әле шушы көннәрдә генә YouTubeда Тамбовта төшерелгән видео чыккан иде. Анда шәһәр хуҗалыгы машинасы урамны кардан чистартасы урынга чистасын таратып йөри – шулай итеп Тамбовта Владимир Путин килүенә әзерләнәләр.

КУНАК КОРБАН СОРЫЙ

Бүздәк районының Богады авылында яшәүче укытучы ханым сөйләде бер хәлне. Башкортстан Президенты булган чакта районнарга еш чыга иде. Һәр районда аны зурлап каршы алалар. Район түрәләре өчен иң зур сынау була аның сәфәре. чираттагы сәфәре барышында Благовар, Бүздәк районнары аша үтеп, Туймазы районына барырга тиеш була. Башта Благовар районына керә. Бүздәк районыннан үтәсе булгач, бу районның хакиме трасса буенда урнашкан Богады авылы урта мәктәбе директорына юл буена шарлар һәм әләмнәр тоткан балаларны чыгарып бастырырга боера. Октябрьнең салкын көнендә балалар ике сәгать юл буенда дежур тора, чөнки М.Рәхимов Благовар районында кунак булып озаккарак тоткарлана. , Туймазы районына график буенча соңлавы сәбәпле, Богады авылы янында туктап та тормый. Көзге урам салкынында өшегән, юл буенда меңнәрчә машинаның газларын сулаган балаларның байтагы салкын тидереп өчәр атна мәктәпкә йөри алмый дәваланырга мәҗбүр була, кайсыларының үпкәләре ялкынсынып хәтта хастаханәләргә салына. Мондый хәлләр һәр җирдә бүген дә дәвам итә. Рөстәм Хәмитов президент булып килгәндә, үзенең шәхес шөһрәте гамәлләренә каршы булуын, үзенең сурәтләренең төрле дәрәҗә түрәләр бүлмәләрендә эленмәвен теләве хакында әйткән иде. Әмма хәзер Рөстәмнең сурәтләре түрәләр бүлмәләрендә генә түгел, ә Уфаның һәм башка шәһәрләр урамнарының һәр чатында «сәлам» биреп кала.

Марат. Уфа.

Районнарга барып йөрисе юк! Казанның үзендә дә җимерелгән өйләрнең яртысыннан күбесе фото обойлар белән каплап куелган.

Антон. Казан.

«АЗАТЛЫК» форумыннан.

P.S. Хөрмәтле укучыларыбыз! Теманы дәвам итәсе килә. Сездә ничек каршы алалар түрәләрне? Ничек сыйлыйлар? Шул хакта хәбәрләр көтәбез. Исемегезне күрсәтергә теләмәсәгез, хатыгызда искәртүегез мөһим. Әмма аноним хатлар кабул ителми. Ә исемнәрегез сер итеп сакланачак.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Ясалма тормыш , 5.0 out of 5 based on 6 ratings

Комментарии