- 14.11.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №46 (15 ноябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Бөек октябрь Социалистик революциясенең 65 еллыгын бәйрәм итеп, Совет армиясе сафларына китешем. 1982нче ел, 11нче ноябрь. Мин Республика хәрби комиссариатының Казан пунктында. Ил кара кайгыда: кичә генә КПСС Үзәк Комитеты генераль секретаре Л.И.Брежнев үлгән. Без яшьләргә нәрсә, моны аңлыйбызмыни?! Хәрби пунктның кибетенә тәм-том алырга кергән малайларның көлешеп торганын күреп, кибетче безне орышып куып ук чыгарды: «Илдә тирән кайгы, ә сезгә көлке, оялмыйсыз да…» Бу бүгенгедәй хәтеремдә. Әле ризасызлык белдереп: «Авызы-тулы алтын теш, кулларында алтын балдаксыз бармагы юк… Патриот булып кылана. Урларга рөхсәт иткәннәрдер, шуңа кайгыра», – дип янымдагыларга ырлаганым да исемдә…
Брежнев 3 кенә көн элек Кызыл мәйданда парад кабул иткән иде. Шик тудырмаган иде. Гәрчә, аның хәлсезлегеннән, авыруыннан, маразмнардан илдә көләләр иде инде, колактан-колакка анекдотлар йөрде. Әмма моның өчен берәү дә эзәрлекләнмәде. Тик теге апа кебек берәүләргә баерга, алтында коенырга мөмкинлекләр тудырылды. Чөнки дефицит заманы. Кемнең кулында шуның авызында, дия торган чор. Илне упкынга китергән сәбәпләр менә шул булды да инде.
Бу юлы мине хәрбиләр берничә көнгә кайтарып торырга булдылар. Мин тәгаенләнгән часть соңрак китәсе. Һәм якыннарымны елатып саубуллашып, иске бишмәтләремне асып чыгып киткән егет, барын да аптыратып кире кайтып төштем. Бүген уйлыйм: хәрби пунктның биек коймалары артында дөнья үзгәрмәгән иде: нәкъ мин киткәндәгечә – Брежнев әллә үлгән, әллә юк: авылда тормыш элеккечә кайный. Юкса, олылардан ишеткәнем бар иде: Сталин үлгәч тоташ истерия булган. Халык күмәк психозга чумган. Ничек яшәрбез, дип кайгырышканнар. Тик сирәкләр генә сөенгән, тик алар шатлыкларын читкә чыгармаган. Һәрхәлдә бу тәэсиратларның монысы бүгенге көн заманы җиткәч кенә бәян ителә.
Мин Брежневны җирләүне аклы-каралы «Рекорд» телевизоры аша авылымда, туган йортымда карадым. Һәм аны солдатларның ничек итеп дөбердәтеп төшереп җибәрүләрен дә күрдем. Кичен яңадан күрсәткәндә бу өлеш киселгән иде инде. Аннан армия хезмәте. Мин солдат, халыкның ничек яшәвен белмим: Андроповның мунчаларны, кинотеатрларны ачтырып кешеләрне тентеттергәнен дә ишетеп кенә белдем. Институттан соң булганлыктан, ел ярым гына хезмәт итсәм дә, ул исән чакта кайтып өлгермәдем.
Ил тәхетенә чиратта бабайлар тагын да бар иде әле. Тик борылыш, үзгәреш сиземләнмәде. Кичергән үзгәреш бары шул: армиягә Чаллыдан киттем – Брежнев шәһәренә кайтып төштем.
1985нче елга кадәр тагын 1 бабайны озатырга туры килде. Бу вакытта Арча районында чыбыклы радиода эшли идем: Черненко турындагы кайгылы хәбәрне тыңлаучыларыма да җиткердем…
Аннан Горбачев. Үзгәртеп корулар. Ниләр генә кичермәдек тә, нинди генә сынаулар үтмәдек. Ярты гасырлык гомеремдә барын да күрдем, әмма газиз телемә бүгенгедәй һөҗүмнең булу ихтималы турында башыма да китерә алмадым.
Әгәр ил белән авыру, аягында көчкә басып торган терәүле бабайлар идарә итмәсә, аннан аларны яшь, ләкин сафсата сатарга яраткан Горбачев алыштырмаса… кем белә, бәлкем, СССР бүген чынлап та бүленмәс, бербөтен куәтле держава булыр иде. Дөрес, Андроповның эшлексезлеккә каршы көрәше аркасында илнең икътисадый куәте кинәт күтәрелгән, дип язалар үзе. Тик ул кыска гомерле булды шул. Кызганыч ил хаталарын төзәтәсе урында, киресенчә, упкынга чумды. Бүген дә ул хаталар төзәтелә, дип уйламыйм. Яңалары өстәлә: шуның берсе милләтләрнең милли горурлыгына кизәнү.
Озакка сузылган бер төрлелек, торгынлыктан соң Горбачев алып килгән ирекне, эссе чүлдә сусынны баскандай, йотлыгып эчтек, әмма ил эшләүгә түгел, сүз сөйләүгә күчте. Кибетләрдә чиратлар артты гына, моңарчы булган товарлар да юкка чыкты: ярмаларны да талон белән генә ала торган чорга кердек. Аннан инде 3 союздаш республика хуҗасы Белорус урманында очрашып хәл итте: һәркайсына президент канәфие булдырдылар. Совет Социалистик республикалар союзы юкка чыкты, аның урынына эреле-ваклы республикалар һәм аларның үз хуҗалары барлыкка килде. Аңарчы үткән бөтенсоюз референдумында халыкның күпчелеге «союз яклы», дип тавыш бирсә дә, бу документ санга сугылмады.
СССРны таркату планы ЦРУ кабинетларында уйлап табылган, дип сөйлиләр. Ә бөек илебезне таркатучылар шул планны гамәлгә куючылар гына, диләр. Менә шулар аркасында минем илем алышынды – СССРда тудым, Русиядә яшим… Элеккеге союздаш республикаларда булганым бар. Анда да күпчелек халык зур мәмләкәт булып бергә яшәгән союз чорларын сагына. Мин дә сагынам.
Ил башлыклары мәңгелек түгел. Ә ватан мәңгелек булырга тиеш. Ул кемнеңдер сәяси амбицияләре аркасында үзгәртеп корылырга, таркалырга, кемгәдер югары канәфи кирәк булганы өчен аерым дәүләтләргә бүлгәләнергә тиеш түгел. Бары тик демократик, авыртуларсыз юл белән генә үсешкә ирешергә, бар да тигез хокуклы булган хөр мәмләкәт корылырга тиеш. Кызганыч, бүгенге вәзгыятькә карыйм да, моңа ышанып җитмим. Шуңа гына өметләнәм: Сталин чорындагы массовый психоз дәрәҗәсенә инде беркайчан да төшмәбез. Төньяк Корея белән тигезләшмәбез.
Мәзәк йөри бит: имеш, Брежнев, минем кадеремне белерсез, әле арт шәрифемне үбәрдәй булырсыз, дигән ди. Шуңа да, безгә уңайлы булсын өчен, җирләгәндә үзе борылып яткан, ди. Янәсе, аны дөбердәтеп төшереп җибәрмәгәннәр, үзе шулай иткән…
Сүземнең ахырында Кукмарадан даими авторыбыз Нурислам абыйның тарихта үз эзләнүләре, уйланулары белән сугарылган язмасын тәкъдим итмәкче булам. Кем аның белән килешер, кемдер килешмәскә дә мөмкин. Ләкин һәр фикер яшәргә хаклы.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии