Вирусны кем тарата?

Вирусны кем тарата?

Соңгы 1–2 айда үтүккә дә кагылырга куркам, коронавирус турында сөйли башлар кебек. Тик юкка. Бүгенге вәзгыяькә, кешеләрнең ваемсызлыгына шаклар катам да, аптырап куям. Хәер, бу ваемсызлык безгә генә хас түгел икән. Иркенлеккә чыккан илләр шул ахмаклык аркасында бүген авыр хәлдә: мәетләрне җирләп өлгерә алмыйлар. Италия. Испанияне кодрәтле Америка узып китте…

Әлегә бу зәхмәттән котылуның бердәнбер юлы – өйдә утыру, аралашмау. Дәва юк. Тик… соңгы атнадагы хәлләр мине бик борчуга сала…

УЙЛАП ТАБЫЛГАН ПОЛИТИКА…

Мин гаиләмне генә түгел, редакциямне дә яшердем бүген. ИншаАллах, безне вирус таба алмас. Профилактика, саклану чараларын күрүне оныкларыма да таләп итәм. Табиб булып бетә алмаганлыгым бүген ярдәм итә. Балаларым Казаннан читтә. Оныкларым изоляциядә, авыллардан дәрес укый. Иң дөрес алым шул. Авыллары, нигезләре булганнар бүген бәхетле. Тик…

Бу эвакуациямне ишетеп, бер танышыбыз шалтыратты. Баксаң, бу бит политика гына икән. Ә Италиядәге хәлләр ни дигәч, анда безнекеләр төшергән вакытта урамнарын гына бушатып торалар икән… Бәхәсләшү урынсыз… «Син хаклы булсаң иде…» дип телефонны куйдык.

Мин әле дә мондый супер политикларны гел очратам, алар мине сүгә… Миңа бәрәңге алышырга кайта алсагыз, мин гафу үтенермен, дип җаваплыйм.

Әйе, бу зәхмәт моңарчы күрелмәгән зәхмәт. Дөрестән дә бәрәңгеләрне дә битлекләрдән алмагаек. Булыр, әгәр әнә шул ахмак «политиклар» булмасак. Бу вирус кемгә кирәк, ник? Бәлкем бардыр кирәкле оешмалар… Тик бүген үзеңне, якыннарыңны коткарырга кирәк!!!

КОТКАРЫП БУЛЫРМЫ?

Мин бүген авылда эшләп ятам. Интернет тоташтырдым туган нигеземә. Кызымның гаиләсе дә монда иде, тик оныгымның тамагына чыкты. Мин ашыгыч рәвештә Казанга илтеп куярга мәҗбүр булдым. Чөнки кешечә генә авырый белми оныгым. Үз табибы кирәк. Киявем дә бүген үз хәле буенча вирустан катлаулану булу ихтималы булган шиклеләр исемлегендә. ТНВда эшли. Рәхмәт аңладылар, отпуск бирделәр. Шуңа аңа артык аралашу булмасын дип, кызымны, оныкларым белән Казанга үзем илтеп куйдым. Бөтен постларны да уздым. Документларымны тәрәзә аша гына күрсәтәм дә, үткәрделәр. Тик Вишневский урамыннан Петербург урамы аша трассага күтәрелгәндә пост мине туктатты. Яшь кенә егет битлекне иягенә генә элгән. Кулында без бәрәңге чүпләгәндә кия торган бармакча (перчатька). Мин документларымны тәрәзәмне ачмый гына күрсәтәм. Ә ул тәрәзәмне төшерүне таләп итә. Мин битлеген дөрес киюне сорадым. Ул шул бармакчалары белән битлеген төзәтеп киде дә, таләбен кат-кат кабатларга тотынды. Мин власть вәкиленә буйсынмыйм икән, мине алып китәчәкләр. Ул арада кызым борчыла. Температуралы күкрәк баласы уянды. Тәрәзәдән салкын керә. Ә бу егетнең анда эше юк.

Кыскасы оза-ак бәхәсләште. Перчатькаларын алыштыруны таләп итүем минем аңа буйсынмавым булып чыкты, мине алып китеп, өшкерәселәр иде… Мин аңа каршы түгел… Миңа язарга тема булыр иде, безнең иминлегебез сагында торучыларны фаш итүдә. Тик температуралы күкрәк балам кызганыч, мин машинадагы бармакчаны кияргә мәҗбүр итеп, документларымны кулына тоттырдым.

– Дожили, дип мырлап кына кияргә мәҗбүр булды һәм аларны карамый да кире кулыма бирде. – Әтием яшендәге кеше икән үзегез, дип татарчага күчте.

– Энем, мин кырык ел журналист. Бик бик күпне күрдем, кичтем. Энем, минем яшендәге әтиеңне, үзеңне сакла, мин ялгышсам, килеп гафу үтенермен, дип, китеп бардым.

Менә бу мәкалә белән бергә Татарстан Эчке эшләр министрына сорауларым белән редакциябез исеменнән запрос-сорау язып утырам. Министр шулай иягенә генә маска элдереп, бәрәңге чүпли торган бармакчалар киеп, машиналарны туктатып, документларны шул кулларына тотып карап тикшерергә кушты микән?! Чөнки минем документларны тота шул кул, башкаларныкын да… Шушы иминлек сагында торучылар дөрес эшли микән, алар, вирусны таратырга булышмый микән…

Безнең шушы хәсрәт иминлек сагында торучы белән очрашуыбыз видеосы яздырылган. Мин аңа вәгъдә иттем: аны популяр итәргә. Тик рәсми җавап та таләп итәм. Масса күләм мәгълүмат чаралары турындагы закон нигезендә, киләсе газетабызга реакция булыр дип өметләнәм. Әгәр мин гаепле икән, мин башымны иям. Тик, мондый егетләр безнең иминлекне сакламый, алар безне куркыныч астына куя.

Бүген власть белән уен уйнарга ярамый. Якшәмбе көнне Петербург 8 а йорты каршындагы постта торучыларның кемнәр икәнлеге мәгълүм булырга тиеш. Чөнки минем язмамда, инспекторның исеме язылмаган, ә мин балам өчен дулкынланудан, сорарга оныткан. Язмадан бу геройның йөзе дә чагылып кына китә.

Инде хәсрәт иминлек сагында торучыдан арынып балаларны өйләрендә калдырып, эшемә кереп бар йомышларымны йомышлап, Казанга башка килмәскә иттем. Әмма бер атна элек кайтып киткән Казаным һаман да шул ук. Ишегалды тулы балалар, скандинав йөрешенә сәламәтлекләрен ныгытырга чыккан әбиләр… Битлексез кибетчеләр, кешеләр…

Мин паникер түгел, аек фикерле кеше. Тик куркам… Без нишлибез?! Иминлек саклаучы хөрмәтле министр, машиналарны туктатканчы менә шул урам кешеләрен, битлексез кибетчеләрне тикшерергә тиештер син, минемчә. Машинаның тәрәзәсе ябык. Мин вирус тарата алмыйм. Ә менә урам… Дөрес, битлекнең файдасы шикле диләр. Әмма ул, әгәр мин авыру булсам, башкаларга таратмаска ярдәм итә торган бердәнбер чара. Кеше үзенең вируслы булуын белми. Башкаларга чәчә. Һәркем битлекле булырга тиеш. Үзебезне генә түгел, башкаларны да саклыйк.

Бүген газетабыз башындагы чакыруны уен дип кенә кабул итмәгез. Ул бик кирәк.

Берочтан кисәтәм, 20нче апрельдән газеталарыбызга ташламалы язылу була. Ул бары тик 10 гына көн дәвам итә. Ташламалар саллы. Форсаттан файдаланып калыгыз.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии