- 14.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №49 (14 декабрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Бар, дияр идем мин. Һәм ул җанланырга тора. 4нче декабрьдәге Дума сайлаулары хакимияттәгеләр өчен сабак булгандыр. Дистәләгән мең халыкның ризасызлык акцияләренә урамнарга чыгуы, протест белдерүе, күтәрелгән шигарьләрнең катгыйлыгы алыштыргысыз какшамас тандемны да борчылырга мәҗбүр итте. Сайлаулар үтүгә үк, дүшәмбе, сишәмбе көнне урамнарга чыккан халыкны кулга алулар, көч куллану, хәтта хезмәт вазифасын башкаручы журналистларның тоткарлануы, кыйналуы, халыкның ярсуын арттырды гына. Власть моны көтмәгән иде. Ул айныды бугай. Узган шимбәдә Русиянең 90 шәһәрендә үткәрелгән митинг-пикетлар тыныч үтте.
Иң күп халык җыйган митинг Мәскәүдә Сазлык мәйданында булды. Мондый күләмле каршылык чарасының Путин чорында булганы юк иде әле. «Ирекле сайлаулар өчен!» дип исемләнгән каршылык чарасында катнашучылар санын Эчке эшләр министрлыгында 20 мең чамасы дип белдерсәләр дә, катнашучыларның берничә тапкыр артык булуын искәртәләр. Оппозиция чираттагы урам җыенына бер миллион кеше чыгарырга вәгъдә итә.
Чарада чыгыш ясаучылар «Ирекле сайлауларны кайтарыгыз!», «Бердәм Русия, үз урыныңны бел!», «Тавышларны кабат санарга таләп итәбез!» «Бердәм Русия – жуликлар һәм караклар партиясе» дигән шигарьләр яңгыратты.
Вәзгыять киеренке. Оппозиция власть өчен генә кулай мәгълүмат таратучы телеканалларны зомби тартма дип атый. Мин үзем ТВны күптәннән карамыйм инде. Ул бүген аң томалау, халыкны сәяси проблемалардан читләштерү функциясен үти. Әйтик, шул ук сайлаулардан соңгы чуалышлар турындагы хак мәгълүматны бары тик интернеттан гына һәм «Эхо Москвы» радиосы тапшыруларыннан гына белеп булды. Шул көнне «Время» программасын махсус карадым. Урам чуалышлары турында –ләммим. Юкса, Мәскәүдә генә дә 600ләп кеше кулга алынган иде. Түрәләр сайлаулар чиста үтте дип ышандырмакчы, телевидение дә шул хакта сөйли, ә менә интернет сайлау участокларындагы хәрәмләшүләрне фаш иткән сюжетлар белән тулы. Халык та сайлауларның театр-фарска әйләнгәнен белә. Әмма соңгысында арттырыбрак җибәрделәр, мондый ялган белән килешмичә, халык урамга чыкты. Сайлауларның монысы соңгысы түгел бит. Киләсе елга ук Президент сайлаячакбыз. Димәк, бүгенге хакимият сабак алырга, ниндидер чаралар күрергә мәҗбүр булачак.
Мин үзем шимбә көнен бик борчылып көттем. Митингларга чыккан халык арасында провокация ясап, чуалышлар тудырып, шуны сәбәп итеп митингларга чыгу тыелмагае, дип курыктым. Казанда үткән митинг уңаеннан да, Ирек мәйданы иртәдән үк күзәтү астында иде инде. Мин иртәнге 9га Конгресска киңәшмәгә килдем, инде машинамны куярга рөхсәт бирелмәде. Кичкә генә була бит әле, ник иртәдән үк тыела, дип соравым да җавапсыз калды. Инде кайтып барганда, Ирек мәйданына якын урамнар полиция кешеләре, куәтле техникалар, хәтта су сиптергеч җайланмалы машиналар белән тулы иде. Аллага шөкер, ул машиналар эшкә җигелмәде.
– Кайберәүләр мәйданга кертелмәде, юлда тоткарланды. Яшьләрнең документларын тикшереп, автобусларга кертеп утыртканнарын үзем күрдем, – дип сөйләде «Булмас.ру» интернет сәхифәсе хуҗасы Рузил Мөхетдинов. Кайбер чыганакларга караганда, Казанда 100гә якын кешенең тоткарлануы хәбәр ителә.
Халыкның урамга чыгуы нәтиҗә бирерме? Әлбәттә, андагы таләпләр гамәлгә куелыр, сайлау нәтиҗәләре юкка чыгарылыр, дия алмыйм. Әмма бу – хакимнәргә зур сигнал. Искечә идарә бүген мөмкин түгел. Телибезме, юкмы, демократик корылыштан баш тарта алмаячакбыз. Радио-телевидениеләр хакимият кулындагы административ ресурс буларак файдаланылса да, интернет бар. Анда чикләүләр кертелә, дигән сүз йөрсә дә, аны тулысынча авызлыклау мөмкин түгел. Бүген һәркем кесәсеннән телефонын чыгарып хилафлыкларны төшереп, минуты-секунды белән интернетка урнаштыра ала. Путин хакимият вертикале булдырып, ирекле матбугатны, телевидениене чикләсә дә, хәзерге заман технологияләрен тыя алмый. Митинг-пикетларга да халык социаль челтәрләр аша берләшеп чыкты. Бүген халыкны кузгату, оештыруның бер кыенлыгы да юк. Тандем бер-берсенә канәфи бирешеп уйнап ялгышты. Путин ашыкты, Медеведев тагын бер срок үз вазифасында калса да, илдә тотрыклылык сакланыр иде. Ә хәзер алдагы 12 елда Путинны күрү перспективасы белән килешмәүчеләр торган саен арта. Димәк, оппозиция көчәер дияргә җирлек бар. Дөрес, алар таркау. Бу таркаулык тандем файдасына. Әмма үз артыннан ияртә алырлык лидерлар килеп чыкмас дип, кем әйтә ала?! Әнә инде хәзердән үк Президент сайлауларының Путин өчен җиңел булмаячагы аңлашыла. Кандидатлар ачыклана бара. Анда инде ничәнче кат катнашучы аксакаллар янына яңа көч белән кушылучылар да бар. Шуларның берсе – эшмәкәр Михаил Прохоров. Ул Президентлыкка кандидат буларак сайлауларда катнашырга нияте барлыгын игълан итте.
Узган җәйдә Прохоров «Правое дело» фиркасе җитәкчесе булып сайланган иде. Әмма сентябрь аенда фирканең сайлау алды корылтаенда эчке каршылыклар булып, аны җитәкчелектән төшерделәр һәм ул фиркадән чыкты. Кремль тарафыннан коммунистларны көчсезләндерү максатыннан оештырылган фиркагә Прохоров куелгач, ул Кремль кубызына биемәде, үз позициясен сатмады. Ашыгыч чаралар күрелмәсә, бүген Прохоров җитәкләгән булса, «Уң эш» фиркасе бәлкем иң күп тавыш җыйган булыр иде. Чөнки бу сайлауларда күпчелек коммунистларны, ЛДПРны я башканы яклаган өчен сайламады, аларның ничә еллар буе чүбек чәйнәүдән ары узмаган сафсаталарыннан халык туйды. Ә Прохоров берәр политтехнология машинасы корбаны булмаса, Путинга көчле көндәш булачак. Узган җәйдәге шау-шу вакытында ук Прохоровны Алла Пугачева кебек күренекле шәхесләр яклаган иде бит.
Кыскасы, бүгенге Русияне Путин танымый, ахыры. Ул властька килгән вакыттагы Русия түгел илебез. Хакимият үзен ничегрәк тотар, ялгышмасмы, оппозиция белән провокацияләрсез килешә алырмы? Монысын вакыт күрсәтер. Ә бүген шунысы ачык. 4 декабрь сайлаулары ул сайлау гына түгел иде. Властька ышаныч белдерү чарасы, референдум булды. Һәм бу референдумда хакимият оттырды. Путин оештырган хакимият вертикаленең яраксыз булуы ачыкланды. Система искерде, үзгәрешләр кирәк.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Сайлаулардан соң тормыш бармы? ,

Комментарии