Татар журналистына яла ягалар

Татар журналистына яла ягалар

телеканалы журналисты тирәсендә җәнҗал. Аны урысларны мыскыллауда гаеплиләр.

Үзенең куе татарофобиясе белән танылган агентлыгы хәбәренә караганда, имеш ул русларны түбәнсеткән сүзләр әйткән. «Татарстан-Яңа гасыр» ширкәте хәбәр итүенчә, Исрафилова хәзерге вакытта чираттагы ялга киткән. Ә элегрәк агентлыгы телеканал башлыгы урынбасары Миләүшә Айтугановага сылтап, аның эштән читләштерелүе турында хәбәр иткән иде. Агентлык, 9 июнь көнне Татарстан парламенты каршында рус телен яклап уздырылган пикетта, каршылык белдерүчеләр белән Исрафилова бәхәскә кергән һәм русларны түбәнсеткән сүзләр әйткән, дип хәбәр таратты.

Пикетны оештыручылардан берсе , агентлыкка Эльмира Исрафилованы судка бирергә җыенуы турында белдергән һәм аны милләтара низаг чыгаруда гаепләгән.

Аның әйтүенә караганда, Исрафилова русларны басып алучылар – оккупантлар дип атаган. Һәм, имеш, теленә каршы чыгучыларның бугазына ябышырга хәзер булуын да әйткән. Элмира Исрафилованың хезмәттәшләре бу вакыйганы бер аңлашылмаучанлык дип саный. «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалының «Татарстан хәбәрләре» программасы хәбәрчесе Радик Гимаев та, Эльмира Исрафилованың тәҗрибәле журналист буларак андый сүзләр әйтә алуына ышанмый. «Эльмира ул чарага гади кеше яисә катнашучы буларак бармады, хәбәрче буларак барды. Ә хәбәрченең төп максаты – тарафсыз калу. Корреспондент башында нәрсә булганын беркайчан да кычкырып әйтми. Эльмира да, тәҗрибәле журналист буларак, анда барып шундый сүзләр әйтә алмый һәм әйтмәячәк тә», – ди Радик Гимаев.

Шуны да әйтергә кирәк, REGNUM агентлыгы татарларга һәм Татарстанга кагылган һәр хәбәрен нигездә тискәре яктан җиткерә һәм еш кына фактларны боргалап, үзенең тар максатларына туры китереп яза. Бу вакыйга турындагы хәбәргә дә агентлык Русиянең бер өлеше булган Татарстанда русларны түбәнсетәләр дигән яссылыктан чыгып бәя бирде.

Эльмира Исрафилова күп еллардан бирле «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Татарстан хәбәрләре» программасын алып бара.

РУСИЯДӘ СТАНДАРТЛАР КАТЛЫ-КАТЛЫ

«Азатлык» радиосы хәбәрчесе Райнур ШАКИРның бу язмасын мин радионың интернет сәхифәсеннән тулысы белән үзгәрешсез күчереп бастым. Әлеге вакыйга татар җәмәгатьчелегендә дә зур шау-шу уятты. Интернет форумнарда теге яктан да, бу яктан да радикаль карашлар, чакырулар ишетелә. Һәм милли мәсьәлә тирәсендә шактый зур низаг туып килә. Бу низагны кем, ни өчен оештыра? Шул сорау тынгылык бирми. Татар теленә каршы чыгышлар артында мин үзем шәхсән, республикадагы тотрыклылыкны какшату максаты ята дип уйлыйм. Аерым алганда, бүген Татарстан белән җитәкчелек итүче Президент Рөстәм Миннехановның позицияләрен какшату, аны булдыксызлыкка чыгару ниятен тоемлыйм. Шуннан чыгып тагын нинди провокацияләр булыр икән, дип көтәм.

Ә Эльмира Исрафиловага кигәндә, ул тәҗрибәле журналист. Аның белән бик озак еллар эшләдем. Дөресрәге, үзем үк эшкә алдым. Мин җитәкләгән редакциядә практика-сынауны уңышлы үтеп ул телевидение хәбәрчесе, аннан алып баручы итеп билгеләнде. Аның ниндидер провокацияләрдә катнашу ихтималына беркайчан да ышанмаячакмын. Һәм бу журналистны якларга, яла ягудан араларга кирәк дип саныйм.

Шулай да мәсьәләгә тулырак аңлатма сорап Эльмираның үзенә шалтыраттым.

«Илфат абый, мин бит андый сүзләр әйтмәдем. Интервью алдым. Журналист сораулар бирергә хаклы. Бәхәсләшмәдем, бары тик аларның чын максатын белергә тырыштым. Оккупант дигән сүз уемда да булмады. Аларга сорауларым баштан ук ошамады. Киресенчә, мине хурларга, наданлыкта гаепләргә тотындылар. Берсе «Татарская морда» дип тә ычкындырды. Мин китеп барганда кинәт шауларга тотындылар, әйтмәгәнне әйтте, дип аларның сүзләрен ишетеп аптырап калдым. Ул митингта катнашучылар татар теленә каршы түгеллекләрен камерага гына белдерә. Ә болай бик агрессив карашта иделәр», – дип аңлатты Эльмира үзе.

Кызганыч хәл. Бүген республикада теләсә нинди алым белән милли низаг тудырырга тырышалар. Өстәвенә булмаганны да –булды дип үстереп, һөнәренә тап төшереп шау куптаручы REGNUM кебек агентлыклар бар. Митингта катнашучылар гына түгел, сәясәтчеләр «Россия для русских» дип шәрран ярып кычкыра. Кавказ милләте, татар балалары урыс шовинист-фашистлары тарафыннан үтерелә, кыйнала… Һәм бу җинаятьләр, башлыча, гадәти көнкүреш җинаяте итеп күрсәтелә. Ил башлыклары да фикерләрен яшереп тормый: әле кайчан гына Русия Президенты Дмитирий Медведев та Русиядә титуллы милләтнең кем булуын, титуллы телнең ниндилеген, титуллы динне төртеп күрсәтте. Без бүген балаларыбызны татарча белем алдыра алмыйбыз. Совет чорында телебезне тыю законнары булмады, бары тик аны бетерүгә юнәлтелгән шартлар гына тудырылган иде. Ә бүген Мәскәү бер телдә сөйләшүче, бер диндә торучы халык булдыру хыялы белән яна. Заманында без, авыл балалары рәтле-башлы урысча белмәгән килеш шәһәрләргә китеп кеше була алдык. Бу бүген мөмкинме? Юк, бүген минем балаларым бары тик урыс телен генә белергә мәҗбүр ителә. Шундый шартларга китереп терәтелдек: бүген татарга комачау итә… Котчыккыч үзәк өзгеч хәл.

Митинглар оештырган урыс милләтчеләренә телләре кирәк, диючеләр бик нык ялгыша. Өстә әйткәнемчә, аларга республикада тотрыксызлык кирәк. Мәскәү Кремле кискен чаралар күрсен, Татарстанны тәмам тезләндерсен, республика губерняга әйләндерелсен һ.б.лар.

Жириновский кебек кәмитче сәясәтчеләр авызыннан Русиядәге милләтләр адресына тозлы борычлы янаулар шактый ишетелеп тора. Аның, татарларны Монголиягә сөрергә җыенуын әле дә онытмыйм. Анда сифилис, шапшаклык, дип интервью биргән иде ул. Телеэкраннарга чыгып Русиянең кем өчен булуын әле дә гел искәртеп торалар. Тик никтер, REGNUM агентлыклары кебек мәгълүмат чыганаклары ул фашистик чакыруларга битараф, ишетмәмешкә салышалар, саңрауга әйләнәләр. Ә үзләренә кирәктә булмаганны бар дип күрсәтергә оялмыйлар.

Кыскасы, без татарлар, татар булып калачакбыз. Һәм талантлы татар кызларына яла ягып, экстремизм белән шөгыльләнүчеләргә генә каршы тора алырбыз, дип уйлыйм. Эльмира Исрафилованы республика җәмәгатьчелеге яклар дип өметләнәм. Һәм «Безнең гәҗит» тә битараф күзәтүче генә булып калмячак. Ә инде REGNUM кебек кара хәбәрләр генә эзләп йөргән агентлыкларга, мәсьәләнең чын асылын аңламаган килеш, татар журналистын гаепләп комментарийлар бирүчеләрнең гамәлләре үз намусларында калсын.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Татар журналистына яла ягалар , 5.0 out of 5 based on 8 ratings

Комментарии