ТВда ул бәхетле шәп тормыш

Татарстан Республикасында октябрь аенда уртача 17066,9 сум булган. “Бу узган елның шул ук октябре белән чагыштырганда – 15,5 процентка, ә быелның сентябренә карата 0,4 процентка арткан”, – дип белдерә “Татарстанстат”. Әлеге хәбәрне танышларыма җиткереп, аптыраттым бит әле үзләрен. Нигездә, 10-15 мең сумнан артмый аларның. Әле аны да: “Ярый инде шуның кадәр алып торгач”, – дип сөенәләр.

Бүген телевизор карамасак, бюджет хисабына яшәүче газета-журналлар укымасак, каян белер идек үзебезнең шулай дөньяга төкереп, бәхетле булып бай яшәвебезне. Түрә белән гади эшче арасындагы аерманы гади кеше күз алдына да китерә алмый. Алдынгы демократик казанышларга ирешкән илләрдә директор белән эшче арасындагы хезмәт хакындагы аерма 5–6 тапкыр артып китсә, социаль, икътисади шартлау килеп чыгудан котлары оча. Ә бездә эшче икешәр смена эшләп 10-15 меңгә йөри, ә хуҗа кешенең эш хакы аннан дистәләгән тапкыр югарырак.

Моннан берничә ел элек бик яхшы таныш булган бер оешманың генераль директоры хезмәт хакы алган ведомостьта аның имзасы янында 700 мең сум акча күреп, түнеп китә язган идем. Хәер, бу түрәнең яшәү рәвешендә, килеш килбәтендә үк “үзбәк ханы” төсмерләнә иде инде. Гыйбәрә бар бит, үзбәк ханына: “Халык ачтан кырыла, нишлик, дип аптырап барганнар да, ханны гаҗәпләндергәннәр. “Ник пылау ашамыйлар, ачтан үлмәс өчен”, – дигән ул. Бүгенге вәзгыятькә күз салсаң, ачның хәлен тук аңламый… Чиновниклар катламы һәм көч-хәл белән көн күрүче халык төркеме барлыкка килде. Урталыкта тамагы тук булуга сөенеп, дөньяның артына тибеп яшәүче югары түрәләрне саклаучы, алар өчен ипле режимны яклаучы урта класс барлыкка килде. Менә шушы “урталар” ярдәмендә күп мәсьәләләрдә күзгә төтен җибәрелә дә инде.

Киңәшем шул: бәхетле буласыгыз килсә, телевизор карагыз. Соңгы көннәр моңа мисал булды. Узган атнада кар көртләренә чумдык. Уңга да, сулга да борылып булмый торган тыкрыкларында бата-чума җәяү көч-хәл белән өебезгә кайтып, эшкә соңлаганыбыз өчен начальниклардан эләкмәсме дип борчылып, телевизор тоташтырдык. Ярый әле, ул бар. Казанда бар да ал да гөл икәнен каян белер идек?!

7 декабрьдә шәһәрнең башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, күзен дә йоммый, журналистларга: “Казанда автомобиль хәрәкәтенә кыенлык килмәде, бөкеләр күзәтелмәде”, – дип аңлатты. Моны ишеткән журналистлар пырхылдап җибәрде. Бу – түрәгә ошамады. Ул: “Сез нәрсә беләсез”, – дигәндәй, журналистларга шелтә белдерергә азапланды…

Ә мин урамда батып яткан машиналардан, бөкеләрдән ары берни күрмәдем. Кар чистартучы техника Казанда мин белгән башка кешеләргә дә очрамаган. “Алар бармы соң?” – дип аптыраучылар шактый иде. 10 декабрьдә Сабага кайттым һәм әле дөньяда кар чистартучы техниканың барлыгын шунда гына күрдем. Сабада юллар тигез. Казан шәһәре хакимиятендәгеләргә, бәлки, тәҗрибә уртаклашабыз дип чит илләргә йөргәнче, район үзәкләренә барып кайткаларгадыр.

Киеренкелекне башкалабызга кертелмәгән йөк машиналары да чишә алмады. Шәһәр читендә атна буе яшәп яткан йөкчеләр ничек чыдагандыр, цивиль илләрдә мондый очракларда аларга җылы ризык һәм башка шартлар тудырырга омтылалар, ә бездә алай түгел, башка мәшәкатьләребез дә читтән ашкан. Шәһәр мэры “Рубин” җанатары буларак, “Барселона” белән очрашуны карарга очкан, диделәр.

Ә кар чистарту техникасына килгәндә, ул узган ел да шәһәрдә күренмәде ич. Бәхетебез, кар булмады, соң ятты һәм эреп тә бетте. Кем әйтмешли, Ходай үзе бирә, үзе ала. Быел да шулай булды, әлегә. Иң мөһиме, күпме кар түгелгәнлеккә хисапларын кәгазьдә вакытында тапшырырга өлгерсеннәр, акча ич ул.

Шулай да башкала мэры Илсур Метшин көчсезлеген таныды. Соңгы атнадагы пафослы ялган репортажлардан соң, шәһәр мэрының гафу үтенүен ишеттек. Мөгаен, Президент Миңнеханов түзмәгәндер, булдыра алмыйсың икән, ичмасам, гафу үтенә бел, дигәндер.

– Коммуналь хезмәтләр юлларны чистартуга артык соң керешкән, шуңа күрә халык алдында гафу үтенергә кирәктер, – диде ул.

Тик гафу сүзләре юлларда хәлләр нормальләшеп, катлаулы көннәрдән бер атна вакыт узгач кына яңгырады. Моңарчы Метшин бөтен бәладә дә табигатьне гаепләде. Ул, метеорологлардан махсус белешмә алып, бу кадәр карның соңгы тапкыр 1966 елда яуганын ачыклавын әйткән иде… Нәкъ менә 8 декабрьдә мондый карлар булмагандыр, анысы. Ә менә башка вакытта… Мондый гына карларны күп күрдек. Ходай сакласын инде, без хәзер кар көри белмибез икән. Ә матур тормыш күрсәтергә телевизор бар. Тик кайбер аклануларыбыз, чыннан да, адәм көлкесенә әверелә. Кеше ышанмастайны чын булса да әйтмә, диләр. Онытабыз.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии