Яхшы булсын, дидек – гадәттәгечә килеп чыкты

Яхшы булсын, дидек – гадәттәгечә килеп чыкты

Бәла аяк астында диләр, Татарстанда тагын бер зур . Эшмәкәрләрдә генә түгел, базарларга йөрүче халык арасында да зур шау-шу тудырган «Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы дөрләп янды.

13нче майда 14 сәгать 05 минутта базарда янгын чыкканлыгы хәбәр ителә. Янгын сүндерүдә Гадәттән тыш хәлләр, Сәламәтлек саклау министрлыклары, катастрофалар медицинасы һәм башка оешмалардан 300ләп хезмәткәр, күп санлы техника эшләде. Хәтта вертолет җәлеп ителде. Рәсми мәгълүматларга караганда көч структуралары бердәм һәм нәтиҗәле эшләгән. Ләкин шуңа да карамастан, 9 млд сумга төшкән 8 павильонның бары тик 2сен генә саклап кала алганнар. Янгын бары тик төнге 11гә генә тулысынча сүндерелде.

Рәсми хәбәрләр әлеге янгын турында шулай сөйли. Ә менә «Intertat.ru»ның очраклы рәвештә генә фаҗига урынына килеп чыккан хәбәрчесе Радик Сабиров бөтенләй башкача сурәтли вакыйганы: «Кап-кара төтен болыты Яшел Үзәннән чыкканда ук күренеп тора иде. Юлдан, ашыкмый гына, бер-ике янгын сүндерү машинасы бара. Ашыгыр иде, искелекләре күзгә ташлана. Җитмәсә, суы да агып бара. «Яңа Тура»га барып җиткәнче күпме суы калгандыр – белмим. Ә базар янында мәхшәр. Кешеләр йөгерешкәнен күреп, мөгаен, янгыннан качалардыр дигән уй туды. Әмма алар, киресенчә, янгынга таба ашыгалар иде. Сатучылар икән. Йөзләре борчулы, хатын-кызлар елый-елый йөгерә, Казан ягыннан килүче транспорт каршы як полосадан чаба… Баксаң, бу көнне базарда санитар көне булган икән, ягъни сатучылар эш урыннарында булмаган.

Кыскасы, сатучылар дистәләгән миллионнарын югалтты бу көнне. Күпләр кредитлар алган. Әнә шуңа да сатучыларның янгынга карап «акчам яна» диюләрен аңларга була иде.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Биредә ярты сәгатьләп басып тордым. Кызык эзләүчеләр дә, кайгы уртаклашучылар да җитәрлек иде янымда. Күпчелекне бер генә сорау борчый: кайда соң ярдәм… Мин шушы вакыт эчендә берничә янгын сүндерү машинасын гына күрдем. Ә бит гадәттән тыш хәлләргә әзерләнү (репетиция) вакытында бар да әзер, бар да өлгер, ярдәм дә вакытында күрсәтелә. Аннан килеп, тагын бер проблема барлыгы ачыкланды. Сәүдә комплексы бик тиз, дөрләп, озак янды. Мактаныша-мактаныша ачкан иделәр бит аны. Ышанычлырак, янгынга түзем материалдан ясап булмадымы икән дигән сорау туа. Ә бит базарчыларны шәһәрдән куганда, төп сәбәпләрнең берсе итеп куркынычсызлык мәсьәләләре аталган иде».

«Intertat.ru» хәбәрчесе миндә туган сорауларның күбесенә җавапны, сәбәпне тасвирлаган. Ирексездән мәгълүм шәхес Виктор Черномырдинның канатлы фразасы хәтердә яңара: яхшырак булуын теләгән идек, гадәттәгечә килеп чыкты.

***

Эшкуарлар шәһәр эчендә күнеккән урыннарыннан китәргә теләмәде. Ләкин мәҗбүри диярлек, арзан аренда хаклары белән юмалап, кемнәрнедер бирегә күчерүгә ирештеләр. Янгынга кадәр Казаннан11 кмераклыктагы Яшел Үзән районы территориясенә урнаштырылган технополиста 1200дән артык сәүдә ноктасы эшләде.

Үземнең һәм таныш-белешләремнең анда булганы юк. Шуңа күрә әлеге мегабазар эшенә бәя бирә алмыйм. Аңа автобуслар йөргәнен дә ишетеп кенә беләм. Фикерем бер: майка, күлмәк алыр өчен шулай көнеңне әрәм итеп шәһәр читенә махсус барасыңмы? Әгәр юл өстендә булмаса, базар нигә кирәк?! Бу базар күпләп алучы вак эшмәкәрләр өчен генә кулай буласыдыр. Шуңа күрә әлеге мегабазар булдыруның максаты – халык мәнфәгатен кайгырту дию – ышандырмый.

Аренда хакы бик арзан булачак, дисәләр дә, янгынга кадәр биредә хакларның күтәрелүе турында шау куптаручылар шактый булды. Әмма хакимияттә «Яңа Тура» тирәсендә һәртөрле дәгъваны юкка чыгару омтылышы сизелә иде. Март башында Татарстанның беренче Вице-премьеры Равил Муратов базарга килгәч тә, «Татар-информ» агентлыгы, ул эшкуарларның канәгать булуына инанып китте дип, анда эш өчен шартларның искиткеч шәп булуы, бары тик 20ләп эшмәкәрнең генә аренда хакының югарылыгына зарлануы турында хәбәр таратты. Р.Муратов ризасызларга, ошамаса – китәргә киңәш иткән. Шул чакта ук инде ул, ризасызлык махсус оештырыла, криминаль структуралар бу базарга кул салырга тели, дип белдергән иде. Моны раслагандай, янгыннан соң «Яңа Тура» матбугат сәркатибе дә янаулар булганлыгы турында белдерү белән чыкты.

Муратов кисәткән эшмәкәрләр, аны тыңлаган булсалар – отканнардыр. Ә бүген «Яңа Тура»да шул меңнән артык эшкуар товарсыз калды. Аларга нинди ярдәм күрсәтеләсе турында хакимнәр тарафыннан юату сүзләре аларны шатландырмый торгандыр. Бары тик аренда хакы буенча ташламалар бирү турында гына сүз бар. Премьер-министр урынбасары моны зыян өчен компенсация дип атый. Тик белмим, болай да ихтиярый-мәҗбүри күчерелгән эшкуарлар кире кайтыр микән.

Әлегә «Яңа Тура»дагы фаҗига сәбәпләре анык түгел. Ләкин Әсхать Сәфәров данлыклы корылманың шулай тиз һәм тоташ януында аның корылышы үзенчәлеген дә искәртте. Димәк, әйтеп җиткерелмәсә дә, арзанлылык, акча экономияләү шаукымы бәласе булу ихтималы да бар.

Гомумән, мин әле Универсиаданы да куркып көтеп торам. Анда да ашык-пошык алып барыла төзелешләр. Әле шуңа бездәге чир – «күпме булдыра аласың, урла» өстәлгәндә, киләчәк шикләндерә. Бер танышым шигемә керосин сипте: 40 мең кеше сыйдырышлы стадион да куркыныч корылма буласы. Баксаң, төзелеш технологияләре сакланмый икән. Әйтик, арматура чыбыклар белән бәйләнергә тиешле, ә биредә ул бер-берсенә эретеп-ябыштыру юлы белән генә беркетелә. Белмим, мин белгеч түгелмен, әмма танышымның сүзләре уйдырма түгелдер дип уйлыйм. Гомумән, объектлары алга таба Татарстаныбызга бер баш авыртуы булачак әле. Аларны саклап тотасы, яшәтәсе дә бар бит. Ә алар, беркайчан да, үз-үзләрен акламаячак.

Эш үтәлә, хуҗалар бар, тик җавап бирүчеләр генә бик күренми. Бәлкем мин ялгышамдыр. Әй, ялгышсам иде.

Үземнең ялгыш уйлавымны теләп, Хак Тәгаләдән иминлек сорап, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии