Арзанлы чакта язылып калыгыз!

Арзанлы чакта язылып калыгыз!

16–26нчы май арасында абунәче ункөнлеге үтә. Бары тик шушы вакытта гына сез «Безнең гәҗит»кә киләсе ярты еллык өчен 699 сум урынына 615 сум түләячәксез. «Безнең гәҗит»нең индексы П2559.

П3321 индексы белән таралучы, мавыктыргыч хикәяләр, повестьлар нәшер итүче әдәби басма «Серләр гәҗите» декада ункөнлегендә 215 сум булса, башка вакытта 6 айга язылу хакы 243 сум. Үзеңне сәламәтләндерү, дөрес яшәү рәвешен пропагандалаучы, бакча, йорт, көнкүреш киңәшләрен бирүче «Шифалы гәҗит» (индексы П3321) тә шул ук бәядә – 16–26нчы май арасында 215, башка вакытта 243 сум. Бу гәҗитләр Русия төбәкләрендә таралмый.

«Безнең гәҗит»кә Татарстаннан читтә П3320 индексы буенча «Безнең гәҗит Россия» дип язылырга кирәк. Аңа һәр төбәктә аерым бәя, шулай ук 16–26нчы май аралыгында бәяләр арзан буласы. Бәяләрне үзегезнең почтадагы каталогтан карагыз.

Димәк, 16 – 26нчы майда буласы арзан чакны файдаланып калырсыз, дип өметләнәм. Андый форсат башка кабатланмаячак.

Киләчәктә дә бергә булыйк һәм кимчелекләрне бергәләп төзәтик, почталарны да бергәләп эшләргә мәҗбүр итик.

Исәнлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии